поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.12.2018 Спорт

16 яшеннән югары лига өчен уйный

9 - 16 декабрьдә Канаданың Боннивил шәһәрендә Россия, Америка Кушма Штатлары, Чехия, Канада һәм «Канада Көнчыгыш» яшүсмерләр (юниор) хоккей командалары арасында Дөнья кубогы өчен турнир уздырылды.

Россия командасы старт матчында ук «Канада Көнчыгыш» командасын 3:5 исәбе белән тар-мар итте. Группа этабының икенче уенында да алар Чехия хоккейчылары белән очрашып, 2:4 исәбенә җиңү яуладылар. Бу уенда гол кертүчеләрнең берсе – безнең Самара шәһәрендә туып-үскән, “Яктылык” татар мәктәбендә укыган Таһир МИНГАЧЕВ булуы Самара татарларында зур горурлык хисе тудырды. Редакциягә берничә кеше шалтыратып, аның турында язып чыгуыбызны соралдылар. Таһир карьерасындагы беренче зур җиңү Хоккейчылар көненә дә туры килгәнлектән, аңа беренче биттә урын бирүебез гаеп булмас, дип уйлыйбыз.
 
Унҗиде яшьлек Таһир бүген Самараның Энергетика техникумында укый. Ә мәктәптә аның беренче укытучысы Рәмзия Гермус кызы Зарипова булган. “Дүрт яшеннән улымның башында тик хоккей гына иде. Рәмзия апасы, хәлебезгә кереп, аны күнекмәләргә җибәргәләде. Ә югары сыйныфларда укыганда, класс җитәкчебез физкультура укытучысы булганлыктан, спорт безнең тормышка тәмам кереп оялады, - дип сөйли Таһирның әнисе Альмира Мингачева. - Гомумән, безнең гаиләне спорт командасы дип атарга да була. Олы улыбыз Альмир - балачактан футбол җене кагылган спортчы. Вакытында ул “Крылья Советов” футбол командасының икенче составында уйнаган иде. Кызганычка, җәрәхәтләнү сәбәпле, әлегә командадан китеп торырга мәҗбүр. Ләкин футболны ташламый, командага кабат кайту турында хыяллана.
 
Ә төпчегебез Алмаз абыйсы Таһир артыннан бара. Алар икесе дә “Комета” хоккей клубында тренер Валерий Додаевта шөгыльләнәләр”.
 
...Үткән сезонның апрелендә Мингачев “Комета-Юниор” клубында уйнаучы берничә иптәше белән “Кубок Тольятти” турнирында ЦСК ВВС командасы өчен чыгыш ясый. Таһир керткән гол һәм шайбаны уңышлы тапшыруы аркасында команда беренче урынны яулап ала. Ә мартта, Россия җыелма хоккей командасы Латвия җыелмасы белән уйнаганда, ул шулай ук гол кертә. Яшүсмерләр Хоккей Лигасы беренчелегендә дә Таһир үзен иң яхшы һөҗүм итүче дип таныта һәм ЦСК ВВС хоккей командасына алына.
 
Таһирның тренеры Валерий Додаев: “Югары лигага барып җиткән Таһир белән чиксез горурланам. Җиде яшендә беренче мәртәбә килеп кергәнен хәтерлим - кечкенә генә, ябык кына иде. Ләкин ихтыяр көче, үз-үзен жәлләмичә эшләргә теләге зур булды. Гаиләсе дә тотрыклы, ныклы тәрбия бирде. Бигрәк тә Альмира ханымның йогынтысы сизелә иде”, - дип сөйләде.
 
Канаданың Бонневиль шәһәрендә узган Бөтендөнья кубогы өчен ярыш баштан ук безнең яшүсмерләр командасы өчен бик яхшы барды. Хәтта ярымфиналда Чехия командасын 4:1 исәбенә җиңеп, финалга чыга алдылар. Ахыргы уенда гына Америка Кушма Штатлары командасы көчлерәк булып чыкты (хәер, аларның яше дә бер елга артыграк – унтугыз) һәм беренчелекне алуга иреште. Ә ЦСКА ВВС яшүсмерләренә әлегә көмеш медальгә риза булып торырга туры килә.
 
“Россия җыелма командасы составында шундый дәрәҗәле ярышта катнашу һәм көмеш медаль яулап алу Мингачев өчен генә түгел, гомумән, Самара хоккее өчен зур уңыш. Моңа кадәр Самара хоккейчыларының Югары лигада уйнап, җиңүләргә ирешкәннәре булмаган иде әле!” - дип язылган Самара ЦСКА ВВС сайтында.
 
Татарлар булдыра бит!
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 21.12.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»