поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.01.2019 Матбугат

Никләр китәсез, йөрәкләрне әрнетеп... (Фәнис Фәтхи истәлегенә)

Бу истәлек-язмам танылган журналист Фәнис Фәтхинең каберенә бер уч туфрак булып барып ирешсә, дустымның рухы шат булыр иде.

Талгын гына кырпак кар яуган ноябрь көнендә туган авылымдагы "Әнкәйләр чишмәсе"нә бардым. Күңелләргә рәхәтлек өләшеп аккан чишмәнең шифалы суын алдым да, аның агышын күзәтеп, бераз уйланып, басып тордым. Шуннан соң янәшәдәге беседкага барып утырдым. Кайчак күңел тынычлыгы, илһам эзләп тә киләм мин үзем төзекләндергән, кыйблага карап аккан шушы изге чишмәгә. Шушында якыннарымны искә алам, алар рухына белгәнемчә дога кылам. Берара туганнарыма, танышларыма кесә телефоныннан шалтыратып алам. 
 
Чишмә янына шушы баруымда күптәнге дустым Фәнискә дә шалтыраттым. Хафаланыбырак йөргән чакларым иде. Чөнки һәрдаим Татарстан "Яңа гасыр" телевидениесен карап барган кешегә Фәнис Фәтхинең сюжетлары күренмәве мине уйларга салды. Баксаң, Фәнисебез хастаханәдә икән. Хәл-әхвәл сорашкач, ул: "Хәлләр шәптән түгел. Палатада төрле авырулар бар. Йокы да качты. Тизрәк гаиләм янына кайтасым килә, – диде. – Әнвәр, син ичмасам, пенсиягә чыгып котылдың... Ярый, гафу ит, озак сөйләшә алмыйм, сиңа зур рәхмәт инде, гел игътибарлы булдың", – дип минем белән саубуллашты.
 
Әйе, безнең арада хөсетлек, көнләшү дигән нәрсә булмады. Кем әйтмешли, әйдә, талантсызлар көнләшсеннәр. Без бер-беребезнең уңышларына сөенеп, телефон аша тәбрикләү сүзләрен ирештереп, булганына шөкер итеп яшәдек. Әлеге сөйләшүдән соң ике көн, дүрт көн үткәч тә Фәнис дустыма шалтыратып карадым. Ни үкенеч, элемтәгә чыга алмадым. Берничә көн үткәч кенә тормыш иптәше Зөһрә булды бугай: "Берүк шалтыратмагыз, Фәнис сөйләшә алмый," – дигән хәбәрне ишеттем. Их..., теге чакта соңгы сөйләшүебез булган икән . Җан түзәмени, йөрәк бәргәләнә. Аптырагач, апасы Еленага, энесе Рәдифкә кабат-кабат шалтыраттым. Ниһаять, ул телефонын алды. Абыйсының сәламәтлегенең бик начар булуын әйтеп, хәл белешеп торуым өчен миңа ихлас рәхмәтен белдерде. Ике көн үттеме, юкмы, радио, телевидение, Интернет челтәрләре аша Фәнис Фаткуллинның (Фәтхи) вафат булуы хакындагы шомлы хәбәр дөньяны шаулатты.
 
Күп тә үтмәде Татарстан "Яңа гасыр" телевидениесенең генеральный директор урынбасары Данил Шамил улы Гыйниятов зәңгәр экран аша чыгыш ясады: "Талантлы журналист Фәнис Фәнир улы Фаткуллин (Фәтхи) белән без шактый еллар бик аңлашып эшләдек, – диде. – Ул соңгы сулышына кадәр һөнәренә тугры булып калды. Аның байтак күркәм эшләре телевизор караучыларның олы ихтирамын яулады. Әлбәттә, тәҗрибәле коллегабызның якты дөньядан китүе безнең өчен – зур югалту." "Кеше китә, җыры кала", – диләр халыкта.
 
Дөрестән дә, типсә тимер өзәрлек 57 яшьлек ир узаманы Фәнис Фәнир улының күңелләрне тетрәндерерлек һөнәри гамәлләре миллионнарның йөрәк түрендә калды. Бу хакта газиз халкыбыз озын-озак еллар зарыгып, сагынып сөйләр әле. Бүздәк районының Кәпәй-Кобау авылында "канат чыгарган" Фәнис журналистикага очраклы рәвештә генә килеп кермәгән, бәләкәйдән үк район гәзитенә языша. Ярыйсы гына каләм тибрәткән, төпле белеме булган яшүсмер Уфаны уңда калдырып, райондашы, булачак талантлы журналист Венера Нәбиева ("Кызыл таң"да бергә эшләгән идек; ул да вафат инде, урыны оҗмахта булсын) кебек, нурлы Казаныбызга юллана. Данлыклы Казан дәүләт университетының җурналистика факультеты аның өчен буй җитмәстәй хыял булмый. Ә махсус белемен исә башкалабыз Уфада куллана. Аның һөнәри сукмаклары Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниесендә башлана. Татар радиотапшырулар редакциясе ачылу киләчәге өчен ниндидер маяк була.
 
Диктофонын салган репортер сумкасын асып, республиканың башлыча татарлар яшәгән шәһәр-авылларны аркылылы-буй йөреп чыга. Күбрәк гади халык ихлас очрашып, проблемалары белән уртаклашып, актуаль темаларга багышланган бай эчтәлекле, фәһемле тапшырулар оештыра. "Бүрене аяклары туендыра", – дигәннәре дә дөрестер. Четерекле елларда эшләргә туры килә биредә. Нечкә сәясәтне дә тоемларга, алтын урталыкны да сайлый белергә, сүзеңне дә чамалап әйтә белергә кирәк бит әле баш мөхәрриргә.
 
1992 елда Фәнис Фаткуллин АКШ Конгрессы карамагындагы "Азатлык" һәм "Азат Европа" радиостанцияләре корпорациясенең татар-башкорт редакциясендә эшләү өчен конкурста катнаша. Анда җиңеп чыккач, ул бераз "Азатлык"ның Башкортстан буенча хәбәрчесе булып эшли. 1993 елдан "Азатлык"ның Мюнхендагы (Германия) штаб-фатирында, соңрак Прагада хезмәт сала. 1998 елда исә Фәнис Уфага кайтып төшә. Биредә "Азатлык" радиостанциясенең Башкортстан буенча үз хәбәрчесе булып эшли. Бер үк вакытта "Татаринформ" мәгълүмат агентлыгының Башкортстан буенча үз хәбәрчесе вазифаларын башкара, шулай ук "Өмет" гәзитендә дә эшләп ала. 
 
Безгә заманында "Кызыл таң"да эшләргә туры килде. Үзен эре тотмады, гади авыл кешесенең кыяфәте нурлы йөзенә чыккан иде. Шуңа да коллектив белән тиз уртак тел тапты. Берәү булса,"мин" дип күкрәк сугып йөрер иде. Нәрсә дисәң дә, чит илләрдә эшләп, каләмен чарлап, тәҗрибә туплап кайткан журналист, публицист бит әле ул. Ул "Өмет", "Мәдәни җомга", “Кызыл таң" гәзитләре, "Татар-информ" белән хезмәттәшлек итте. Шулай ук "Көрәшчегә җиңелү юк" дигән китабы да дөнья күрә. Шунысы шатлыклы, Фәнис Фәтхинең тынгысыз хезмәте вакытында бәһаланды. Ул "Татарстанның атказанган матбугат һәм киң күләм мәгълүмат хезмәткәре" исеменә, "Казанның 1000 еллыгы" һәм Бөтендөнья татар конгрессы медаленә, күп кенә дипломнарга лаек булды. 2011 елда Фәнис Фәтхине Татарстан "Яңа гасыр" телевидениесенең Уфадагы хәбәрчеләр пункты җитәкчесе итеп тәгаенлиләр һәм сәламәтлеге тәмам какшаганда да һөнәренә тугры булып калды.
 
Республиканың кайсы гына почмагында булса да, фәһемле, үзенчәлекле сюжетлар иҗат итүгә иреште, әһәмиятле темалар сайлый белде. 
Фәнис Фәнир улының тележурналистикада үз стиле, үз алымы булды. Шигъри күңелле кеше буларак, һәр сюжетның нечкәлеген тоеп, йөрәге аша үткәреп, телевизор караучының игътибарын җәлеп итәрлек дәрәҗәдә башкарды ул үз эшен. Мин моны Уфа “Нур” театрында юбилей кичәмдә катнашкан геройларым – илебезнең данлыклы кешеләре белән аралашканда нык сиздем.
 
Ул соңгы вакытта татар авылларының күркәм үзгәреше, тел, белем бирү мәсьәләләренә караган сюжетларга аеруча зур игътибар бирде. Кыскасы, Фәнис Фәтхи Башкортстандагы татар дөньясының көзгесе булды.
 
Миңа аның белән озак еллар бергә эшләгән, республикада билгеле телеоператор Рузил Имамов белән дә элемтәгә керергә туры килде. Менә ул нәрсәләр сөйләде: "Без Фәнис Фәнир улы белән авылдашлар, күршеләр, бер урамда бергә уйнап, бергә каз бәбкәләре көтеп үстек һәм менә җиде елдан артык бергә кулга-кул тотынышып эшләдек. Ул эшен бик ярата иде, һәр нәрсәне җиренә җиткереп башкарды, таләпчән дә була белде. Койма яңгыр, чатнама суык, буран дип тормадык, юлга чыктык. Ихлас, гади кеше белән эшләү үзе бер бәйрәм иде. Янымда аның булмавына күңел һаман ышанмый”. Билгеле, журналист династиясен дәвам иттерүчеләр, шактый елларын "Өмет" гәзитенә багышлаган хезмәткәрләр Елена һәм Рәдиф Фаткуллиннарның сөекле абыйларын югалтудан күңел ярасы әле булса төзәлми. Ә инде Фәниснең газиз әнкәсе Мөнәвәрә апага, яраткан тормыш иптәше Зөһрәгә, газиз балалары Җәмилә белән Алиягә бигрәк тә авыр бу көннәрдә. Аларга ничек тә, язмышның якасына ябышып, зур кайгыга үч итеп, сабырлык канатларын сындырмыйча, сәламәт булып яшәргә язсын. Кыл кебек нечкә генә күңелемнең ак пәрдәсен ачам да, анда һәрчак тыйнак, эчкерсез Фәнис дустымның мөлаем йөзен шәйлим һәм тирән уйларга чумам. Ә төшемдә исә чаптар атларга җигелгән чаналар ак карларны ярып, йөрәкләрне сыздырып үттеләр. Үттеләр дә, күңелләргә шом салып, бәгырьләрне телеп киттеләр. Әй, кыска да бу гомер дигәннәре: күз белән каш арасы, инде күпме калды икән барасы...
 
Нинди матур иде дөнья
Иң якты дуслар белән...
Йолдызлар сүнгән шикелле,
Сүнәләр берәм-берәм.
 
Сүнәләр иң яктылары,
Гел балкып торганнары,
Мәңге сүнмәстәй елмаеп,
Елмайтып торганнары.
 
Йолдызларың сүнгән саен,
Җаның сүрелә бара,
Бу дөньяга бәйләп торган
Нурлар өзелә бара.
 
Берәм-берәм дуслар сүнә – 
Еллар көченә керә.
Дөнья үзе дә тын гына
Матәм төсенә керә.
 
Җире кара... Күге кара...
Галәмнәре дә кара...
Җир белән күк арасында
Бәргәләнергә кала... (Марат Кәбиров).
 

Әнвәр Сөләйманов, 
Фатих Кәрим , Динис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

---
Өмет
№ --- | 03.01.2019
Өмет печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»