|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2018 Шоу-бизнес
"Дукалис"ның ни өчен Уфага килүе билгеле булды (ФОТО)Билгеле актер Сергей Селин Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм БСТ каналы чакыруы буенча Уфага килде. Актер башкорт балын яратуын һәм азык-төлек җитештерүче авыл хезмәтчәннәрен хөрмәт итүен белдерде. Ул Мәскәүдә башкорт балы сатучы кибетләр булуын, бу продукциянең мәскәүлеләр арасында популярлык яулавын әйтте. Сергей, шулай ук, казылык белән кымызга да битараф түгел икән. Актер хезмәт кешеләре, туган авыл һәм шәһәрләр турында ешрак язарга чакырды, дип хәбәр итә Кызыл таң. Полицияне, табибларны, властьны сүгү заманнары артта калды, кеше бүген эшне һәм сәламәт тормыш рәвешен сайлый, дип ассызыклады.
- Үзеңнең туган илеңне, якыннарыңны яратырга, ешрак елмаерга кирәк, - диде ул.
Селин Уфага "Алтын арба-2018" проекты гала-концертын үткәрү өчен килгән иде. Анда "Хакым бар! Башкортстанда җитештерелгән" дигән бәйгегә йомгак ясалды. Аның максаты - үзебезнең товар җитештерүчеләргә ярдәм итү, аларның продукциясенә ышанычны арттыру, авыл хуҗалыгы хезмәткәренең абруен күтәрү.
Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
--- |
Иң күп укылган
|