поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.01.2019 Җәмгыять

Елны ничек башладыгыз?

Ял иткән арада яңа елның беренче атнасы тәмамланып та килә. Узганын шактый катлаулы булды дип искә алучылар да аз түгел. Кайберәүләр өчен ул, киресенчә, иң уңышлы елларның берсе булган. Ничек кенә булса да, Яңа елны яңа өмет, яңа шатлык белән каршыларга күнеккән безнең халык. Ә сез елны ничек башладыгыз?

 Илмас Хәмидуллин, Кайбыч районының мәгариф бүлеге җитәкчесе:

– Елыбыз гадәттәгечә башланды. Башка көннәрдән бер  аермасы да юк. Иң мөһиме – барыбыз да исән-сау, якын туганнарыбыз кунакка кайтты. Әмма бәйрәмнәрдә игътибар үзәгендә булган гаиләләр өчен борчылып тордык. Бүген аларның хәллә­рен белеп чыгарга җыенабыз. Баш ял итсә дә, физик хезмәт белән ныгыйбыз. Авылда кар күп ява. Көрибез, түгәбез. Балалар һәм кайткан кунаклар белән чаңгыда, тимераякта шуабыз. Ял­ларны фай­далы итеп уздырырга тырышабыз.
 
Динә Латыйпова, җырчы:
– Аллага шөкер, яңа ел матур гына башланып китте. Узган елны Кайбыч районында озаттык. Сәгать унике сукканы көтмәдек, юлга кузгалдык. Ульян өлкәсенә җиткәндә, яңа ел туды. Шампан шәраблары аттыру да юк, Алла­һы Тәгаләгә шөкер итеп, дога кылдым да, юлны дәвам иттек. Иртәгәсен Әләзәндә 300 кешелек туй иде.  Бик рәхәт кенә итеп эшләп кайттык. Әмма өй­дә торган юк әле. Без гыйн­варның 10ысына кадәр мәҗ­лес-бәй­рәм­нәрдә эшлибез.
 
Эльмира Лотфуллина, Арча районы, Казанбаш авылы:
– Яңа елга иң якын кеше­ләрем белән кердем. Барлык туганнарымны үзебезгә чакырган идек. Якын иткәннәр кайтты. Рә­хәтлә­неп ял иттек. Өйдә хатын-кыз күп булгач, миңа бер эш тә эләкмәде. Мал карау, сыер савудан башка эш эшләмәдем. Клубка да чыгып кердек. Лотерея уйнаттык. Бер төргәк салам эләкте. Шунысына сөендем әле. Авылда үз кибетебез булгач, тик торып булмый. Кызым белән чиратлашып, сатабыз. Бәйрәм узып бара, тормыш дәвам итә. Кешегә шырпысы да, тозы да кирәк. Тиздән мәктәпне тәмамлаганга 25 ел була. Туган ягыма кайтасым бар. Әти-әнине, якыннарымны бик сагындым. Елны матур башлагач, шулай  дәвам итәрмен дип уйлыйм.  Бар да әй­бәт буласына ышанам.

Фәүзия Шиһапова, Мамадыш районы, Түбән Яке авылы:
– Елның беренче көнендә 55 яшьлек юбилеем иде. Пенсия тирәсендә ыгы-зыгы башлангач, бу көнне бик дулкынланып көт­тем. Документларымны да алдан ук тапшырган идем. Янәсе, бер көн өчен ярты ел көттер­мәс­ләр, дидем. Тик законнан узмыш юк икән. Шулай итеп пенсиягә чыкмый калдым.  Яңа елны балаларым, кода-кода­гыйларым, туганнарым, дусларым белән бәй­рәм иттек. Еллар югалтусыз, якын­нар янәшәсендә узсын иде.
 
Гөлназ Яруллина, Казан:
– Ел башында иремнең туган көне. Кунаклар чакырабыз, бәй­рәм ясыйбыз. Ирем – гаи­ләбезнең туендыручысы. Икенче балабыз авыру тугач, тормышны алып бару аның өстенә генә калды. Тормышыма шөкер итсәм дә, ел саен ниндидер могҗиза көтәм. Улым  сөй­ләш­мәсме, үзе утыра башламасмы дип өмет итәм. Олы улым сау-сәламәт булса да, икенчесе ДЦП диагнозы бе­лән туды. Акылына зыян кил­мә­гән, әмма хәрә­кәт­ләнә алмый. Гаи­ләбез белән аның савыгуын көтә­без. 28 гыйн­варда улыма ярдәм йө­зеннән хәйрия концерты узачак. Шул эшләр белән дә мәш киләм. Бер күңелле вакыйгабыз бар – 2019 елда гаиләбез тулыланырга тора. Кыз бала көтәм. Исән-сау гына дөньяга китерергә язсын.  
 
Зөфәр Хәйретдинов, композитор:
– Күп еллык традицияне бозмыйча, Яңа елны гаилә белән кар­шы алдык.  Гади генә, тыныч кына итеп үтеп китте. Озын ялларны әрәм итмичә, сәламәт­лек­не ныгытырга булдык. Санаторийда дәва­ланабыз, бассейнда йөзәбез. Эшкә көч туплап чыгарга исәп.
 
Фәнис Мостафин, Арча райо­нының Утар Аты авылы имамы:
– Елны матур итеп каршы алдык. Узган ел борчу-хәсрәтле булды. Көтмәгәндә якын дусларны югалттым. Хатынсыз калганнан бирле, гел балалар дип яшим. Кызым Башкортстанда кияүдә булгач, бересе үк алар янына киттек. 2се көнне туган көнем иде. Балаларым бәйрәм ясады. Әле дә кунакта мин. Еллар имин булсын, кайгы-хәсрәт кил­мәсен, югалтулар аз булып, кешеләр күб­рәк игелек кылсын иде. Аллаһы Тәгаләдән имин көн­нәр сорыйк.

---
Ватаным Татарстан
№ â | 08.01.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»