|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2018 Җәмгыять
Татарстанда 23 яшьлек егет югалган (ФОТО)Татарстанда инде өч атнадан артык 23 яшьлек Владиславны эзлиләр. Соңгы тапкыр аны Казанның Авангард урамында күргәннәр. Егетнең әнисе һәм кечкенә сеңлесе битараф булмаган татарстанлыларны Владиславны эзләп табуда ярдәм итүләрен сорый. Югалган көнне егетнең өстендә кара парка, соры спорт чалбары, зәңгәр башлык һәм ак кроссовкалар булган. Владиславның буе 185 см, чәчләре коңгырт төстә, гәүдәсе атлетларча спортив формада. Аерым билгеләренән - маңгаенда шрам һәм уң кулында татуировка бар. Бу кешенең кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның 112 номеры буенча шалтыратуларын сорыйлар.
--- |
Иң күп укылган
|