|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.01.2019 Шоу-бизнес
Гүзәл Уразованың туган көн концертын бүген ТУРЫ ЭФИРДА карап булачакБүген 8 гыйнвар көнне Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова үзенең гомер бәйрәмен – туган көнен бәйрәм итә. Матур гадәт буенча, әлеге көнне ул тамашачылары белән булачак. Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу залында зур концерт көтелә. Чарага Гүзәл һәм Илдарның дуслары, туганнары, казанлылар һәм читтән килгән бик күп тамашачы килер. Концертны туры эфирда да карап булачак. Җырчының Urazova.ru рәсми сайты хәбәр итүенчә, тамашаны ике чыганак аша туры эфирда күреп булачак: 1) Гүзәлнең YouTube.com челтәрендәге сәхифәсендә: 2) “Туган тел” телеканалында. Бәйрәм концерты 17:00 башланып 20:00 тәмамлана. Сүз уңаеннан, бәйрәмдә рус эстрадасының танылган йолдызы Согдиана да катнашачак. Гүзәл әйтүенчә, ул аның күптәнге дусты. Согдиана Гүзәлгә һәм тамашачыларга берничә җыр бүләк итәр, дип көтелә. Согдиана
--- |
Иң күп укылган
|