поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.12.2018 Мәдәният

"Туйлар узды, туннар тузды - җырның дүрт кенә куплеты «исән калган» булып чыкты"

Беренче атым Бүртәдер лә,
Башын чайкап йөртәдер,
Башын чайкап йөртәдер лә.
Сөйгән ярың куштан икән –
Үпкәч авызын сөртәдер.

Икенче атым — Күк ала,

Әкрен басып күп ала,
Әкрен басып күп ала шул.
Кайсы дошман әйтер икән
Мал тапмый дип бу бала.
 
Өч атым бар - өч төрле,
Аның берсе — Тимеркүк,
Аның берсе Тимеркүк шул.
Сез Казанда, без Бәрәскәдә,
Сезнең өчен тилмергән көн күп.
 
Дүртенче атым - Түгәрәк ди,
Чабам мисле күбәләк,
Чабам мисле күбәләк шул.
Сөз дусларым җанда булгач,
Хәлем җыйдым чүгәләп.
 
Бишенче атым - Билгеле ди,
Маңгаенда агы бар,
Маңгаенда агы бар шул.
Бу беткәнгә кайгырмыек,
Монысы бетсә, тагы бар.
 
Алтынчы атым - Ак аяк ди,
Ашап-эчеп калаек,
Ашап-эчеп калаек.
Без болай матур йөргәнгә
Хәйран калсын халаек.
 
Җиденче атым - Җирәндер,
Җалы аның җирдәндер,
Җалы аның җирдәндер.
Ник кычкырып җырламаска,
-Җан дусларым килгәндер.
 
Сигезенче атым - Сипкел кашка
Басып тора вак ташка,
Басып тора вак ташка.
Ашый да алмыйм, эчә алмыйм
Сез дусларымнан башка.
 
Тугызынчы атым - Туратым,
Бөдрә җаллы кара атым,
Бөдрә җаллы кара атым.
Сезнең белән бергә булгач,
Бар хәсрәтемне тараттым.
 
Унынчы атым - Уңган ат,
Җалы аның ике кат,
Җалы аның ике кат.
Сезнең белән бергә булгач,
Кайгылы көннәрем булды шат.
 
Ун атым бар - ун төрле,
Күгәрченем бар, ул гөрли,
Күгәрченем бар, ул гөрли.
Сезне күргәч, сөенечтән
Ашап-эчәсем килми.
 
Аримбур-Каргалы,
Бар да тимер арбалы,
Бар да тимер арбалы.
Ашагыз да эчеп җибәрегез -
Башка җырым калмады.
 
...1957 елның июнь аенда, Сабантуйга бер атна кала, Әтнә районының Олы Бәрәзә авылында минем әнинең энесе Мөхәммәт абый өйләнде. Күршедәге Югары Бәрәскә авылы кызы Нурсия җиңги төп йортка килен булып төште. Туйда киленнең әтисе, баш кода Гарифҗан бабай Садриев моңа кадәр беркемгә билгеле булмаган «Унике атым» дигән җыр белән мәҗлес халкын таң калдырды. Миңа унҗиде яшь. Мин — туйның гармунчысы. Кызны алып кайтканда, тарантас башында кукыраеп-кәпрәеп утыручы гармунчы да мин идем.
 
Туйлар узды, туннар тузды, дигәндәй, ун еллап вакыт үтеп китте. 1968 елда, СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшләгән чорда, себер татар-ларының җыр-көйләрен, шул исәптән «Яр-яр» һәм «Кияү типсәү» кебек туй җырларын да магнитофон тасмасына бөртекләп җыя башлагач, кылт итеп «Унике атым» искә төште! Һәм 1976 елның җәендә Түбән Бәрәскәгә барып, Гарифҗан кодадан җырны язып алдым. Тик аның хәтере «таушалган», җырның дүрт кенә куплеты «исән калган» булып чыкты.
 
Гарифҗан кода (1885 елгы) әйтүенчә, алар егет чагында хәллерәк кешеләр туйларга уникешәр ат белән килеп төшкәннәр, һәм бу иң дәрәҗәле туй булып саналган. Ә Түбән һәм Югары Бәрәскәләр — сәүдәгәр-байлары һәм муллалары белән дан тоткан авыллар. (Анда 1769 елда ук беренче таш мәчет салынган булуы да күп нәрсәне аңлата.)
 
Җырның калган куплетларын, минем үтенечемне тыңлап, коданың оныгы Мәлик Садриев (1953 елгы) язып китерде.
 
Унике ат дигәннән, безнең Олы Бәрәзә авылында өй бурасына дигән агачны, өмә ясап, урманнан унике ат белән ташыганнар, һәр атка ике агач дип исәпләгәндә, ике көнгә кырык сигез килеп чыга! Дүртпочмаклы өйнең һәр ягын унике бүрәнәдән өйгәч кенә матча салына.
 
Бура күтәрү өмәсе дә җырсыз узмаган. Матча салынганның икенче көнендә хуҗалар табын корып өмәчеләрне сыйлаган. Табынга әчегән бал чыккан. Мәсәлән, әнинең әтисе Фәйзрахман бабай (Күмәчче Фәйзи) гармун тартып җибәрүгә, Чуматай Хәкимҗан абый болай дип җырлап бирә торган булган:
 
Икәү барыйк, икәү кайтыйк,
Икәү пар кыз алырбыз.
Мулла никах укымаса,
Субранҗәгә салырбыз!
 
(Сабитова Зәкия сөйләве буенча, 1919 елгы).
 
Бездә унике санын әйтеп җырланган куплетлар да бар:
 
Әйдә, дуслар, җырлыйк әле
Уникегә тулганчы.
Уникеләргә тулганчы,
Дуслар күңеле булганчы.
 
Ә менә монысы барлык татарлар өчен дә уртак, ягъни гомумтатар куплет дияргә мөмкин:
 
Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,
Бишәү, алтау, унике.
Шул унике арасында
Иң матуры - минеке!
 
Шунысы кызык, «җиде» санын җырчы әйтеп тә тормый, алтыдан «унике»гә сикерә.
 
Гомумән, туй йоласы белән бәйләнгән күренешләрдә унике саны шактый еш очрый. Мисаллар китереп үтик. «Күршеләрендәге киленне туй олавы —кыңгыравыклы атларда тирә-яктан унике чакырым уратып китереп төшергәннәр» (А. Хәлим. Хунвейбин. Роман-эпопея. «Казан утлары», 6 нчы сан, 44 бит). «В дом невесты приезжали (если жених был из другого селения) двенадцать свах — женщины, близкие родственники жениха во главе с матерью или теткой жениха со стороны матери или отца», «В этот вечер (вечерняя свадьба — кицке туй) из дома родителей невесты в дом жениха отправлялось угощение — «блюдо жениха». Это угощение состояло из 12 блюд (плов, вареное мясо, жареный гүсь, пельмени, баурсаки и т.д.) (Ф.Т. Валиева. Сибирские татары. Культура и быт. Казань, 1993, 137 с.)
 
Менә диалектолог галимә Ф.С. Баязитованың «Гомернең өч туе. Татар халкының гаилә йолалары» (Казан, 1992, 96, 98 битләр) китабыннан ике мисал. «Цатыр коратлар унике митыр малтан, цатырның эценә кийәү пелән кыены утырталар» (себер татарлары). «Туйга әвәлдән кызга сүс бетерәләр. Сүс бетергәнер киләләр унике катлама белән тегеннән кийәү йогыннан» (Кузнецк сөйләше, Пенза өлкәсе).
 
А. Тимергалинның «Нардуган» сүзенә биргән аңлатмасында да 12 саны очрый: «Нардуган бәйрәмендә кыз-кыркын, уникешәрлә төркемнәргә бүленеп, Яңа ел кичәләре оештырган. Кичләрдә тамашалы уеннар уйналган һәм «Кулымдагы йөзегемнең исемнәре...» дип башланган җырлар ярдәмендә яңа елда ниләр булачагын юрап караганнар».
 
«Пенза өлкәсенең кайбер авылларында, «Нардуган» әйткәннән соң, беренче январьга каршы төндә сәгать 12 дә йорттан чүпне себереп урамга чыгарып ташлау, аннан берәр яктан эт өрмиме дип тыңлап тору гадәте булган. Эт кайсы яктан өрсә, кыз шул яктагы кешегә кияүгә китәргә тиеш булып саналган. Яисә абзарга чыгып сарык кочаклау гадәтен хәтерлиләр. Яшь сарык булса, кыз яшь егеткә бара, карт сарыкны кочакласа, картка бара, имеш, дип ышанганнар» (Татар халык иҗаты. Йола һәм уен җырлары. Казан, 1980 ел, 273 бит).
 
Ә инде сүз башыбыз булган «Унике ат» җырына янә әйләнеп кайтсак, аның баштагы ике строфасы Г. Тукайның 1910 елда Казанда, «Сабах» нәшриятында басылган «Халык моңнары» китапчыгында бар икән:
 
Синең атың юргамы,
Башын чайкап юртамы?
Сөйгән ярым куштан, дисең,
Үпкәч авызын сөртәме?
Минем атым күк ала,
Әкрен басып күп ала;
Кайсы дошман сөйли икән,
 
Мал тапмас, дип бу бала? (Г. Тукай. Әсәрләр. 4 томда, 2 том, Казан, 1955 ел, 278, 280 битләр.)
 
Моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк. Үсмер Габдулла 1907 елның язында, солдатка каралу өчен, Уральскидан Әтнәгә кайта. Мәгълүм ки, ул тирә-як авыллардагы туган-тумачаларына, әтисенең таныш-белешләренә бара. Күренекле журналист һәм радио режиссеры Госман абый Әхмәтҗановның бер тапшыруда сөйләвенә караганда, Габдулла Бәрәскәдә дә булган...
 
Кызганыч, Казан артының халык иҗаты мирасын, бигрәк тә җырларын җыю бүгенге көндә юк дәрәҗәсендә. Җитмәсә, йола җырларының сакланмавын җиңел генә дингә бәйләп аңлаталар. «Большая часть свадебных песен записана от татар-мишар или кряшен; в быту казанских татар-мусульман почти не встречаются собственно обрядовые свадебные песни. Здесь также сказалось внедрение в их быт исламского обрядового ритуала» (М. Нигмедзянов. Татарские народные песни. М., «Советский композитор», 1970, 8 с.)
 
«Татар халык җырлары. Йола һәм уен җырлары» китабында (Казан, 1980 ел, 12 бит) туй йолалары эчендәге кыз елату йоласы турында болай язылган: «Борынгы заманнарда бу йола казан татарларында да булган... Ләкин елап җырлау гадәте бу тирәләрдә акрынлап юкка чыккан. Моның сәбәбен Гали Рәхим казан татарлары арасында ислам диненең аеруча рәхимсез, кырыс
 
булуы белән аңлата. Нәтиҗәдә, туй поэзиясен дини догалар, шәригатьчә никах гадәтләре алыштырган». Музыка белгече Р. Исхакова-Вамба тагы да кискенрәк хөкем карары чыгара: «До революции у казанских татар не существовало самостоятельного жанра свадебных песен» (Татарские народные песни. М., «Союз композиторов», 1981 ел, 181 бит). Әмма бит әлеге китап өчен материал 1955 һәм 1956 елларда Тау ягында гына — Кайбыч, Подберезье, Апас һәм Буа якларында гына җыйналган...
 
Казан арты төбәгеннән чыккан язучы М. Мәһдиев менә ниләр яза: «XVI гасырның икенче яртысында Казан һәм Казан тирәсендәге бистәләрдән бик күп халык әнә шул яктагы урман аланнарына китеп урнаша, элеккеге шәһәр һөнәрчеләре, сәүдәгәрләре, укымышлылары үзләре өчен яңа, әмма ерак бабалары өчен таныш булган игенчелек һөнәрен үзләштерергә керешәләр... Казан артына үз холкын, үз мәдәниятен, гадәтен, иҗатын да сеңдерә башлаган... җирле крестьяннарның авыз иҗатына шәһәр мәдәнияте үрелә башлаган. Нәтиҗәдә авыл халкының авыз иҗаты белән шәһәр халкының авыз иҗаты бергә кушылып бер-берсен баету нигезендә фольклорның аерым бер катламы — ике мәдәниятнең синтезы туган. Казан артының җырга, мәкаль-әйтемгә, сынамышларга, әкиятләргә аеруча бай булуы әнә шуннан килә... Әмма Тукай китапларына кергән җырларның, әкият, мәкаль-әйтемнәр, афоризмнарның барысы да диярлек — Казан артыныкы. Әтнә — әлбәттә инде борынгы Казан нәселе; Шүрәле — бары тик Казан артыныкы; Су анасы — Казан арты татарларының гасырлар буе бала тәрбияләү мәктәбе булган педагогик кулланма» (Арча төбәге тарихы. Казан, 1996 ел, 94, 96, 119, 122 битләр).
 
Йомгаклап шуны әйтер идем, татар дөньясына әдәби тел биргән, Тукай белән Мәрҗанине тудырып мәңгелек данга күмелгән Казан арты — Әтнә якларында искитмәле бай һәм әлегә кадәр өстән-өстән генә җыелган халык иҗаты хәзинәсе саклана.
 
Н. Исәнбәт татар халык мәкальләренең өч томына һәр ике җөмләнең берсенә мәкаль-әйтем, хикмәтле сүз кыстырып сөйләшүче Әтнә-Мәңгәр_Күәм
 
авыллары тирәсендә мул хәзинә туплап, бөтен татар дөньясына тараткан. «Мырау Батыр маҗаралары»ндагы вакыйгалар да минем туган авылым Бәрәзәдә барган, имеш...
 
Инде килеп, «Унике атым» җыры да — шул яклардагы чишмәдән.
 
Илгиз Кадыйров,
 
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

---
Түгәрәк уен
№ --- | 29.12.2018
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»