поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.12.2018 Дин

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды 2019 елда берничә яңа проектка керешергә ниятли

Бу хакта “Ярдәм” хәйрия фондының 2018 елдагы социаль эшчәнлеккә нәтиҗә ясауга багышланган зур чара вакытында билгеле булды. Әлеге фонд президенты Илһам Исмәгыйлев хәбәр иткәнчә, киләсе елда фонд тарафыннан ике объектны төзи башлау көтелә.

Күпфункцияле дини “Сөләйман” комплексы, коляскада утырып йөрүче инвалидлар өчен комплекс һәм 5 күп балалы гаилә өчен торак

 
Күпфункцияле дини “Сөләйман” комплексы үз эченә зур мәчетне, Изге Коръәнне ятлау үзәген, кызлар өчен көндезге курсларны, социаль ашханәне алачак. Ә “Ярдәм” мәчете янында коляскада утырып йөрүче инвалидлар өчен комплекс төзү көтелә. Анда коляскада утырып һәм таякка таянып йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы авырулар өчен бөтен уңайлыклар булдырылып, тернәкләнү узу бөтен шартлар тудырылачак.
 
Шулай ук Кама Тамагы районында күп балалы гаиләләр өчен торак төзү буенча проект тормышка ашырылачак. Әлеге районнан 5 гаилә эш һәм торак белән тәэмин ителәчәк.
 
2019 елда “Ярдәм” фонды тарафыннан күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен биш тапкыр курслар оештыру көтелә. Шулай ук ишетмәүчеләр өчен һәм “Бер-беребезгә булышыйк” курслары да 3 тапкыр җыелачак. Тәрбиягә алынган балалар өчен “Гаилә учагы” йорты, Балтач районы Бөрбаш авылындагы малайлар өчен пансионат, “Ярдәм” мәчете карамагында Изге Коръәнне өйрәнү мәркәзе, эчкечелектән һәм наркоманиядән котылырга ярдәм итүче үзәк эшләп торачак, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән берлектә эш алып барылачак.
 
Тәфсир елында күрмәүчеләр өчен татар һәм рус телләрендә Коръән тәфсирләре
 
Яңалыкларның тагын берсе Татарстанда 2019 елны Тәфсир елы итеп игълан итү белән бәйле. Декабрь аенда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашкан Президиум утырышында шундый карар кабул ителде.
 
“Ярдәм” хәйрия фонды җитәкчелеге, мөфтинең инициативасын хуплап, “Бөтен кешегә дә – Коръән” дип аталган хәйрия марафонын башлап җибәрә. Әлеге марафон вакытында күрмәүчеләр өчен махсус эшләнгән әлифба – Луи
 
Брайль язуында рус һәм татар телләрендә Коръән тәфсирләрен (аңлатмаларын) чыгару өчен акча җыела.
 
"Ярдәм" (Помощь)” инвалидларга ярдәм күрсәтү үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова хәбәр иткәнчә, күрмәүчеләрнең дә Коръәнне аңлап укыйсылары килә. Ә Луи Брайль язуында басылган дини әдәбият җитәрлек күләмдә түгел. Шулай итеп, “Ярдәм” фонды, 2019 елда күрмәүчеләр өчен 3000 китап бастырып, республика китапханәләренә җибәрергә ниятли.

2018 ел нәтиҗәләре: РФ Президенты гранты, Татарстан Президенты премиясе һәм Балтач районында малайлар өчен пансионат, ишетмәүчеләрнең футбол командасы
 
Утырышта 2018 елда фонд тарафыннан алып барылган социаль эшчәнлеккә нәтиҗәне “Ярдәм” фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов ясады. Узып баручы елдагы мөһим вакыйгалардан ул күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү буенча Россия Президентын грантын отуны, Татарстан Президентының республикадагы гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен премиягә лаек булуны, Балтач районы Бөрбаш авылында малайлар өчен пансионат ачылуны атап үтте.
 
2018 елда “Игелекле Казан” проекты белән хезмәттәшлек кысаларында “Ярдәм” фонды махсус автобуста торыр урыннары булмаган, мохтаҗ кешеләрне кайнар ризык белән сыйлады. Бу эш киләсе елда да дәвам итәчәк.
 
Меценатлар көче белән футбол кыры өр-яңадан ясалды. Хәзер ул заманча таләпләргә туры килә һәм инвалидларга спорт белән шөгыльләнергә – футбол, волейбол, баскетбол һәм теннис уйнарга мөмкинлек бирә.
 
Узып баручы елда ишетмәүчеләр һәм начар ишетүче яшьләрдән “Ярдәм” футбол командасы тупланды. Авырулары көчле булуга карамастан, безнең команда шәһәрнең футбол лигаларында алдынгы урыннар яулый.
 
“Ачык йөрәкләр” фонды теләктәшлеге белән, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен, Казанда беренче инклюзив уен паркы ачылды. Әлеге паркта балалар мәйданчыгы һәм өлкәннәр өчен тренажерлар зонасы бар.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 26.12.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»