|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2010 Мәдәният
ДӨНЬЯ МУЗЫКАСЫ17 апрельдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында гадәти булмаган концерт узачак. JIVE Group Production тарафыннан оештырылучы әлеге чарада Россиянең һәм Татарстанның танылган артистлары чыгыш ясар дип көтелә. Казан шәһәренең Зур концертлар залында беренче тапкыр JIVE һәм Мәскәүнең Zventa Sventana төркеме җырчысы Христина (Тина) Кузнецованың уртак проекты тәкъдим ителәчәк. Концертның тематикасы этник музыканың заманча – джаз-фанк-фьюжн юнәлешендә яңгыравы белән үзенчәлекле. Тина Кузнецова рус телендә җырласа, татар эстрадасының яшь җырчысы, JIVE солисты Алинә Шәрипҗанова татар җырларын башкарачак. Концертта танылган композитор, бөтенроссия яшь композиторлар бәйгесе лауреаты, этник һәм электрон проектлар авторы Радик Сәлимов та катнашыр дип көтелә.
Фестивальнең тагын бер ачылышы – Mubai & Aksubai Fusion Band этнопроекты. Алар татар халык җырларының заманча интерпретацияләрен һәм үзләренең иҗат җимешләрен башкарачак.
Тамашада татар һәм рус музыкасыннан тыш башка халыклар көйләре дә яңгыраячак. Аерма бары шунда гына - аларны җырчылар тамашачы игътибарына үзенчәлекле итеп, ягъни заманча рухта җиткерергә җыена. Әйтергә кирәк, биредә шулай ук Владимир Чигарев һәм Алинә Шәрипҗанова башкаруында гадәти булмаган музыкаль юнәлеш – латин ритмнарын ишетү мөмкинлеге була.
Күп санлы тамашачылар соравы буенча, концертта ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры да чыгыш ясаячак. Кичәне исә радио ди-джее, шоумен Тимур Акулов алып барыр дип көтелә.
Концерт – «Восходящие Звезды Современной Музыки» циклының бу сезондагы соңгы тамашасы. Киләсе концертны исә октябрь аенда үткәрү планлаштырыла.
|
Иң күп укылган
|