|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.12.2018 Бәйрәм
Татарстанда елның соңгы көненә ҺАВА ТОРЫШЫ билгелеТатарстанда елның соңгы көнендә, 31 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Көндез һава температурасы -8, -13 градус, көнчыгышта -16 градус булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикада вакыт-вакыт кар явып узачак, төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе ихтимал.
Төнлә – 19 градус, аязганда -25 градуска кадәр салкын була. Юлларда бозлавык фаразлана.
“Татар-информ” элек Татарстанда соңгы вакытта Себер антициклоны хөкем иткәнлеген, шунлыктан һава температурасы шактый түбәнәйгәнлеген хәбәр иткән иде.
Фото: https://pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|