|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2018 Җәмгыять
Миңгол Галиев чыршысын ни өчен түшәмгә элгән?
Яңа ел җитәргә санаулы гына көннәр калып бара. Кибетләрдә кеше мәш килә, бүләк эзли, азык-төлек ала. Халык каударлана, чаба, башлаган эшләрен төгәлләргә, чишелмәгән мәсьәләләргә бу елда нокта куярга ашыга. Сез иске елны ничек озатасыз? Миңгол Галиев, Татарстанның халык артисты:
– Елны озатканда, киләчәк елга планнар белән янып йөрүем. Исән чагымда музыкаль театр өчен кадрлар булдырырга телим. Күптәнге хыялым – бөтен дөньяда талантлы татар балаларын барлап, җыр-моңга мәхәббәт уятып, милләтебезне саклап калу. Бу хыялларым тормышка аша башлады. Казанның 180нче гимназиясендә балаларны җыр белән тәрбиялибез. Константиновкадагы бакчамда өйдә җәйен-кышын чыршы тора. Ул түшәмгә беркетелгән, йөзтүбән эленгән. Җайлы, креатив, берәүгә дә комачауламый. Ә бакчамда ак чыршы үсеп утыра. Улым кайчандыр: «Бакчаның уртасына ук утырт син аны, төбенә утырып ял итәрсең», – дигән иде, чыршы үсте, төбенә утырып торырга вакыт кына юк.
--- |
Иң күп укылган
|