поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.12.2018 Шоу-бизнес

Алсу Әбелханова Элвин Грей белән җырлаячакмы? Үзе җавап бирде

Татар эстрадасында көн дә яңа исемнәр пәйда була. Әмма аларның бик азы гына халык хәтерендә кала. Үзен генә түгел, җырларын да телдән төшермәгән җырчылар исемлеге артык озын түгел. Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова да шушы исемлеккә керер иде. “Пар алкалар”, “Мәхәббәт­нең соңгы төне”, “Сорама хәлләремне” – бу җырларны һәм аларның башкаручысын халык беркем белән дә бутамый. Ә Алсу Әбел­ханова исә, беркайчан да югары үрләр артыннан кумадым, ди.

– Алсу ханым, телевидение төшергән бер Яңа ел тамашасында Кар патшабикәсе образында чыгыш ясаганыгыз исем­дә. Шул вакытта ук Сезне салкын, горур ханым итеп кабул иткән идем. Ә чын Алсу нинди икән?
 
– Бәлки, мин, дөрестән дә, шундый булып күренәмдер. Асылда исә якыннарым, дусларым мине башка яктан белә. Мин шаярырга яратам. Эштә дә, коллективта да, балалар белән дә мин шаяра, сикерә, кылана, әллә ниләр эшли алам.
 
– Эстрада күгендә “йолдызлар” кабыналар да сүнәләр. Ә Сез инде 20 еллап балкыйсыз, онытылмыйсыз. Халыкны шулай тотып тору сере нидә? Югалып алган вакытларыгыз да булды бит...
 
– Мин беркайчан да ниндидер биеклекләргә омтылмадым. Зур заллар, стадионнар җыярга да хыялланмадым. Минем өчен иң мө­һиме – үзем булып калу. Иҗатымны яраткан кешеләр минем янда булса, шул җитә. Үзем сайлаган юлдан, образымнан тайпылмаска тырыштым. Ә югалып алуларга килсәк... Һәр җырчыда андый мизгел була бит. Бераз туктап, уйланып, җые­лыбрак торган вакыт ул. Аннан соң ике бала да таптым, ерак гас­троль­ләр белән йөреп булмады. Үз тамашачым бар. Шуннан канәгать мин. Ниндидер зур үрләргә күтәрелеп, аннан шап итеп егылып төшмәдем, шөкер. Тормышымда барысы да үз вакыты белән килә.
 
– “Пирамида”да узган концертыгызда “Сак-Сок” бәетен башкардыгыз. Белүемчә, Сез аны консерваториягә укырга кер­гәндә дә башкаргансыз. Ни өчен нәкъ бу җырга тукталдыгыз икән?
 
– Консерваториядә халык җыры бүлегендә укыдым. Эстрада бүлеге юк иде әле. Бу бәет миңа бик якын, мин аны күптәннән ишеткән идем. Мин аны халыкчанрак итеп җырларга тырыштым. Җиңел булмады, әлбәттә. Бу бәеттә мелизматика бик көчле, аны эстрада тавышы белән җырлап булмый. Мин аны дөрес итеп башкарырга шактый өйрәнеп йөрдем әле. Нәти­җә­дә, “Сак-Сок”ны сайлавым дөрес булып чыкты. Ә концертымда бу бәетне искә төшереп, бераз яңар­тып җырладым.

– Нинди җырыгызны гына әйтсәм дә, алар барысы да – хит. Бу җырларны сайлаганда, Сез аларның хит буласын алдан сиздегезме икән?
 
– Хит чыгару – катлаулы эш. Менә бу җыр хит булачак дип берәү дә гарантия бирә алмый бит. Мә­сә­лән, кайбер очракта шушы җырга син шундый өметләр баглыйсың, бу бөтен җирдә дә яңгыраячак, дисең. Ә ул халыкның күңеленә кермичә дә кала, онытыла. Ә кайбер җыр­ларны, ярар, матур җыр, җыр­лап карыйк, дип кенә башка­ра­сың, алар халыкка шундый ошый, тиз арада отып алалар. Хит тудыруның серен сорыйсыз, ә мин аны белмим. Күңелемә ята икән ул җыр, мин аны җырлыйм һәм, Аллаһка шөкер, әлегәчә барлык җырларым да халык күңеленә үтеп керә.

– Танылуымда Зөфәр Хәй­рет­диновның өлеше зур, дигә­не­гез бар. Аның белән хәзер мөнәсәбәтләр ничек?
 
– Без – гаилә дуслары. Зөфәр Хәй­ретдиновның җырлары, чыннан да, миңа сәхнәдә тәүге адымнар ясарга ярдәм итте, этәргеч бирде. “Пар алкалар”, “Мәхәббәт­нең соңгы төне” җырлары белән танылып киттем дияргә була. Зөфәр миндә, тавышымда ниндидер потенциал барлыгын сизгән­дер дип уйлыйм.
 
– Ә хәзер нинди авторлар белән эшлисез?
 
– Бер авторга гына бәйле булып иҗат итмим, төрле авторлар белән эшлим. Һәркайсы иҗатыма үзенчә­лек өсти. Айдар Тимербаев, Мәс­кәүдә иҗат итүче Гүзәлиянең, Уфадан Флера Шәрипованың җыр­ла­рын башкарам. Берәүгә дә әле билгеле булмаган авторларга да мөрәҗәгать итәм. Мин аларның һәрберсенә рәхмәтле. 
 
– Күзәтүемнән чыгып кына әйтә алам: Сезнең белән дуэтлар уңышлы чыга.  Минем хәтерем­дә Зөфәр Хәйретдинов, Альберт Әсәдуллин, Гәрәй, Резеда Шә­рә­фиева белән дуэтларыгыз истә калган. Филүс Каһиров белән дә клип төшердегез. Сезнең белән дуэт җырлар өчен нинди булырга кирәк?
 
– Дус булырга кирәк. Дуэтларым дуслыкка корылган, аларны дустанә мөнәсәбәтләр тудыра. Тормышта да шулай бит: теләмәгән кеше белән яшәп булмый. Холыклар, уйлар, тормышка карашлар туры килергә тиеш. Иң мөһиме – бу кеше белән сиңа рәхәт булсын. Иҗатта да шул кагыйдә. Җырчы белән җыр­чыны уртак энергетика бер­ләш­терсә генә, нәтиҗәсе матур була.

– Элвин Грей белән дуэт башкарыр идегезме соң?
 
– Ул үзе тәкъдим итсә, мин каршы килмәс идем. Ә үземә файда алам дип, коммерция ягын кайгыртып җырларга исәбем юк. Әгәр үзе те­ләп, мине ишетеп, тәкъдим итсә, уйларга була. Әмма минем, “җыр­лыйк әле” дип бәйләнеп йөри торган гадәтем юк шул.

– Алсу ханым, Сезне һәрьяк­лап зәвыклы дип беләбез. Җыр­да да, иҗатта да, сәхнәдә дә...
 
– Беркайчан да кемнәндер өс­тен­рәк, затлырак булыйм әле ди­мәдем. Зәвыклы булу тәрбиямнән килә. Үземә ничек ошый, шулай яшим, эшлим, иҗат итәм. Читтән шу­лай күренәдер инде, зәвыкка тартыла, диләрдер. Әмма эчке дөньям шундый булгач...
 
– Хәзер тәнкыйтьне эте дә, бете дә җиткерә, җырчылар социаль челтәрләрдә ачык. “Инстаграм” – бигрәк тә үз фике­рең­не белдерү өчен яхшы мәйдан. Сез мондый төр “тәнкыйтьче”­ләргә ничек карыйсыз?
 
– Хәзерге заманда бик күпләргә тәрбия җитми дип саныйм. Мә­сәлән, мин үземә ошамаган кешегә пычрак сүз язу уен беркайчан да башыма китермәс идем. Ул кешенең фикере миңа ошамый, мин аның белән килешмим икән, димәк, шулай тиеш. Андый кеше белән аралашмыйм гына. Аңа зыян китерү, начарлык эшләү, дәрә­җә­сен төшерү дигән уй була да алмый! Социаль челтәрләргә килгәндә, дөрестән дә, кайберәүләрне аңла­мыйм. Ничек кешегә карата ямьсез сүзләр язып, тикшереп, аның күңелен кайтарырга була соң ул? Бу гамәлләре белән нәрсә әйтергә тели икән алар? Социаль челтәрләр икенче “өй” кебек бит. Шул “өй”гә кереп, пычрак атып, таптап чыгарга тырышалар. Күңелләр төшкән мәлләр дә булгалый, кайчак күз йомасың инде. Гомумән, начар әйберне күрмәскә, читләп узарга тырышам. Үзеңне сакларга кирәк. Хәтта яңалыкларны карамыйм, чөнки анда негатив бик күп.
 
– Журналистларның да төр­лесе бар...
 
– Һәр эшнең үз остасы була. Һәр һөнәрне хөрмәт итәргә кирәк. Әйе, төрлеләре бар. Кайберләре синең эчке дөньяңны күрсәтергә омтыла, ә кайберләре “кара пиар”га буйсына. Алар синдә булган-булмаган ким­челекләрне табып, күпертеп күрсәтә, начар әйберләр яза. Шундыйларга шаккатам. Минемчә, һәркем үзенең белем дәрәҗәсе, тәрбиясе, акылы, эчке матурлыгы ярдәмендә үсәргә, яшәргә тиеш. Кемдер өстеннән исем ясарга, аны төшереп, үзеңне күтәрергә кирәк­ми. Мондый әйбер белән килешә алмыйм. Матбугатта да иҗатыма кагылышлы әллә нинди тузга язмаган нәрсәләр күргәнем бар. Уйлап чыгарылган иде әле алар!
 
– Кинода төшү тәҗрибәгез дә бар. Бу җәйдә “Әпипә” мюзик­лында катнаштыгыз дип беләм.
 
– Үземне актриса дип санамыйм. Һәркем үзе белгән эшне эшли. Ә кинода төшүне кызыклы бер тәҗрибә буларак кабул итәм. “Әпипә” исә чираттагы кызыклы проект булып чыкты. Миләүшә Айтуганова бик матур төркем туплады. Мюзиклда 20 ел буе Филармо­ниядә бергә эшләгән хезмәттәшлә­рем белән төштек.

– Күптән түгел “Үзгәреш җи­ле” проекты булып узды. Сезнең аңа карата мөнәсәбәтәгез нинди?
 
– Сәхнәдә, тамашачының сайлау мөмкинлеге булсын өчен, төрле жанрлар булырга тиеш. Бу әйбәт түгел, болай булмасын, дигән сүзләр урынсыз. Джаз да, фольклор да булсын, академизм, эстрада да яшәсен. Аларны бутарга гына кирәкми. Кеше үзенә кирәген сайлый ул. “Үзгәреш җиле”н дә кемдер яратып карый, көтеп ала, кемдер аны “бу дөрес түгел” дип бәяли. Минем уйлавымча, һәр нәрсәнең дә булырга хакы һәм урыны бар. Әлбәттә, фестивальнең кайбер җирләре белән мин дә килешмим. Башкачарак та эшләргә мөмкин иде дип уйлап карыйм. Кайбер артистлар артык урыслаштырып, европалаштырып җибәрде.

– Алсу ханым, “Татар җы­ры”н­да ел да Сезне күрергә ия­ләшкән идек, соңгы арада анда да күренмисез...

– Нигә алай икәнен белмим. Бар нәрсә дә үзгәрә бит. Мәсәлән, ТМТВ премиясенә чакырдылар. Ә “Татар җыры”нда яшьләр күп, башка сәләтле җырчылар бар. Яшьләр арасында хәзер, чыннан да, тавышлы җырчылар күп. Ләкин аларның кайберләре тыйнак, акча мәсьә­ләсе белән дә авыррактыр. Сер түгел, сәхнә акча таләп итә, шоу-бизнеста күп нәрсә акчага бәйле. Үзем бер генә премиямне дә, үземне катнашучылар исемлегенә этеп-төртеп кертеп, сатып алганым булмады. Минем өемдә алты алтын “барс” сыны тора, бу да бит – иҗа­тым­ның ниндидер күрсәткече! Ал­лаһ боерса, премияләр алда булыр әле. Үпкәләп-нитеп йөрмим, барыбер без элемтәне югалтмыйбыз.
 
– Урыс телендә “Доброе ут­ро”ны алып бардыгыз. Хәзер дә телевидениегә кайту теләге юкмы?
 
– Бар! Телевидение үзенә бик нык тарта! Ул – минем икенче һө­нәрем дисәм дә була. Алып баручы буларак үземне сынаганым бар, ят эш түгел. Әмма Татарстандага ме­диакиңлек минем өчен инде ябыктыр. ТНВ каналы бездә берәү генә, аңа алмаш күрмим. Берәр нинди кызыклы проект тәкъдим итсәләр, автор тапшыруын алып барырга булса, яңадан теле­ви­дениегә кайтыр идем.

– Ике ул үстерәсез. Сез үзегез урыс мохитендә үсеп тә, татарча сөйләшәсез. Ә балаларыгыз татар телендә аралашамы?

– Татар телендә күбрәк әти-әниләр булганда сөйләшәбез. Сер түгел, без мишәрчәрәк аралашабыз. Казанга килгәч тә әле татарча матур итеп сөйләшергә өйрәнү кыен булды. Еракта, Себердә туган кеше буларак, шәһәрчә акцент бар иде. Балаларга килгәндә, балалар бакчасына, мәктәпкә ышанычыбыз зур, анда татар телен өйрәнерләр, камилләштерерләр дип уйлыйбыз. Өйдә, әти-әниләр булмаганда, урысчага күчкәлибез. Балалар татарча начаррак белә.

– Күпләр ничек тә балала­рының татарча сөйләшмәвен яшереп, әллә ниләр ялганлар иде, Сез турысын әйттегез...

– Нигә алдарга? Булмаган әйберне сөйләүдән файда бармы? Кеше ни әйтер дип яшәсәң, бөтен нәрсәне дә яшереп яшәргә кала. Кемдер, Россиядә яшәсә дә, урыс телен начар белә бит. Минемчә, бу да бик үк яхшы күренеш түгел. Кемдер инглиз телен белми, Европага чыкса, бер-ике сүз әйтә алмый. Хәзерге заман өчен бу да оят! Кем нәрсәгә басым ясый бит. Без балаларны төрле яктан тәрбияләргә тырышабыз. Нишлисең, тырышлык әле үз җимешен бирми, күбрәк урыс теле яңгырый.

– 20 еллык концертыгызда олы улыгыз биеп күрсәтте. Әллә ул да Сезнең сукмакны сайларга телиме?
 
– Әтиебез – сәнгатьтән ерак кеше, моңа да карамастан, олы улым миннән ниндидер иҗатка омтылуны алган. Мин күреп торам: ул – иҗат кешесе. Әмма үзе тормышын сәнгать белән бәйләргә теләми. Мин аңа бу өлкәне көчләп такмыйм да. Күп кенә хезмәттәш­ләрнең балалары Хабенский театр студия­сендә шөгыльләнә, улыма тәкъдим иткәнем дә булды, әмма җавабы бер: юк! Хәзер ул медицинага тартыла. Хирург булырга тели.

– Яңа елга керер алдыннан күрештек, Алсу ханым. Шулай булгач, “ВТ” укучыларына Яңа ел теләкләрен юллагыз әле.
 
– Минем теләгем шундый: начарлыкны күрмик. Күбрәк матурлыкка сокланыйк, омтылыйк, бер-бе­ребезне саклыйк, яратыйк. Беркайчан да моңсуланмыйк! 

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.12.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»