поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
28.12.2018 Җәмгыять

Чучка елына йолдызлар фаразы

Сап-сары Эткә алмашка шундый ук сап-сары Чучка елы килә, җәмәгать! Анысы безгә нәрсәләр алып килер икән? Сүзебез – шул хакта.

Кучкар (21.03 – 20.04) 
Ел хуҗасы сезне затлыдан-затлы бү­ләкләргә кү­мәргә әзер. Тик бер шарт белән: юл куя белү кирәк! Дәрәҗәлерәк вазифага күтәрелү мөмкинлекләре чыгып кына торачак. Эшмәкәрләр һәм җитәкчеләргә кәгазьләр бе­лән карабрак эш итү шарт: гыйнвар, март, июнь һәм сентябрьдә тикшерүләр көтелә. Дәүләт оешмалары хез­мәткәрләре арасыннан кайбе­рәүләр ел урталарында дәрәҗәле һәм акчалырак эш урынына күчәчәк. Гомумән, Чучка елында Кучкарларның акча мәсь­әләсендә йөз процентка тәртип урнашачак. Бигрәк тә декабрь аенда кесәгез моңарчы күр­мә­гәнне күрәчәк: акча агы­лып-агылып керәчәк. Сәла­мәтлеккә килгәндә, чирләр сезгә кагылмыйча узып китәр, мөгаен. Әмма рульдә ел әйләнәсе игътибарлы булырга кирәк.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) 
Баштарак ел хуҗа­сы үзегезгә бигүк рәхим-шәфкатьле түгел кебек тоелыр. Ник дигәндә, ел дулкынлану-борчылудан башланып китәр. Әмма соңыннан – тәгаенләп әйткәндә, май аенда карьера мәсьәләсендә ыргылыш ясау өчен нәкъ менә шулай кирәк булганын аңларсыз. Акча мәсьә­ләсендә алдыгызда зур мөм­кин­лекләр ачылачак. Иң мөһиме – ялгышып, якты киләчәккә юлны үзегез генә ябып куймагыз! Ялгышу дигәне иң элек кирелеккә бәйле булырга мөмкин. Шуны җиңсәгез, баерсыз! Озак вакытлар буе якын дус кебек йөрешкән кайберәүләр белән юлларыгыз аерылыр. Әмма изге урын буш тормый: Чучка елы яңа очрашу-танышулар вәгъдә итә.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) 
Яхшыга үзгә­реш­ләр елы! Сезне шәх­си тормышыгызда да, эше­гез­дә дә матурдан-матур бик күп сюрпризлар көтә. Шулай да хезмәт урынында шактый ук зур көндәшлек шартларында көче­гезне расларга туры киләчәк. Май, июль, ноябрь-декабрь айларында акча үзегезгә һавадан ишелеп төшкәндәй кебек тоелачак. Яңа керем чыганакларын эз­ләп табуга бәйле булачак бу. Ке­сәнең калынаюы, ниһаять, үзе­гезгә кирәкле зур әйберләр сатып алу мөмкинлеге бирәчәк. 2019 ел хуҗасы юлыгызда бары тик иманлы, инсафлы кеше­ләрнең генә очравына өмет­лән­дерә. Сәламәтлекнең дә сынатмавы көтелә.
 
Кысла (22.06 – 22.07) 
Чучка елында, ни­һаять, үз кабырчыгыгыздан чыгып, чын күңелдән бу якты дөньядан канәгатьлек хисләре алачаксыз һәм бәхеткә күмелә­чәк­сез, дип әйтү генә аз. Гүя сезгә канатлар үсеп чыгачак һәм шуларны җилпеп, яңа биеклекләргә күтә­реләчәксез! Тик үз алдыгызга максат куйганда, һәй, гамәлгә ашырмы икән бу, дип кенә шикләнмәгез. 2019 елда йолдызлар сезгә бик тә хәерхаһлы: алар ярдәмендә алдагы еллардагыга караганда бермә-бер күбрәк уңышларга ирешә­чәксез. Елның икенче яртысында туганнарыгыз, бигрәк тә еракта яшәүчеләре белән очрашып аралашу (мәсәлән, кемнеңдер юбилее, туе уңаеннан) әйтеп бетерә алмаслык шатлык-сөенечләр китерәчәк.

Арыслан (23.07 – 23.08) 
Җәнлекләр пат­ша­сы 2019 ел “ху­җасы” – Сары чучка күңеленә галә­мәт хуш киләчәк. Нәтиҗәдә, аеруча елның икенче яртысында, бик күпкә ирешәчәк тә! Борынын күккә чөеп, тирәсендәге­ләрен кысрыклый-төрткәли башламавы гына кирәк. Юкса Дуңгыз, миһербанлылыгын онытып, Арыс­ланның бөтен “эре”леген коеп төшерәчәк. Акча да күп керәчәк. Һәрхәлдә, үзенә ит калҗасына гына түгел, запаска да акча эшли алачак. Низаг-фәлән генә чыгармаска ки­рәк. Тынычлык сөюче ел “хуҗасы” моны яратмый һәм шуңа да гаугасыз кешеләргә генә үзенең юмартлыкларын өләшәчәк. Сәламәтлеккә килгәндә, вак-төяк салкын тидерү­ләрдән кала, башка берни дә борчымаячак.
 
Кыз (24.08 – 22.09) 
Елның иң мөһим үзгәрешләре мө­нә­сәбәтләргә (тугандашлыкмы,  дус­та­нә яки эшлек­ле мө­нәсәбәтләрме) кагылыр. Аралашу даирәсе еш алышыныр. Билгеле бер вакыйгалар аркасында, дус-ишләр исемле­геннән кайбе­рәү­ләрне төшереп калдырырга туры килер. Әмма мондый югалтуларга исегез китмәячәк – бу шәхесләр күз уңыннан юкка чыгуга ук, сулышыгыз иркенәячәк. Ел дәвамында кыштырдап торган акчалар кулыгызга үзләреннән-үзләре “очып” диярлек керәчәк. Ләкин аларның беразын булса да изге эшләргә дә тотарга тырышыгыз. Юкса акча-макча сезнең тарафка юлны онытырга мөмкин! Мәхәббәткә кил­гәндә, кайлардадыр чирәм яшел­рәктер, дип уйларга кирәкми. Дө­рес уй түгел чөнки. Булган мөнә­сәбәтләрне саклагыз!

Үлчәү (23.09 – 23.10) 
Тетрәнүләрсез ел. Карьера мәсьә­лә­сендә һаман алга ба­рачаксыз. Төр­ле­дән-төрле мәдәни-күңел ачу чараларында бик еш кунак булачаксыз. Сезне һәркай­да көтеп алачаклар, сезгә карап сокланачаклар. Шулай булмыйни: зирәклелек, акыллылык, үткен теллелек ягыннан сезгә тиңләшү, һәй, бик авырга туры киләчәк. Нәкъ менә шушы сыйфатларыгыз тирәгездә­ге­ләр­не үзе­гезгә магнит кебек тартып торачак. Шунысы бирәк тә мөһим: ел дәвамында акча мәсьәләсендә бернинди дә кыенлыклар булмая­чак. Март, июнь, сентябрь айларында шәхси тормышыгызда искиткеч шәп вакыйгалар көтегез.
 
Чаян (24.10 – 22.11) 
Белеп торыгыз: кем­нәргәдер ошарга тырышып яшәү үз юлыгыздан тайпылуга китерергә, ә бу сезне бөтенләй кирәкмәгән тык­рыкларга алып чыгарга мөмкин. Карьера мәсьәләсендә искиткеч уңышлы дәвер башлана. Танышларыгыз даирәсе киңәячәк, моннан тыш иске элемтәләрегез дә торгызылачак. Эштәге дәрәҗәгез күзгә күренеп үсәчәк, ә бу, үз чиратында, кесәгезнең калынаюы белән тө­гәлләнәчәк. Гомумән, матди мәсьә­ләдә   яңа биеклеккә күтәрелә­чәк­сез. Вакытлыча гына да түгел әле – уңай үзгәрешләр алдагы елларда да дәвам итәчәк. Март аенда зарарлы гадәттән (тәмәке тарту, артыгын ашау яки тиешенчә йокламаудан) котылу өчен бик мөһим бер вакыйга килеп чыгачак.

Укчы (23.11 – 21.12) 
Сары чучка елы соңгы дистә елда тормышыгызда иң уңышлы елга әй­ләнергә мөмкин. Сезгә җа­ваплы гына түгел, бик акчалы да яңа эш яисә шул ук хезмәт урынында зуррак вазифа тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Гомумән, үзегезне чиксез бәхетле хис итү өчен сәбәпләр чыгып кына торачак. Бигрәк тә – елның икенче яртысында! Ә инде декабрьдә чын мәгънәсендә акча “яңгыры” көтә алачаксыз. Сәламәтлек тә сынатмаячак. Ел дәвамында көч-дәртегез ташып торачак, юк-бар чирләр урап узачак. Ноябрь тирәләрендә имиджыгызны бер­никадәр үзгәртергә кирәклеген белеп алырсыз һәм сез аны күп­ләрне көнләштерерлек дәрәҗәдә хәл итеп тә куярсыз.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) 
Хезмәт сөючән Кә­җәмөгезләр өчен – зурдан-зур уңыш­лар елы. Хәтта әллә кайчаннан ук өмет­­ләрегез өзелгән эшләргә дә “җан” өрелеп, шуларның әйбәт кенә файдасын да күрә башлаячаксыз. Һәр нәрсәдә иҗадилыкка тартылу нәтиҗәсе бу. Мәхәббәткә килгәндә, үзара тынышмау чоры булып алачак. Килеп туган хәлне сөеклегез күзлегеннән карауга, барысын да аңлаячаксыз. Ә инде аңлау – кичерү дигән сүз. Ел “хуҗасы” алтын таулары вәгъдә итмәсә дә, бармак суырырга да мәҗбүр итмәячәк. Бигрәк тә яз үтә керемле чорга әйләнәчәк. Бу чорда чираттагы ялны “кешечә” уздыру өчен дә, башкасы өчен дә җитәрлек мая туплауга ирешә­чәксез. Юк нәрсәләргә дә сөенеп яшәгәндә, сәламәтлек мәсьә­ләсендә дә тәртип булачак. Уңай хисләр дару сәдәфләресез һәм табибларсыз яшәүгә ярдәм итәчәк.
 
Сукояр (21.01 – 19.02) 
Тулаем алганда уңыш­лы, матур ел. Аб­руегыз үсәчәк, та­ныш-бе­леш­лә­ре­гез ишәячәк. Кызык­лы­рак, ә иң мөһиме – акчалырак эшкә күчү мөмкинлеге ачылачак. Бу күңелле хәлнең февраль аенда килеп чыгу ихтималы бик зур. Акча дигәннән, кесәнең калынаеп ки­түенә карамастан, аның фай­дасы әллә ни тоелмаячак – чыгымнарыгыз күп булачак чөнки. Әм­ма сез барыбер финанс мәсьә­ләсенең чабудан тартмавына сө­енеп бетә алмаячаксыз. Елның икенче ярты­сын­да көт­мәгәндә кенә күңе­легезгә мәхәббәт хис­ләре ояларга мөм­кин. Гаиләле булсагыз, кыска вакытлы шашкын хисләр бәра­бә­ренә бәхетегезне җимерергә кирәкме икән?..

Балык (20.02 – 20.03)
2019 елның иң бәхетле ке­ше­лә­реннән берсе сез! Сары чучка елында барлык эшләрегезнең уңай якка борылуын үзегез дә сизми калачаксыз. Хәтта әллә ни тырышырга да кирәк булмаячак. Ел “хуҗасы” бердәнбер нәрсәне – сөекле­гезнең хисләрен аяк астына салып таптауны гына ки­черә алмаячак. Башка ким­челек­лә­регезгә бармак аша карау гына түгел, кайбер бәхәслерәк мәсьә­ләләрдә дә үз дигәнегезгә ире­шергә ярдәм итәчәк әле ул. Гомумән, максатка омтылышлы булуыгыз һәм дә ел “короле” ярдәме эшегездә моңарчы кү­релмәгән биеклек­ләргә ирешү мөмкинлеге бирә­чәк. Иң мөһиме – тукталып калмаска! Юкса финанс офыкларының тараюына юл куярга мөмкинсез.

Валентина СЕМЕНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.12.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»