|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2018 Ир белән хатын
Яшьләр оя кордыДекабрь уртасында яшь милләттәшләребез – Кочко-Пожардан Камил Муллин белән Альбина Әхмәтбаева Мәскәү Җәмигъ мәчетендә никахлашып, кызыл туйларын башкалада зур һәм матур иттереп бәйрәмләделәр.Бу күркәм мәҗлесне Ринат һәм Гөлнара Яруллиннар әйбәт кенә алып бардылар. Ә Татарстанның яңа гына атказанган артисты Фирдүс Тямаев иҗатташ егетләре белән бу туйның дәрәҗәсен һәм сыйфатын тагын да күтәрә төште. Аның җырлавына кунаклар бик теләп биеде. Мөтеравыл клубының художество җитәкчесе Зиннур Бәюсовның күренекле рус эстрадасы йолдызларына күрсәткән пародияләре күз төпләрен чылатканчы көлдерде. Камил бүген Волгоградның “Ротор” командасы өчен Россиянең милли футбол лигасында уңышлы чыгыш ясый, коллективта абруйлы урын били, ә футбол кырында бомбардирлар сафында. Альбина, югары белем алып, бүген үз алдына логопед-дефектолог булып эшли, татар җыр-моңына гашыйк ул. Әти-әнисенең туган авылы сәхнәсендә күп тапкыр чыгышлар ясаган талантлы мөлаем кызчык үтә тыйнак һәм инсафлы. Әлбәттә, Камил да Яңа ел каникулларында әнисе авылында җәйләрен бергә уйнап үскән дус-ишләре өчен Сергач ФСКсының спорт залында футбол бәйрәме оештыргалап килә. Киләсе Яңа ел каникулларында бу яшьтәшләр тагын очрашыр дип ышанабыз, чөнки 5 январьда Камилга 25 яшь тулачак, үзенә күрә юбилейлы дата. Шуны да әйтергә кирәк, сыңар канаты белән чын ир-егет үстергән Алсу ханым хәзер кыз балалы булса, ә Рушан белән Роза, киресенчә, “бердәнбер кыз балабыз” дип торганда, уллы да булып куйдылар.Яңа гына парлашкан яшьләребезгә саф мәхәббәт, нык саулык һәм берсеннән-берсе матур балалар телибез. Ике яклап та газиз кешеләрегезгә хөрмәт куеп, кече ватаныгыз булган Кочко-Пожар авы-лын онытмыйча, үрнәк пар булып яшәгез, Камил һәм Альбина!
Олег ӘНДӘРҖӘНОВ |
Иң күп укылган
|