|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2018 Авыл
"Авыл халкын өметсезлек, киләчәккә куркып карау баса"Авыл кешесе тамагын туйдыручы, йортына азмы-күпме акча кертергә ярдәм итүче сыерыннан мәхрүм калса, аны нинди уйлар баса дип уйлыйсыз? Дөрес, өметсезлек, киләчәккә куркып карау. Соңгы елларда дәүләт авыл халкы өчен бик файдалы законнар чыгарды. Беренчесе – сыер, кәҗә асраган шәхси хуҗалыклар өчен субсидия. Ул әллә ни күп булмаса да, ярап тора, халык күңелендә киләчәккә өмет уята иде. Ләкин шуның артыннан ук сөт бәяләре кинәт арзанайды. Бик кыенлык белән булса да монысына да күнегеп килә идек кебек, инде өстебезгә бөтенләй көтелмәгән бәла ишелде – хайваннарда лейкоз барлыкка килде. Бездә генә шулай түгел инде, әлбәттә. Лейкоз дигән чирнең безнең якта күпләп таралганы юк иде әле. Менә килеп җитте. Соңгы кан тикшерү вакытында шактый хуҗалыкта шушындый чирле сыерлар барлыгын ачыкладылар.
Лейкоз – кан чире. Аның белән авырган сыер сөтен бары тик кайнатып кына эчәргә, кулланырга ярый. Хуҗалыклардан инде берничә сыерны мәҗбүри рәвештә җыеп, сугымга озаттылар. Иң күңелсезе шул – чирле сыер урынына икенчесен бирмиләр, кечкенә бозауга гына җитәрлек акча гына тәкъдим итәләр. Болай да нык кимеп баручы сыерлар саны бөтенләй бетү ягына тагын бер зур адым атлады.
Сыерлары алынган хуҗалар яңасын булдырырга теләрләрме-юкмы – билгесез. Миңа калса, юктыр, чөнки сыер асрау инде болай да кыйммәткә төшә башлады бит, аннан авылның да яшьлеге артта кала бара, яшьләр бик аз. Куркыныч юлга кереп барышыбыз. Шәһәрдә җиңел тормыш көтми яшьләрне, ни дип ашкыналардыр таш стеналар арасына, кысанлыкка – белгән юк. Шәһәрдә кеше күп булса да, чынлыкта һәр гаилә ялгызлыкта яши бит. Өйдән – эшкә, эштән – өйгә. Шулай яшәүнең ни кызыгын табалардыр? Авыл тормышы авыррак булса да, барыбер күңеллерәк. Авылларны ничек тә саклап калырга кирәк.
Элеккерәк елларда авыл хуҗалыгы каты контрольдә иде. Хәзер исә һәр җирдә заманча үләксә базлары, күп кенә авылларда ветеринария пунктлары ачылды, ә йогышлы чирләр таралганнан-тарала бара. Табигатькә карата эшләгән этлекнең, иртәме-соңмы, әйләнеп кайтасы билгеле бит инде, югыйсә. Бер генә нәрсә ачык: тиздән ясалма сөткә тулысы белән бәйлелектә калачакбыз. Аннан соң инде чын ит тә төшләргә генә керәчәк. Эреле-ваклы фермер хуҗалыклары ышанычлы түгел, чөнки алар бүген бар, иртәгә – юк. Бүген гөрләп эшли ул, ә икенче көнне карыйсың – инде бөлгенлеккә төшеп, банкротка чыккан, сыерлары, кредит түләү өчен, сугымга озатыла. Ил буенча меңләгән фермер хуҗалыклары көн эчендә таралып бетә. Яңаларын да шул ук хәл көтә. Көн саен диярлек күтәрелүче ут, су, газ, ягулык бәяләре дә бу эштә зур роль уйный. Өзлексез бәйләнеп торган төрле оешмаларның (янгынчылар, салым инспекторлары, санэпидстанцияләр) таркатуга керткән өлешләре әйтеп бетергесез.
Бер авыру икенчеләрен, өченчеләрен тудыра һәм алар малларны күпләп юк итүгә китерә. Чума, дуңгыз, кош грипплары, себер язвасы, котыру чирләре, лейкоз... Бу чирләргә каршы вакцинаны да вакытында ясыйлар инде, югыйсә, ничек шулай тарала – һич аңларлык түгел. Әлеге дә баягы гаеп үзебездә дә бар: чисталык, тәртип, үз артыбыздан тиешенчә җыештыру җитеп бетми, кая карама чүп, үләксә ауный бит. Чүпләрне хәтта зират янына аударучылар да бар. Безне тәртипкә берни дә өйрәтә алмас кебек инде...
Сыйлы көнең сыер белән дип халык белеп әйтә. Әгәр биш кешелек гаилә ике-өч сыер асрый алса, күпчелек төр азык- төлек белән гаиләсен генә туендырып калмый, үзеннән арткан сөтне, итне сатып, гаиләгә күпмедер акча да кертә ала. Һәрхәлдә, алдагы елларда шулай иде. Сөттән генә 20 төрдән артык ризык ясап була: каймак, эремчек, сыр, катык, әйрән, акмай, сарымай, корт, брынза, кефир... Әле болардан тагын ничәмә-ничә төрдәге ризык әзерләп табын төрләндерергә мөмкин. Ит, эч-баш-аяк турында сөйләп тә утырмыйм. Һәм менә хәзер шулардан әкренләп мәхрүм калып киләбез бит.
Мин үзем оптимист кеше, ләкин соңгы елларда авыл хуҗалыгы өстенә бер-бер артлы ябырылып килгән авырлыклар мине нык борчый, куркыта башлады.
Чыгу юлы күп, тик, миңа калса, югарыдагылар моны күрергә дә, нәрсәдер эшләргә дә ашыкмыйлар кебек. Хәтта ясалма авырлыклар тудыралар сыман. Һәрхәлдә, сөт бәяләре белән шундый хәл. Авыл халкына бүген беркайчан да булмаганча ярдәм кирәк. Яшьләрне авылга тарту өчен эшләнгән, кабул ителгән программалар камил түгел. Адреслы, гарантияле яңа законнар, программалар кирәк.
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.
--- |
Иң күп укылган
|