поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.12.2018 Спорт

"Татар көрәше калмаган икән инде. Җиткер минем бу фикерне, куркып әйтмим”

Район башлыгы призына узучы татарча көрәш ярышларына елның-елында без — ярышларны оештыручылар — ниндидер бер кайгыру катыш уйлану белән килә идек. Быел исә уйланырга вакыт та булмады кебек.

Беренчедән, ел башын татар көрәше дөньясында беренчелектә башлап, ел ахырын да җиңүләр белән тәмамлаудан башларыбыз әйләнсә, икенчедән, көрәш нигезләмәсенә зур үзгәрешләр кертү дә күңелләребезне тынычландырып җибәрде кебек. Һәм чыннан да, ярышлар башланганчы да, ярышлар барышында да бернинди гауга-тавыш чыкмады. Югыйсә, соңгы вакытта, хуҗа куша дип, теләсә кайдан – урамнан, читтән көрәшче җыеп, аларны вакытлыча пропискага керте, акчалар түләп көрәштерү модага кереп киткән иде. Аллага шөкер, быел монысына да чик куелды. Чынлап торып, егетләребез үз авылларының данын яклап, чын дәрәҗәдәге матур көрәш күрсәттеләр.
 
Аннан инде, кирәксә дә-кирәкмәсә дә, көрәшне аңласа да-аңламаса да, бертуктаусыз “акырып-бакырып” көрәшнең ямен җибәрүчеләрдән дә арынып киләбез, ахыры. Тамашачыбызның күплеге белән дә аерылып торды быелгы ярышыбыз. Авыллардан күп иде җанатарларыбыз. Билгеле, түрәләребезне дә әзрәк утырып көрәш карарга өйрәтә алсак, тагы да яхшы булыр иде әле. Аннан, ярышларыбызга ветеран-көрәшчеләребезне җыеп, аларның күңелен күрү дә матур традициягә әверелеп бара. Алар белән аралашу, хәл-әхвәлләрен белешу-үзе бер гомер. Кайберләре белән якыннан аралашып , яңа кертелгән кагыйдәләр турында фикерләрен дә ишетергә туры килде.
 
 
“Безнең замандагы татар көрәше калмаган икән инде. Билбау көрәше белән аралаштырып, бутап бетергәннәр көрәшне. Җиткер минем бу фикерне, куркып әйтмим”, — диде РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллин. Аннан соң да, бик күп элеккеге көрәшчеләрдән ишетергә туры килде миңа бу сүзләрне. Бик уфтанып кайтып китте ул ярышларыбыздан. “Нишлик соң… Татарстанның атказанган спорт остасы булып та, курше Мари Иленә чыксаң, син беркем түгел”, — дип үз фикерен җиткерде Рөстәм Рафис улы — районыбызның “спорт министры”. Аңлашыла, татар көрәшен дөньякүләм аренага чыгару өчен эшләнде инде бу хәлләр. Кыскасы, көрәшебез булган бу көнне районыбыз узәге чын спорт аренасына әйләнде дә куйды. Көрәш барган минутларда “Сабантуй” паркында “Чаңгы йорты” ачылып, 200 гә якын чаңгычы үз осталыгын күрсәтсә, “Дулкын” бассейнында беренче тапкыр йөзү ярышлары оештырылды. Шулай итеп, Балтачыбыз көне буе гөр килеп торды.
 
 
Әйткәнемчә, шатлыкларга тулы бәйгебез бүләкләүләрдән башланып китте. Башкалабыздан килгән олы кунакларыбыз, район башлыгы Рамил Нотфуллин беренче булып яшьләр һәм зурлар арасында Татарстан беренчелеген һәм чемпионатын откан көрәшчеләребезне, аларның тренерларын, аннан соң төрле Россия һәм дөньякүләм ярышларда җиңүчеләрне котласа, республика көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин районыбызга Марат Әхмәтовның котлавын җиткереп, яңа келәм һәм танылган көрәшчеләребез Ранил Габдрахманов белән Рөстәм Заһидуллинга исемле сәгатьләр бүләк итте. Аннан китте инде җыр-моң!
 
 
21 командадан җыйналган 125 көрәшче ике көн буена рәхәтләнеп бил алышты ичмасам. Көчле булды көрәше дә. Быел призларыбызның күләме дә башка еллардан югарырак булгангамы, аннан, келәмдә очраклы кешеләрнең булмавы да тәэсир иттеме, келәмнәребездән “утлар” чыгып торды. Көтелмәгән хәлләр дә булып алды. Әле безнең 100 килограмм үлчәү авырлыгында 17 пәһлеваннның бил алышуын беренче күрүебез. Хәтта авыр үлчәүдәгеләр дә 13 кешегә җыйналды. Чутайдан 156 килограммм үлчәү авырлыгындагы Рифкать Сәмигуллинның келәмгә чыгып басуы гына үзе ни тора. Алай да, аны да тәгәрәтүчеләр табылды. Әле энесе Рәдис тә булса, чутайлылар өчен менә дигән нәтиҗәләр була иде. Армия сафларында хезмәт итүче егетебез әзгә генә соңга калды. Ялга җибәргәннәр иде үзен. Кайтышлый ук, туры спорткомплекска керде Рәдисебез. Менә нинди була икән ул көрәшче каны.
 
Чутай димәктән, хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллинның абсолют батырга дип 100 килограммлы тәкә куюы да көрәшебезне бермә-бер күәтләндереп җибәрде. Бик кискен барды бу титул өчен көрәш. Яңгулдан Айрат Хәйруллин белән тагын да шул Чутайдан өметле яшь көрәшчебез Булат Вафиннарның бил алышы залны ничә мәртәбә урынынна кузгаткандыр, белмим. Шулай да тәкәне Айратка бирергә туры килде. Ничава, бик өметле егетебез әле Булат. Алыр әле тәкәсен дә!
 
Инде команда беренчелегенә килсәк, Кубок быел да хуҗасын үзгәртмәде, Яңгулда калды. Икенче урынга “Труд” җәмгыяте көрәшчеләре лаек булса, өченчегә Тимирязев исемендәге хуҗалык көрәшчеләре лаек булды.
 
 
Бу урында тагын бер күңелне сыкраткан хәлне әйтеп китми булмас. Узган ел икенче урынны яулаган Балтач шәһәр җирлеге көрәшчеләре җитәкчелек тарафыннан үзләренә тиешле игьтибар курсәтелмәгәнлектән, быел Балтач үзәгендә урнашкан төрле оешмаларга ялланып көрәштеләр. Сынатматмадылар алар! Киресенчә, үзләренең чын көрәшче булуларын тагын бер кат расладылар. Күбесе узган елгы җиңүләрен кабатлады, күңелләрендә генә җитәкчелеккә карата авыр хисләр калды.

Инде шәхси беренчелектәге җиңүчеләребез белән дә танышып узыйк.

60 килограммга кадәр— 1.Руфил Хәбибуллин/”Борнак”/ 2.Шамил Чевик/Казан/ 3.Дилус Нуриев/Тимирязев исем.хуҗ./

65 кг. 1.Илдан Әхмәтханов/”Яңа тормыш” 2.Ранил Ганиев/Тимирязев исем.хуҗ./ 3.Булат Хадиев/”Труд” /

70 кг. 1.Илназ Минмуллин/”Труд”/ 2.Айзат Гәрәев/”Сорнай”/ 3.Илнар Нәҗипов/”Арбор”/.

75 кг. 1.Фәннур Латыйпов/”Татарстан”/ 2.Илнар Муллахмәтов/”Яңа тормыш”/ 3.Рәдиф Гарипов/”Борнак”/

80 кг. 1.Ранил Габдрахманов/”Яңа тормыш”/ 2.Ранил Камалов /”Сорнай”/ 3.Раил Сираҗиев/сөт-май комбинаты/

85 кг. 1.Салават Әсхәдуллин/”Труд”/ 2.Рүзәл Гарипов/”Труд”/ 3.Нияз Галиев/Курмала/

90 кг. 1.Айрат Хәйруллин/”Яңа тормыш”/ 2.Рамил Зәйнетдинов/Тимирязев исем.хуҗ./ 3.Рамил Гарифҗанов/”Борнак”/

100 кг. 1.Булат Вафин/”Кызыл юл”/ 2.Ранил Сафиуллин/”Яңа тормыш”/ 3.Илсаф Рәфыйков/ Балтач коммуналь хуҗалыгы/

Авыр үлчәүдә- 1.Динар Фатыйхов/”Яңа тормыш”/ 2.Ранил Әскәров/”Труд”/ 3.Рифкать Сәмигуллин/”Кызыл юл”/
 

Нурзада САМИГУЛЛИН
Идел
№ --- | 26.12.2018
Идел печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»