|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.01.2019 Аш-су
Алсу Сәфәргалиевадан тәмле чәк-чәк пешерү СЕРЛӘРЕМайда чажылдап пешкән төшләр табакка коелды. Шул арада хуҗабикә аерым табада бал белән шикәр комы катнашмасын эретергә куйды. “Болары — төшләрне берләштерер өчен”, — диде ул. Алсу Сәфәргалиева — Балык Бистәсе районының танылган аш-су остасы. Үзе Котлы Бөкәш авылында яшәсә дә, уңганлыгы белән тирә-юньгә билгеле. Аңа чәкчәк, бавырсакка заказны күп бирәләр...
— Бер айга уртача 300-350 кг чәкчәк, бавырсак пешерәм... Көнгә ике тапкыр 20 кг бавырсак, 10-12 кг чәкчәк пешерергә туры килә, — ди ул.
— Моның өчен шактый он, йомырка кирәктер, — дип кызыксынам.
— Кирәк-яракның сыйфатлысын кулланабыз. Аена 2 капчык ак он, 5 капчык шикәр комы, 100 данә 5 литрлы үсемлек мае, 3 кап йомырка (һәркайсында 360 данә) китә. Балны таныш умартачылардан алдан күпләп алабыз, — ди Алсу.
Йомырканы туңдыргычта саклау камырның уңуына, күпереп пешүенә дә китерә икән. Көненә 35 йомыркадан 14 таба бавырсак әзерләү, әлбәттә, зур тырышлык сорый. Шулкадәр хезмәтнең кереме күпме була икән соң?
— Туйларга, гадәттә, 3 әр кг лы 2 поднос чәкчәк һәм шул ук күләмдә 2 поднос бавырсакка заказ бирәләр. Шулар 5 мең сумлык була. Аерым исәпләгәнем юк, булганына канәгать без, — ди хуҗабикә.
12х13 зурлыгында төзелгән гаҗәеп матур, зур йортның аш-су бүлмәсе дә иркен итеп эшләнгән. Тәм-том газ һәм электр плитәләрендә пешә. Өйдәге барлык кирәк-яракны табу, уңайлык тудыру хуҗа кешегә — Рамилгә йөкләнгән...
.
Сиринә БӘДРЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|