поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.12.2018 Матбугат

“Татарстан хәбәрләре”н алып баручы Айгөл Бәдретдинова: Өйгә йокларга гына кайтам

“ТНВ” каналында “Татарстан хәбәрләре”н алып баручы Айгөл Бәдретдинова экраннан бик җитди, хәтта бераз усалрак та күренә. Әмма тормышта ул гади һәм йомшак күңелле.

— Әгәр һөнәр алыштырырга дисәләр, коткаручы яки хайваннарны яклаучы булыр идем. Ярдәм көткән кешеләр яныннан узып китү бик авыр. Кызганыч, барысына да булышу мөмкин түгел шул, — ди Айгөл. — Тылсымлы көчем булса, бөтенесен дә сәламәт һәм бәхетле итәр идем. Күпләр бәхетсез булганга усаллана, негатив тарата. Мин һәрнәрсәдә рухый гармония яклы. 
 
— Айгөл, нәни чагыңны искә төшерик әле. 
— Казанда тудым... Күп вакытны авылда, әни ягында үткәрергә тырыштым. Бөтен балачак хатирәләре, күңелле һәм иң бәхетле мизгелләр Аксубай белән бәйле. Кечкенә вакытта, малайлар кебек, бик шук һәм хәрәкәтчән идем. Шуңа да гел кызык хәлләргә эләктем. Агач ботагында эленеп калу, турниктан егылып төшү, әни кер чайкаганда, көзге суыкта кием белән инешкә чуму...

— Телевидениедә хезмәт юлы нинди тапшыруда башланды? 
— Журналистика һәм социология факультетының II курсында укыганда, практика узарга телевидениегә килдем. Әлбәттә, ике куллап көтеп торучы булмады. Шуңа карамастан, “ТНВ”да эшләргә теләүче, үз һөнәрен ихлас яратучыларга һәрчак юл ачык. Иң мөһиме — тырыш, үзсүзле, үткен булырга, тик шул ук вакытта үз урыныңны белергә, ягъни олылар, тәҗрибәле журналистлар тәнкыйтен аек акыл белән кабул итәргә. Бу — яшьләргә киңәшем. Шуларны үтәвем аркасында телевидениедә калдым да. Башта “Хәерле иртә!” тапшыруында видеосюжетлар эшләргә өйрәндем, үзем текст язу, тапшырулар төшерергә чыгу, текст уку... — нечкәлекләре күп. Кайчак төнге сәгать 12 гә кадәр сюжетлар монтажлап утыра идек. Барысы да кызык булды. 3-4 елда күп нәрсәгә төшендем. Эфирда беренче күренүем дә “Хәерле иртә!”дә булды. Иртән тамашачыны һава торышы белән таныштыра башладым. Соңрак “Һава торышы”н алып барырга тәкъдим иттеләр. “Татарстан хәбәрләре”нә кастинг игълан ителгәч, шунда бардым. Анда бөтенләй башка тормыш башланды: җаваплылык та зур, тематика да башка, шуңа өстәп туры эфир... 
 
— Эштән тыш, нинди кызыксынуларың бар? 
— Сәяхәт итәргә яратам. Мөмкинлек булган саен, каядыр барырга тырышам. Кызганыч, әлегә сәяхәтләр елга бер чит илгә чыгу белән чикләнә. Мөмкинлегем булса, гел кайтып кермәс идем. Быел октябрьдә Төркиянең Фетхие курортында ял иттек, анда бару әнинең теләге иде. Бик ошады. 
 
Атнага ике мәртәбә спорт белән шөгыльләнәм. Китап укырга яратам, әмма соңгы арада буш вакыт табып булмый. Китап уку хоббидан хыялга әйләнде бугай инде. Ден Браун әсәрләрен яратам. Миңа тарих, борынгы чорлар рухы, яшәү рәвеше кызык. Соңгы укыган китабым — “Зөләйха күзләрен ача” романы. 
 
Пешерергә яратам. Ашыгып, тиз генә дип түгел, ә тәмен белеп, рәтен китереп һәм якыннарга ошарлык итеп. Ризыкларны ресторандагыча, өстәлгә куеп, матур савытларга салып... — кыскасы, бу эш ошый. Ләкин өйгә йокларга гына кайтам. Шуңа ашарга пешерү дә хобби булып кала (елмая)...

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 25.12.2018
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»