поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.12.2018 Киңәш-табыш

“Хуҗабикә” Яңа елга әзерләнә

Бу юлы районара “Ак калфак” оешмасының бер бүлекчәсе - Яндавишча клубы каршында эшлəп килүче “Хуҗабикə” клубының эшчəнлеге белəн таныштырып үтəбез. Бу клубның оешканына əле бер генə ел булса да, алар бик актив эшлилəр, унлап хатын-кыз даими җыелып, берсе нинди булса ризык пешерү буенча мастер-класс уздыра.

Əлбəттə, милли ризыкларга өстенлек бирəлəр. Чəк-чəк, кыстыбый, бəрəңге яккан табакүмəч һ.б. күптөрле ризыклар пешерү буенча мастер-класслар уздырганнар инде. Аш пешерү белəн генə чиклəнмилəр, үзара арал шалар, өй хəллəрен сөйлəшəлəр, бер-берсенə киңəш бирəлəр, төрле проблемаларны хəл итү юлларын табалар. Пешергəн ризыклары белəн бергəлəп чəй эчкəндə була инде бу сөйлəшүлəр, җырлап та алалар шул арада.

ХУҖАБИКƏнең оештыручысы һəм җитəкчесе – иң актив аккалфакчыларыбызның берсе, клуб мөдире Надирə Сəйфетдинова. Декабрь аенда узган чираттагы утырышлары бераз үзенчəлекле булды, анда алар Яңа ел табыны-на куелачак ризыкларын əзерлəп китереп, бер-берсенə тəкъдим иттелəр, рецептлар белəн уртаклаштылар. Бүген без сезгə дə, хөрмəтле хуҗабикəлəр, Яндавиш- ча алмайлары əзерли торган ризыкларны тəкъдим итəбез, бəлки, кайберлəре сезнең бəйрəм табы- нында да урын алыр.
 
“Хуҗабикə”нең иң өлкəн əгъзасы – Хасəнə апа ЛАТЫПОВА. Ул гомер буе колхозда эшлəгəн, дүрт бала үстергəннəр, биш оныгы, бер оныкчыгы да бар инде. Ике баласы гаилəлəре белəн башкалада яшилəр, берсе Рбишчада, төпчек улы əлегə əнисе янында. Бала-оныклары əнилəре пешергəн һəр ризыкны яратып ашый, ə инде иң яратканнары – бəрəңге бөккəне икəн. “Əни, берни кирəкми, шуны гына пешер безгə, дилəр балаларым, əллə нинди тəм-томнардан да өстен күрəлəр шул бəрəңге бөккəнен”, - ди Хасəнə апа. Аны ул гади пəрəмəч камырыннан эшли. Ə эчлеге – сөт, ак май белəн изгəн бəрəңге боламыгы (пюресы) һəм аңа карабодай лачаулары (гречневые хлопья) куша. Лачауларны алдан пешерергə кирəкми, кайнар бəрəңгегə салып болгагач, алар йомшара, аннары мичтə бөтенлəй пешəлəр. Бу бəрəңге бөккəне өйдəге каймак белəн бик тəмле була икəн. “Минекелəр əлдə аны кайнарлата сөт белəн ашарга яраталар”, - дип уртаклашты Хасəнə апа.
 
Наҗия ХƏСƏНОВА бəйрəм кичне гаилəсе өчен бүтəн ризыклар белəн беррəттəн мантый пешерə. Аны ничек итеп эшлəргə икəнне һəр хуҗабикə белə, шулай да һəрбересенең үз сере бардыр, Наҗия дə шул сере белəн уртаклашты. Ул мантының эчлегенə кинза, куркума кебек тəмлəткечлəр дə куша икəн һəм бераз үзенчəлекле, əмма бик тəмле килеп чыга. Өч баласы, дүрт оныгы өчен əнилəре пешергəн ри- зыктан да тəмлерəге юк инде. Шулай ук бар яктан да уңган Наҗия авыл халкына да мəҗлеслəргə камыр ашлары пешерүдə ярдəм итə, казлар йолку, өй юу кебек эшлəрдə дə аңа тиңнəр юк икəн.
 
Ирадə ХӨСƏЕНОВА “Хуҗабикə”нең иң актив əгъзаларының берсе. Ул җирле мəктəптə башлангыч классларны укыта, төп хезмəте күп көч талəп итүгə карамастан, җан шөгыленə вакыт таба һəм бер генə утырышны да калдырмый. Менə бу юлы да тыгыз мəктəп эшендə вакыт табып,
 
килеп китте клубка. Бу уңган ханымның барлык ашлары телеңне йотарлык була, Яңа ел табынына да ул ире һəм ике улы, ял көннəрендə килеп- китеп йөргəн күп санлы кунаклар, туган-тумача өчен күп тəм-томнар əзерли, ə инде барысы да яраткан “коронный” ризыгы – холодец. Аны ул күбрəк атныкын эшли һəм күбесе хуҗабикəлəр кебек сай савытларга салмый, тирəн савытта биек итеп эшли, формасы белəн тортны хəтерлəтə. “Кайчак сеңерле ит азрак булса, бераз желатин кушарга мөмкин”, - ди Ирадə.
 
Йолдыз НƏБИУЛЛИНА – дүрт бала əнисе, оныклары да берничə инде. Бу матур җырлаучы ханым аш-суга да, бигрəк тə камыр ашларына уңган. Табын күрке булган кош теле аларда Яңа ел табынын да бизи икəн. Аны ул ромб формасында кисеп, уртасында тишек ясый һəм бер читен шуннан уздыра, үзенчəлекле, матур формалы, чын-чынлап кош телен хəтерлəткəн ризык килеп чыга.
 
Аның кызы Рушания МУСИНА да əнисенə охшаган уңган-булган яшь ханым. Ул клубта хезмəт итə, өч баласы да булуга карамастан, барысына да өлгерə. Яңа ел табынына күптөрле ризыклар əзерлəсə дə, традицион «Оливье” салатына өстенлек бирəлəр. Əмма аңа ул озынча нəзек итеп туралган помидор да куша. Шулай эшлəп карасагыз, үкенмəссез, бер төрле үзенчəлекле тəме булган бу иске яңа салат якыннарыгызга да ошар дип белəм. “Без туарлар, кош-корт асрыйбыз һəм бөтенлəтə мичтə кыздырылган үрдəк шулай ук Яңа ел табынының традицион ризыгы”, - ди Рушания. Аның тагы бер яраткан шөгыле бар – ул кул эшлəренə бик оста, пластилиннан, бүтəн материаллардан матур-матур əйберлəр эшлəп чыгара, матур итеп рəсем дə ясый.
 
Гөлсинə УМЯРОВА җирле райпо кибетендə сатучы булып эшли. Эше шулай ук мəшəкатьле булса да, өлгер ханым гаилəсен, якыннарын кунак итəргə, сыйларга ярата. Ə Яңа ел кичне табын уртасында тутырылган каз була алар йортында. Эчлеккə Гөлсинə алма, пешерелгəн дөге ярмасы куллана, каз түшкəсенең эченə-тышына тəмлəткечлəр сөртə. Каз бит зур, аны мичтə аз дигəндə ике-өч сəгать пешерергə кирəк һəм өсте кипмəсен өчен ул аны махсус пакетка тыгып пешерə, алар хəзер һəр кибеттə диярлек сатыла.
 
Инде “Хуҗабикə”нең хуҗабикəсе Надирə СƏЙФЕТДИНОВАга да чират җитте. Надирə - безнең газетаның якын дусты, даими хəбəрчебез, иң актив аккалфакчыларыбызның берсе. Клубта ул бербуйлый нинди генəме чара уздырмый, барысы турында да диярлек яза килəбез. Ул шулай ук гаилə учагын саклаучы уңган хуҗабикə, тугры хатын, өч улына яратучан əни, оныкларына ягым- лы əбекəй. Надирə төрле салатлар əзерлəргə ярата, кайберлəрен үзе дə уйлап чыгара, я булмаса билгеле салатларга бүтəн ингредиентлар өсти. Шуларның берəрсен сезгə дə тəкъдим итəбез. Фасоль салатына бер банка фасоль, 1 татлы борыч (кызыл төстəгесе), 1 кап краб таякчыклары яисə ите, 150-200 г каты сортлы сыр кирəк. Борычны, таякчыкларны турарга, сырны эре тишекле кыргычта кырырга, тəменчə сарымсак салырга һəм барысын бергə майонез белəн болгатырга. Бик тəмле ананас салатын əзерлəр өчен 1 банка консервланган ананасны шакмаклап турарга, бераз сыр
 
кырырга, тəменчə сарымсак өстəргə һəм майонез белəн болгатырга кирəк. Күргəнегезчə, үтə гади, əмма бик тəмле салатлар килеп чыга.
 
Ə инде ул тəкъдим иткəн торт - бəйрəм алды ыгы-зыгысында чын-чынлап “палочка-выручалочка”. Барыгыз да кибеттəн балык формасындагы кечкенə коры печенье алганыгыз бардыр. 300 г шул печеньены вак шакмаклап туралган 4 банан, 1 стакан шикəр комы, 500 г 20 процентлы каймак белəн болгатырга, тирəн савытның эченə гади целлофан пакеты җəеп, савытның төбенə, ян якларына нəзек итеп телемлəп киселгəн киви тезəргə һəм əзер массаны салып, пакет белəн өстен капларга да, 7-8 сəгатькə суыткычка куярга. Аннары пакетны ачып, савытны өстенə тəлинкə куеп капларга һəм пакетны алырга. Искиткеч тəмле торт була. Киви телемнəрен чыршы формасында киссəгез, Яңа ел торты əзер!
 
Менə шундыйуңганхуҗабикəлəряшиЯндавишчада. Алар барча газета укучыларга Яңа ел телəклəрен җиткерүебезнедə үтенделəр. Бездə аларны, алар йөзендəбарча уңган-булган алмайларны, туташларны килəчəк Яңа 2019 ел белəн котлыйбыз! Тормышларыгыз тыныч, гаилəлəрегез имин, табыннарыгыз мул булсын, хөрмəтле остабикəлəр!
 
Сəхифəне Наилə Жиһаншина əзерлəде.

---
Туган як
№ --- | 21.12.2018
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»