|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.12.2018 Мәдәният
Камал театрында "Бию пәрие" спектакленең премьерасы узды (ФОТО)Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында "Бию пәрие" спектакленең премьерасы узды. Спектакльнең авторы һәм режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Сергей Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов, балетмейстер - Сәлимә Әминова. Премьераны шулай ук 2, 3 январьда, 2 һәм 3 февральдә күрергә мөмкин.
Спектакль хакында:
“Бию пәрие” спектаклен кую идеясе Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахмановның юбилей кичәсе өчен куелган тамашадан соң туды.
Популяр артист гадәти форматтагы юбилей кичәсе белән генә чикләнмичә, драматург, режиссер Илгиз Зәйниевтән гомерен биюгә багышлаган кеше турында кыска гына пьеса язып, аны сәхнәгә куюын сорады. Тамаша уңышлы килеп чыкты. Алай гына да түгел, күп санлы тамашачылар, уңай фикерләрен җиткереп, спектакльне репертуарга кертүне сорадылар. Зәйниев пьесага яңа сәхнәләр өстәп язды һәм җәй көне репетицияләрне башлады.
Озак еллар югалып торганнан соң туган шәһәренә үз сәнгатенә генә табынучы биюче Сәяр Рәмиев кайта. Анда ул яшьлек мәхәббәтен очрата, яңа буын биючеләр белән таныша, үзе өчен мөһим хакыйкатьләрне аңлый. Авторның тирән фикерләре спектакльдә биюләр белән баетылган музыкаль комедия формасы аша җиткерелә.
--- |
Иң күп укылган
|