поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.12.2018 Әдәбият

Татар-кыргыз улы Чыңгыз Айтматовны Кытай да зурлый

Кыргыз һәм татарның уртак улы Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгы элеккеге СССР кысаларында гына түгел, күп кенә чит илләрдә, шул исәптән Кытайда да зурлап үткәрелде. Мәгълүм ки, бу мәмләкәттә бу бөек язучы иң танылган, иң мәшһүр әдипләрдән хисаплана. Аның әсәрләре кытай телендә күп мәртәбәләр миллионлаган тираж белән басылып тора, алар нигезендә кинофильмнар төшерелә, спектакльләр куела.

Кытай халкы Ч. Айтматов әсәрләрендә үзен борчыган күп кенә сорауларга җаваплар таба.
 
Шушы елның декабрь урталарында Пекинда бөек әдипнең 90 еллыгы уңае белән күп төрле чаралар (конференция, китап һәм фото-күргәзмәләр, кинофильмнар карау, яңа басмаларны тәкъдим итү һ. б.) үткәрелде, социаль челтәрләрдә бай һәм кызыклы мәгълүматлар чагылыш тапты.  Болар арасында аеруча, “Дөнья мәдәни контекстында Ч. Айтматов” темасына Пекин университетында уздырылган Халыкара конференция мөһим һәм үзәк урынны алып торды. Кытайның һәм чит илләрнең күп кенә гыйлем, мәгариф, мәдәният әһелләре катнашкан бу чараның пленар утырышында Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов (Россия Федерациясенең бердәнбер вәкиле сыйфатында) чыгыш ясады. Ул урыс, кытай һәм инглиз телләрендә яңгыраган үз докладында татар һәм Кытай арасындагы күп гасырлык тарихи мөнәсәбәтләргә, Ч. Айтматов иҗатының аерым үзенчәлекләренә, бөек әдипнең халкыбыз белән багланышларына, аның татар рухи тормышындагы роленә тукталды. Казан профессорының чыгышы  конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну тудырды.
 
Ч. Айтматовның юбилее уңае белән Кыргызстан Республикасының Кытайдагы илчелеге Пекинның иң затлы кунак йортларының берсендә рәсми кабул итү мәҗлесе үткәрде. Анда Кытайның хөкүмәт вәкилләре, галим-мәдәният әһелләре, шулай ук чит ил кунаклары, дипломатлар катнашты. Алар арасында Кыргызстанның экс-президенты  Роза ханым Отунбаева, шулай ук әдипнең сеңлесе Роза ханым һәм улы Илдар да бар иде.
 
Ч. Айтматовның бай иҗаты, күпкырлы эшчәнлеге, планетар фикерләве кешеләрне, ил һәм халыкларны якынайта, җәмгыятьнең инсани үсешенә көчле йогынты ясый. Бөек  әдип әсәрләре кешелекнең даими юлдашы, фикердәше булып тора. Юбилей чаралары  әнә шул хакыйкатьне янә бер мәртәбә раслады.
 
         Х. Йосыпов

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»