поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.12.2018 Шоу-бизнес

“Эш юк, ипи белән сөт алырга да акча калмады” – Лилия Хәйруллина нинди бурычлар турында сөйли?

“Әти өйдә булмаганда мендәргә капланып тавышсыз гына елый иде әни. Күз яшьләрен миңа күрсәтәсе килмәгән аның. Кечкенә булсам да шуны аңлап, ул елаган якка чыгарга куркып бер урында посып утыра идем”, дип Лилия Хәйруллина ни өчен үз гаиләсен халыкка күрсәтмәве турында сөйләгән.

 – 90нчы елларда әнинең бик популяр чаклары бар иде. Концерт арты концерт, өйгә кайтып та кермәдек. Калдырыр урыннары булмагач мине гел ияртеп йөрделәр. Җырчы кызларга ирләрнең күзләре төшә шул. Гомумән, сәхнә кешесенә, җырчыларның тормышына кызыгучылар күп. Җитмәсә ул чакларда әнинең әллә ничә көн рәттән тулы заллар җыя торган яшь, чибәр вакыты, өстәвенә танылган җырчы! Шуннан бервакыт тик торганда әнинең бите бозыла башлады. Хәле начарланды, йөзе көннән көн ямьсезләнә. Бу нинди авыру соң? Әни урамга чыгып, кеше күзенә күренә алмас хәлгә җитте. Битен кулъяулык белән каплап йөри башлады. Бармаган табиб, йөрмәгән әби калмады. Оештыру эшләре, төркем өчен җаваплы кеше булгач, алдан планнаштырган бөтен концертларны кичектерде әти. Чөнки ул хәлдә әнине кешегә күрсәтеп булмый иде. Күз алдына гына китерегез, гомер буе сәхнәдә кеше алдын эшләгән кешенең, бер вакыт юкка чыгуын. Бу чорны әни авыр кичерде. Әти өйдә булмаганда мендәргә капланып тавышсыз гына елый иде. Күз яшьләрен миңа күрсәтәсе килмәгән инде аның. Кечкенә булсам да шуны аңлап, ул елаган якка чыгарга куркып бер урында посып утыра идем. Әни бүтән сәхнәгә чыгып җырлый алмас, хәзер шулай яшәячәкбез кебек иде. Берничә елдан соң гына үз хәленә кайтты әни. Бозым ясаган булганнар.

– Шикләнгән кешеләре бар идеме?

– Хәзер алары ук истә калмаган. Билгеле кеше дип беләм. “Бик хәлле ирнең хатыны бозым ясаган. Ирен көнләшә”, дип бер күрәзәче әйкән. Шул бозымны чыгарганнан соң гына әни үз хәләтенә кайта башлады. Күрәзәчегә барма, дисәләр дә, башыңа төшсә ышанмас җиреңнән ышана башларсың. Болар барысы да минем күз алдымда булды. Инстаграмга гаиләләрен, балаларын бөтен байлыкларын күрсәтеп фотолар куйган җырчыларга аптырыйм. Халык болай да сәхнә кешесенең тормышын тикшереп, теге шуның белән йөри икән, бу эчә икән үзем күрдем, дип гайбәт таратырга гына тора. Кешенең матур тормышыннан, байлыгыннан, бәхетеннән көнләшеп начарлык теләп караучы явыз кешеләр бик күп. Бигрәк тә сәхнә кешеләре сакланырга тиеш. Әти белән әнинең тормышы минем өчен мисал булды.

– Аңлавымча, сезнең гаиләдә төп табыш китерүче кеше әниең булган. Ул концертларга йөрми башлагач нинди акчага яшәдегез?

– Ансы бөтенләй башка проблемага әйләнде. Әни җырчы кеше булгач, акча табучы да ул була инде. Бөтен эш әти өстендә булса да, әти әни урынына чыгып җырлый алмый бит! Гаиләбез өчен чыннан да авыр чор башланды. Концертлар туктагач, иң беренче булып әнинең төркеме таралды. Эш юк, ипи белән сөт алырга да акча калмады. Бурычларга батып беттеләр.

– Әгәр “Адәм белән һава” тапшыруына чакырсалар нишлисең?

– Кем, кайда гына чакырса да мин беркайчан да гаиләмне күрсәтмәячәкмен. Чөнки гаилә изге әйбер. Минем гаиләмне югалтасым, ирем белән икебез арасына кеше кертәсем килми. Тыныч яшисең килсә, гаиләңне кеше күзеннән сакларга кирәк.

– Лилия, социаль челтәрләрдә сиңа төрле хатлар килә. Начар сүзләр язучылар да күп. Шуларны укыгач кәефең төшәме?

– Мин критиканы кабул итә беләм, бер кемгә дә ачуым килми. Белмим, минем холкым әтигә охшаган, кешеләргә үпкәли алмыйм. Әти миңа “Кешеләргә яхшы кара, сиңа кагылсалар да начарлык кылма”, дип әйтә иде. Шул сүзләре аңга сеңгән, күрәсең.

– Әтиеңнең киңәшләрен тотып яшисең, димәк?

– Соңгы арада еш искә алам үзен. Кечкенә вакытта биргән киңәшләре хәзер исемә төшә. Аның хәр сүзе алтын булган икән бит. Мин дә әти кебек яхшы күңелле булырга тырышам.

– Кешеләрдә нинди сыйфатны яратмыйсың?

– Мактанганнарны яратмыйм. Гади күңелле кешеләргә тартылам.

 
Юлия Насыбуллина//Тatar today// 

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 21.12.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»