|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2008 Җәмгыять
ИНКУБАТОР ЧЕБЕШЛӘРЕХәзерге яшьләр либераль карашлы дибез, үз сүзле, үз фикерле буын үсеп килә дип мактанабыз. Ә төптән уйлап карасаң, бу сүзләр дөреслеккә туры килә микән соң? Әйтик, моданы гына алыйк. Теге яки бу свитер, чалбар, кроссовки модага керә икән - бөтен яшьләр шуны кия башлый. Әлбәттә, мода дигән нәрсә һәр илдә һәр заманда булган һәм булачак. Тик цивилизацияле илләрдә ул кием сайлауда бер тенденция кебек кенә кабул ителсә, безнең илдә эпидемия хәленә җитә. Гафу итегез, башка сүз таба алмыйм, бу чыннан да эпидемия! Моннан бер ике-ай элек үзәк телеканалларның кайсын кабызма - бар кеше ромбиклы свитердан киенгән булыр иде. КВН карап утырам: сәхнәдәге үткен телләр дә, залдагы тамашачы да ромбиктан. Масляков кына костюмнан, валлаһи. Әһә, минәйтәм, бер-ике атнадан Казанга да килеп җитәчәк бу. Әйткәннәрем рас килде. Бүген Бауман урамыннан бер үтсәгез, ике кешенең берсендә ромбиклы свитер булыр. Картинаны көннәр җылыту гына бераз бозды - яшьләр блузка, футболкага күчтеләр. Шунысын аңламыйм: ни өчен яшьләр бер-берсенә охшарга тырыша? Ни өчен алны-артны күрмичә модага иярә? "Инкубатор чебешләре" булып йөрү ошый микәнни соң аларга? Ярты Казан кигән киемне алырга дип хәләл акчаңны ничек чыгарып салмак кирәк? Ә бит араларында креатив фикерле талантлы кешеләр дә бик күп. Әллә бу ромбиклар бәхет китерә торган бер-бер билге микән? Бәлки, мин генә аңламыймдыр? Аңлатып бирегез! Хәтерләсәгез, бер-ике ел элек ирләр арасында шәфталу (персик) һәм алсу төстәге күлмәкләр модага кергән иде. Эпидемиянең иң зур колач җәйгән вакытында бер туйда булырга туры килде. Мәҗлескә килгән кунакларның яртысы булмаса өчтән бере "соңгы мода" буенча киенгән иде. Күрәсең, алар бу туйга барганда үзләрен бик заманча кеше итеп күрсәтәселәре килгәндер. Мәҗлестә охшаш киемле ике хатын-кыз очрашса, бик күңелсезләнәләр бит. Димәк, бу туйдагы унбишләп ир-ат ким дигәндә елап өйләренә кайтып китәргә тиеш иде...
Данил СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|