|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2018 Мәдәният
Исламия Мәхмүтованың тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган күргәзмә ачылды (ФОТО)Исламия Мәхмүтованың 75 яшьлек юбилее уңаеннан театрыбызда артистканың тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган – “Тормышымның матур мизгелләре” дип аталган күргәзмә ачылды. Театрыбызның күргәзмәләр залында музей мөдире – Розалия ханым Чабатова тырышлыгы белән Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтованың тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган – “Тормышымның матур мизгелләре” дип аталган күргәзмә килгән кунаклар, тамашачылар игътибарыннан читтә калмый. Биредә артистка башкарган рольләрдән костюмнар, фотографияләрның бер өлеше генә урын алса да, алардан Исламия ханымга хас җылылык, нур үзенә тартып тора.
Биредә шулай ук, артистканың газета-журнал битләрендә басылган интервью-мәкаләләрен, ул катнашкан спектакльләрнең буклет-программаларын һ.б. кызыклы материалларны күрергә, алар белән якыннанрак танышырга мөмкин.
Иң мөһиме, Исламия ханымның 75 яшьлек юбилее хөрмәтеннән “Аярис” – биографик интервью Фондында яздырылган әңгәмәне теләгән һәр кеше карый ала!
--- |
Иң күп укылган
|