поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.04.2010 Җәмгыять

МИҢА НИ ҖИТМИ ТАГЫ!..

Күренекле журналист, публицист-язучы Мәгъсүм Гәрәевкә – 75. Су кебек аккан гомернең 55 елы журналистикага һәм әдәбиятка багышланган. Шуның 25 елын “Ватаным Татарстан” газетасында эшләгән. Бүгенге көндә дә ул иҗади эшен дәвам итә. “Чаян” журналы редакциясенең әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли, төп эшеннән аерылмыйча Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология бүлегендә укыта. Мәгъсүм Гәрәев – “Җаның кыйбатмы, малыңмы?..” һәм “Мин, Чуен Гәрәй малае...” дигән китаплар авторы. Юбилеена өченчесен язып тәмамлады һәм хәзер ул басылып ята. Автор яңа әсәренең исемен сер итеп саклый. Шул басмадан кечкенә генә бер өзекне укып карагыз.

Миңа ни җитми тагы!..

 

Җаным теләгәнчә яшәргә яратам, ягъни үзем – баш, үзем – түш! Ни генә димәсеннәр, мин борынгы киленнәр кебек мич артына гына сыймыйм. Бу әтидән килә, әтичә, Чуен Гәрәйчә. КГБ архивындагы “дело”ларында хәйраннар калырлык сүзләр таптым. ГУЛАГка икенче тапкыр сөрергә әзерләнгәндә Шакиров Гәрәйдән, гаеп эзләп, сорау алалар. Җәзалау, газаплау ысуллары белән. Әти буйсынмас, какшамас, зобанилар каршында түзем, нык торучан. Җаваплары да чуен шикелле тегеләрне гаепләп, чыңлый-яңгырап тора.

 

– Сезнең хыялларыгыз тимер кебек бугай. Мин Ак диңгез – Балтыйк каналын төзегәндә җәфа-җәберләрне аз күрмәдем. Нервларым, тәннәрем, бәгырьләрем чуен булып катты, – ди мөгаллим әтием.

 

Тәмуг газаплары кичерә, йөрәге әрнүләренә тешен кысып булса да күркәм сабырлык күрсәтеп түзә. Авыр, бик авыр аңа михнәт читлегендә утыру. Шул минутларда әйткән сүзләрен архивтагы, “дело”ларына теркәп куялар. Сүзен-сүзгә күчереп алдым.

 

– Кеше фикере белән куштанланып, сез боерганга ялганлап, бүтәннәрне сатып иректә яшәгәнче, үз акылыма хыянәт итмичә төрмәдә утыруны мең мәртәбә артык күрәм! Күршеләрем аркылы оҗмахка керергә тырышу – начар гадәт. Минем моңа вөҗданым гарьләнә. Шуңа күрә турыдан-туры җирдәге тәмугка керәм! – ди әтием Чуен Гәрәй, чуен характерын раслап...

 

Мин, җитмешне тутыргач, бүтән китаплар чыгарып мәшәкатьләнмичә, үз җаема гына яшәп ятарга ниятләгән идем инде. 70 яшемә берсеннән-берсе калын ике җыентык бастырдым. Татар әдәбиятында моңа кадәр күрелмәгән жанрда – автопортрет алар. Бер ел эчендә эшләнде бу. Нәшер итү – бер эш. “Мин, Чуен Гәрәй малае...” һәм “Җаның кыйбатмы, малыңмы?..” дигән басмаларым Парижга, АКШка, Италиягә... барып иреште. Гарәп илләре китапханәләрен әйтеп тә тормыйм. Париж, ЮНЕСКО – бусы дәрәҗә, зур казаныш. Бу турыда язучыларның кайсылары гына хыялланмый икән? Әмма хыял хыял булып кала инде ул. Минем СССРның халык артистлары – опера җырчысы Галина Вишневская һәм аның ире виолончельчы, дирижер Мстислав Ростропович (мәрхүм инде) кебек дөньяга танылган ышанычлы танышларым бар. Алар булышлыгы белән Париж күрде китапларымны.

 

Миңа ни җитми тагы!..

 

Яшәсен Мин!..

 

Укучылар белән очрашулар, төрле җирләрдә төрле кешеләрдән ишеткән фикерләр кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.

 

... Иртән эшкә килешем. Автобустан төштем. Исем-фамилиямне атаган тавыш ишетәм.

 

– Мәгъсүм абый, Мәгъсүм абый!..

 

Як-ягыма каранам, таныган, күргән-белгән кешеләр юк. Казан елгасы ягыннан бер хатын-кыз ашыга. Шул аваз салмады микән?

 

– Сезне Чуен Гәрәй малаена охшатам, – ди бу көлемсерәп.

 

– Әйе, нәкъ үзе.

 

– Сезне шушы тукталышта ай ярым көтәм инде. Һич туры китереп булмый.

 

– Мин, сеңлем, эшкә таң тишегеннән йөрим. Җидедә үк килеп җитәм. Бүген Казан уртасында йомышларым бар иде. Шуңа күрә соңардым. Берәр ашыгыч эшегез юктыр ич?

 

– Эш дип, эшем юк-югын, әйтер сүзләрем бар.

 

– Тыңлап карыйк.

 

– Сезне күреп рәхмәт әйтергә подъезддашларым җибәрде. Сүз-сәламнәрен ирештерергә куштылар. “Мин, Чуен Гәрәй малае...” дигән китабыгыз кулыма төште. Рәхәтләнеп укып чыктым. Аннары күршеләрем кулдан-кулга йөртте. Дөньяның шундый данлы шәхесләре тормышыннан күп кешегә билгеле булмаган хәлләрне ачып салгансыз. Үз ана телебездә. Татарның бөек затларын тегеләр янына куйгансыз. Һәркайсының сер сандыгын ачу ачкычларын кайлардан таптыгыз?! Үземнең һәм күршеләремнең меңнән-мең рәхмәтләрен җиткерәм. Үтенечебез бар: безнең йорт моннан ерак түгел, Ибраһимов проспектында гына. Җәяү барганда да 10-15 минутлык юл. Көннәр җылына һәм матурая төшкәч, йортыбыз каршындагы бакчага килеп күренеп китә алмассызмы?..

 

Мин бу ханымны үзем эшли торган “Чаян” журналы редакциясендәге бүлмәмә чакырдым. Таныштык. Рәисә атлы табибә булып чыкты ул, Заһитова. Автографларымны куеп, ике китабымны да бүләк иттем үзенә. Күршеләренә дә биреп җибәрдем. Мин килгәнче “Җаның кыйбатмы, малыңмы?..” белән дә таныша торсыннар.

 

Укучылар белән кечерәк кенә бакчада очрашу. Мондый нәрсәне гомеремдә ишеткәнем юк. Бик кызык бит бу! Кояшлы, чәчәкле майны түземсезләнеп көтәм. Рәисә ханым миңа телефон номерын да калдырган иде. Чылтыратам. Ике көннән очрашасы иттек.

 

Сүз куешкан көнне киттем мин. Агачлар арасындагы балалар мәйданчыгында иллеләп кеше җыелган: өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, яшьләр дә күренгәли. Китапларымдагы персонажлар турында иркенләп, рәхәтләнеп сөйләшәбез. Мәйданчыкта кеше артканнан-арта. Шулай булмыйчани! Яши торган җирләренә тере журналист һәм язучы Мәгъсүм Гәрәев үзе килгән ич. Кызык сораулар бирүчеләргә бүләк бар. Автограф белән китап...

 

Минем Советлар Союзы­ның күп кенә шәһәрләрендә искиткеч очрашуларда катнашканым булды: Новосибирскида СССР Фәннәр академия­сенең 43 академигы белән, Балтыйк буенда һәм Сочида бик тә талантлы эстрада артистлары, яшь җырчыларның халыкара конкурсында катнашучылар һәм аларның лауреатлары белән, Закавказьеда егерменче гасырда дан тоткан композиторлар, СССР­ның халык артистлары һәм дәүләт премияләренә лаек булучылар – Кара Караев (Баку), Арам Хачатурян (Ереван), Мәскәүдә һәм Ленинградта атаклы сәнгать осталары, шахмат буенча дөнья чемпионнары Михаил Таль, Тичран Петросян, Борис Спасский, Олимпия уеннарында алтын медаль алучылар белән...

 

Әмма ләкин Ибраһимов проспектындагы бакчадагысы кебек үтә җылы, гаять тәэсирле, гомергә онытылмас хис-тойгылар уяткан очрашуны хәтерләмим. Рәхмәтләремнең чиге юк мине шулай хөрмәтләп җыелган укучыларыма, бигрәк тә китапка гашыйк табибә Рәисә Заһитовага!

 

Мин документаль жанрда эшләгәнгә күрә язуымда аптека үлчәвендәге кебек төгәллекне яратам. Кәгазьгә төшкән һәр сүзем һәм җөмләм җанлы, алар минем белән сөйләшә. Чөнки язганда сүзләремә җанымның бер өлешен кушам. Һәрчак Мәгъсүм Гәрәев нинди шундый булып калам. Кәнфитләнмим. Кеше күзенә эт шикелле – астан, мәче кебек өстән карамыйм, дуңгыз төсле туры карыйм. Чөнки мин Дуңгыз елында туган. Шул чагында укучыга ни әйтергә, ничек әйтергә кирәк икәнен беләсең. Ул сүз үз иҗат газапларың аша әйтелә. Менә шулай иҗат иткәндә үзең дә байыйсың, хәзинәңне кешеләргә дә бирәсең. Моның өчен язучыга зур һәм бай биография кирәк. Гомереңнең ахырына чаклы җитә торган тормыш биографиясе булуы шарт.

 

Мин тормышта үз урынымны дөрес таптым. Ул – журналистика: радио, телевидение, газеталар, журналлар. Алардагы иҗатым китапларга берләште. Минем яшьлегем, гомумән, бөтен гомерем әдәбият, музыка, театр, опера, балет сәнгате ниндидер илаһи ут белән кабынып янган бер буынның шашып эшләгән чагына туры килде. Мин татарның зур дөньяга чыгуын үз күзләрем белән күрдем һәм шул зур талантларның һәркайсы белән таныш идем. Фәндә – зур академиклар агалы-энеле Роальд һәм Ренат Сәгъдиевләр, музыкада – Суфия Гобәйдуллина, операда – Галия Ибраһимова, Альбина Шаһиморатова, Әлфия Коротаева, Марат Галиәхмәтов, балетта – Рудольф Нуриев, Ирек Мөхәммәтов, Айрат Әхмәтов, Илгиз Галимуллин, эстрада җырында – Ренат Ибраһимов һәм Альберт Әсәдуллин, театр һәм кинода – Чулпан Хаматова, дирижерлыкта – Фуат Мансуров һәм Айрат Ишморатов, баянда – Айдар Гайнуллин, скрипкада – Зариус Шәехморзаева, футболда – Галимҗан Хөсәенов, шахматта – Алисә Галләмова. Болар барысы да Татарстанның үз җиреннән чыккан һәм бөтен дөнья баш игән зур талантлар. Бәхетем ки, мин аларның һәммәсе белән дә йөзгә-йөз очраштым.

 

Боларга ирешү авыр, чамасыз авыр иде.

 

...Гомәр абый Бәширов бик дөрес язган булып чыга. “Апамы ул, сеңелме, әллә әбекәй-бабакаймы, шәһәрдә яисә авылда яшәүче гап-гади кешеме, укучы баламы, аның мөгаллимеме, зур галимме, әдәбият-сәнгать кешеләреме – Мәгъсүм Гәрәевнең һәркайсы белән уртаклашасы фикере, алар турында әйтер сүзе бар. Сүзен гыйбрәтле итеп әйтә белә”.

 

Миңа ни җитми тагы!.. – дип гаҗәпләнүемә Гомәр абый күптән җавап язып куйган бит. Әле дә булса халыкка әйтерлек заманча фикерләрем бетмәгән икән әле минем. Скрипкамда шуларны сузам, скрипкам сүзләремнең иң асылларын гына сөйли.

 

Тәрәзәләрне ачам да бакчадагы чәчәкләргә карап уйланам. Пәйгамбәр яшен (63) уздым, җитмешне тутырдым. Яшьлегемдә мин “Арарат” дигән бик затлы әрмән коньягын һәм “Черные глаза” исемле үтә кыйммәт виноград шәрабын ярата идем. Җыр-музыка сәнгатендә дөньяда тиңдәше булмаган итальяннар ирләрнең чын егетлек образын нәкъ шул эчемлекләрнең гаҗәеп сыйфатлары аша ачалар. Булдыклы чын ир кеше, ди алар, кыйммәтле коньяк шикелле: коньякның озак торган саен ләззәтле тәме арта, бәясе күтәрелә. Виноград шәрабы турында да мәгънәле сөйлиләр Италиядә. Бәлки олыгаю белән уңган ирләрнең кайбер тышкы ялтыравыгы кимидер, аның каравы аларда башка алтын сыйфатлар туа: фикерләр тирәнәя, бай тәҗрибә туплана. Шәп шәрабның да сыйфаты яхшыра, бәясе менә!

 

Җитмеш бишенче яшем башланганда да мин зирәк итальяннарның гаять затлы һәм тансык коньягы һәм шәрабы күк!

 

Китапларымны нишләп Мишә буенда язам мин? Матур илем, тәмле суларын эчеп, чирәмнәрендә аунап, урман-болыннарында җиләкләр җыеп үскән ямьле туган җирем ул минем! Монда иртәле-кичле шат җилләрнең ялкынлы җырларын тыңлыйм. Җилләр, канатларына төяп, миңа ерактагы дусларымның сәламнәрен алып киләләр. Елга буендагы уелдыкларда калган кечкенә-кечкенә күлләр камышларының дәртле алкышыннан сәламнәрнең кемнәрдән һәм кайлардан икәнен тоям. Шуңа күрә гомеремнең кояш баешында да Мишә буйларына кайтам. Монда минем рухым, илһамым, илаһи көч ала торган иҗат чишмәләрем. Бу тарафлар үзләре – минем тормыш китапларым.

 

Даһи Лев Толстой үз заманында болай дип яза: “Китап басуны уйлап табу – дары уйлап чыгару кебек афәт. Чөнки ул наданлык-томаналык таратучы иң куәтле коралга әверелде”. Бу бит аның китап турындагы фикере! Классик бүгенге телевидениенең оятсыз тапшыруларын, интернеттагы башка сыймаслык әдәпсез, әрсез хәбәрләрне укыса, ни дияр иде? Минемчә, боларны атом, водород бомбалары белән тиңләр иде.

 

Болары сүз уңаеннан, уйлану өчен.

 

Китап язу ул – чиксез мәгънәви азык бирә торган үзенә бер күңелле, үзенә бер мавыктыргыч эш. Авыр эш. Шәхсән үзем моны мәслихәт, бик мәслихәт саныйм. Китап­ның эчендә дә, тышында да биниһая, бихисап гыйлем ята!

 

Мәгъсүм Гәрәев



Ватаным Татарстан
№ 69 | 14.04.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»