поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.12.2018 Бәйрәм

“Туган як” маҗаралары

Спас районы мәдәният бүлеге 23 декабрь көнне Татар Моклокасын-да “Дед мороз в гостях у Кыш бабая” тамашасы оештырды. “Туган як” журналистларын җирле администрация башлыгы Салех Щегалев шәхсән үзе шалтыратып чакырды.

Ике ел дәвамында без Сергачның үзәк мәйданында үткәрелгән Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парадында катнаштык, шул тәҗрибәне исәпкә алып һәм “Туган як”ның имиджын күтәрү максаты белән Моклокадагы бәйрәмдә дә катнашырга карар кылдык, әлбәттә, костюмнар кайгырттык, “Туган як” диеп язылган зур капчык тектердек. Дөресен әйткәндә, Моклокада безне журналистлар буларак кына көттеләр, ә без Кыш бабай (баш редактор Олег Әндәрҗанов) белән Кар кызы (яшьләр бүлеге редакторы Румия Хамзина) булып бардык. Сюрпризыбызны урынга җиткәнче сер итеп сакларга тырыштык.

 
Без килгәндә катнашучылар парадка сафлап тезелгән иделәр инде. Җыр-моң, яхшы кәеф белән 40ка якын Кыш бабай һәм Кар кызы (анда, әлбәттә, Бозлау һәм Тукайныкылар да бар иде) авыл башыннан төштеләр, хәйран калган, шушы искиткеч матур күренешне карарга чыккан халыкны сәламләделәр, киләсе бәйрәм белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Балалар мәйданчыгы һәм мәчет яныннан узып, йөз кешелек делегация мәдәният йорты каршындагы мәйданга туктады. Ул халык белән тулган иде. Өшегәннәрне клуб хезмәткәрләре һәм “Сәрбиназ” ансамбле әгъзалары самавыр чәе белән җылытып тордылар. Оештыру эшләрендә җирле мәктәп, администрация, китапханә һәм башка учреждение хезмәткәрләре дә нык булыштылар.
 
 
Матур итеп бизәлгән зур чыршы янын-да кунакларны Моклоканың Кыш бабае (Камил Сиафетдинов) һәм Кар кызы (Җәмилә Кукаева) җылы каршы алдылар. Дед Мороз, үз чиратында, татар коллегасына чаңгы бүләк итте. Аннары бар халык - олысы-кечесе рәхәтләнеп җыр-биюгә, әйлән-бәйләнгә кереште.
 
Без дә буш кул килмәдек, капчыгыбыз балалар өчен төрле тәм-томнар белән туп-тулы иде, ә өлкәнрәк милләттәшләребезгә 2019 елга “Туган як”ның махсус төсле календарьларын бүләк иттек. Иң беренчесен редакция белән тыгыз хезмәттәшлектә һәм дустанә мөнәсәбәтләрдә торган Салех Щегалевка тапшырдык. Ул Кыш бабайны тиз үк кенә танымады, танып алгач шаккатты һәм аеруча шатланды. Салех Сафинович авылдашларын шулай хөрмәтләп килгәнебез, тамашада актив катнашканыбыз өчен рәхмәтләрен белдерде. Календаребезне шулай ук өлкә программасы кысаларында Моклокада балалар мәйданчыгы төзергә нык булышкан мәрхәмәтле спонсор Наил Билялетдиновка да бирдек.
 
 
“Туган як” логотибы төшерелгән зур капчыгыбызны күреп, бала-чага гел безнең Кыш бабай һәм Кар кызы янында бөтерелде, шигырь сөйләп кәнфит-мандариннар һәм башка тәм-томнар алырга, истәлеккә фотога төшәргә теләүчеләр чираты өзелмәде.
 
Салех Сафинович үз чыгышында бәйрәмгә килүчеләргә рәхмәтләрен белдерде, киләсе Яңа ел белән тәбрикләде, мәктәп балалары арасында игълан ителгән рәсемнәр конкурсына йомгак ясады һәм бу чарага Яңа елның төп геройлары булып килгәннәргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Соңгысына безнең редакция дә лаек булды. Шулай ук бәйрәмгә килгән һәр балага спонсорлар ярдәме белән кайгырткан кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.
 
Тулаем алганда, Моклокада бәйрәм аеруча күңелле узды, оештыручылар әйтүенчә, биредә халык, Спастагы бәйрәмгә караганда, күбрәк һәм актив булды. Бәлки, киләсе елга Кыш бабайлар һәм Кар кызлары Бозлау администрациясенең бер авылына җыелыр.
 
 
Шуны да әйтергә кирәк, күңелле сәфәребез турында без шуннан ук укучыларыбыз белән уртаклаштык - заманча техниканы кулланып, Моклокадагы бәйрәм чарасы турында мәгълүматны тиз арада газетабызның “Одноклассники” һәм “ВКонтакте” сәхифәләренә урнаштырдык. Шунда ук “Парад в Татарском Маклакове” дигән фотоальбом ясадык.
 
Бу көнне тулысынча рольләргә керешеп, “Туган як”ның Кыш бабае һәм Кар кызы редактор урынбасары Ринат Сөннәтовның кызы Эльмираны туган көне белән кереп котлады һәм Кочко-Пожар шугалагында ял итүче бала-чаганы барып тәбрикләде. Шуннан соң Сергачта, үзәк мәйданда үткәрелгән Чыршы бәйрәмендә дә катнаштык. Биредә дә безне сагынып көткәннәр, Моклокадан бушап кайткан капчыгы-бызны яңадан тутырсак та, ул бөтенләй бушап калды. Балалар безне хәтта редакциябезгә кадәр шигырь сөйләп озата килделәр. Бу юлы Кыш бабай ролендә мин булдым.
 
Менә шундый күңелле һәм могҗизалы сәфәр кылдык. Бала-чаганы сөендерүебезгә без бик шат. Алла бирсә, киләсе елларда да шундый чараларда катнашырга тырышырбыз. 

Илнар САДЕКОВ тексты һәм фотосы
Туган як
№ --- | 28.12.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»