поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.12.2018 Мәдәният

Татарстанда «Җырчы казлар. Дөнья халыклары әкиятләре» китабын тәкъдир итү кичәсе үтте

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Җырчы казлар. Дөнья халыклары әкиятләре» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге басманың үзенчәлеге – аның бирләрендә тәкъдим ителгән халыклар төрлелегендә.

Китап «Җыен» татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү төбәк иҗтимагый хәйрия фонды тарафыннан чыгарылган. Аны төзүче – Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиев – төрле ил һәм халыкныкы булган 56 әкиятне туплап, аларны татар теленә тәрҗемә иткән. Разил Вәлиев инде күп еллар нәни китап укучыларын «Ялкын» журналы битләрендә басылып килүче кызыклы әкиятләре белән сөендерә. Әлеге әкиятләрнең күп кенә өлеше инде «Алтын алма» (2006), «Ай юлы» (2011), «Казлар-аккошлар» (2014) китапларында басылды.
 
Басма иллюстрацияләр белән –  Казан шәһәренең №6 мәктәбе укучылары эшләре – баетылган. Әлеге мәктәп укучылары үзләренең иҗади уңышлары белән Казанда гына түгел, ә Мәскәү, Санкт-Петербург, Төркия һәм башка шәһәрләрдә дә танылып өлгерделәр. Мәктәп директоры Наҗия Галләмова җитәкләгән укытучылар коллективы укучыларны һәрвакыт рухландырып тора, аларга максатларына ирешергә булыша.
 
Китапның рәссам-бизәүчесе – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы рәссамнары Союзының графика секциясе рәисе, Б. Урманчы исемендәге премия лауреаты, Россиякүләм китап сәнгате конкурсының алты тапкыр лауреаты Григорий Эйдинов.
 
Кичәдә басманы төзүче, әкиятләрне тәрҗемә итүче Разил Вәлиев һәм китапны чыгаруда катнашкан иҗат группасы катнашты: №6 балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, язучы һәм журналистлар.
 
«Җырчы казлар. Дөнья халыклары әкиятләре» китабын әзерләүдә булышкан иҗат группасына рәхмәтен белдереп, Разил Вәлиев чыгыш ясады. Нәкъ менә әкият кешедә иң уңай сыйфатларны тәрбияли, дип белдерде ул.
 
Кичә барышында театр артистлары тарафыннан рус һәм татар телләрендә әкиятләр укылды, талантлы балалар музыкаль чыгышлар тәкъдим итте. Ахырдан №6 мәктәбе укучылары һәм укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырылды.
 
Китапханәнең уку залында №6 сәнгать мәктәбе укучылары картиналары күргәзмәсе эшләде. Шулай ук Разил Вәлиев тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителгән әкиятләрне туплаган китаплар күргәзмә дә тәкъдим ителде, дип хәбәр итә РТ Мәдәният министрлыгы.

---
Addnt.ru
№ --- | 11.12.2018
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»