поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.12.2018 Киңәш-табыш

Шикәр диабетын булдырмау өчен нәрсә эшләргә?

Шикәр диабеты – хроник авыру ул. Әлеге чирдән интегүчеләрнең канында шикәр (глюкоза) күләме нормадан чиктән тыш югары була һәм организм аны бәвел белән бүлеп чыгара башлый.

Углеводларны эшкәртүдә тоткарлык ике «сценарий» буенча бара. Беренче очракта моңа ашказаны асты бизе эшләп чыгара һәм канга килә торган шикәрне эшкәртүче инсулин гормонының җитмәве сәбәп була. Икенчесендә исә симезлектән интегүчеләрдә май кислоталарының артык булуы диабетка китерә, әлеге кислоталар инсулинның йогынтысын юкка чыгара: артык авырлыктан интеккәндә кирәкле гормон азрак барлыкка килә.
 
Авыру ничек кенә башланса да, нәтиҗәдә организм күзәнәкләре кандагы шикәрне үзләштерә алмый һәм «ач» кала. Кешедә бер сәбәпсез хәлсезлек барлыкка килә, тирли, эчәсе килә, бәвел еш бүленеп чыга, ашыйсы килү теләге көчәя. Ул кисәк кенә тазарырга яки ябыгырга мөмкин. Шулай ук кешенең тәне, җенес органнары кычыта, аягын көзән җыера, күз күреме начарлана, киселгән һәм тырналган урыннар озак төзәлә, тәне үлекли, кан басымы күтәрелә, холестерин күләме югары була.
 
Шикәр диабетының беренче, икенче һәм гестацион (авырлы вакытта эпизодик халәт) төрләре бар.
 
I типтагы шикәр диабетына ашказаны асты бизе эшчәнлегендәге тайпылыш сәбәпче була: ул инсулин эшләп чыгаруны 60-90 процентка киметә. Бу типтагы диабет балалар һәм яшьләрдә ачыклана. Кисәк барлыкка килә, табиб бер кыенлыксыз диагноз куя һәм дәвалана башларга киңәш итә.
 
II типтагы шикәр диабеты бик акрын үсеш кичерә. Кандагы шикәр күләме озак вакытлар тиешле нормада (5,5 ммоль/л) була, диагноз куйганчы 10-15 ел вакыт узарга мөмкин. Шушы вакыт эчендә бер бәйләм чир баш калкыта – катаракта (күз бәбәгенең тоныклануы), бөер, бавыр авырулары, гангрена. Нейропатия үсеш кичерә – тән тиресенең авырту, температурага карата сизгерлеге, сидек куыгы, эчәкләр, йөрәк, үзәк нерв системасы эшчәнлеге бозыла, җенси көчсезлек барлыкка килә.
 
Диагнозны соң кую пациентларның гомерен 8-10 елга кыскарта. II типтагы шикәр диабетына нәселдәнлек, симерү, артериаль гипертензия һәм озак дәвам иткән стресс сәбәпче була. Бу типтагы шикәр чире белән күбесенчә балигълык яшендәгеләр һәм өлкәннәр авырый. Шулай да симерү һәм шуның белән бәйле шикәр диабеты бик нык яшәрә башлады. Бүгенге көндә 15-20 яшьтәгеләрнең – 20, мәктәп укучыларының 22 проценты артык авырлыктан интегә. Симерү 60 процент очракта нәкъ менә бала чактан башлана. Ул еш кына нәселдәнлеккә дә бәйле була. Әйтик, әти-әнинең икесе дә әлеге авырудан интексә, балага да симерү куркынычы яный. Әгәр сабыйның авырлыгы туган чагында 4 килограммнан артык икән, киләчәктә шикәр диабеты аңа «кагылмас» дияргә нигез юк.
 
Белгечләр пациентларга елына 1-2 тапкыр кандагы шикәр күләмен ачыкларга киңәш итә:
 
40 яшьтән өлкәнрәкләр;
 
симерүдән интегүчеләр;
 
нәселдә шикәр чиренә бирешү булса.
 
Шикәр диабетын кисәтү өчен гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга кирәк. Тәүлегенә 3 тапкырдан да азрак ашамагыз. Углевод күләме югары булган продуктлар – тәм-томнар, камыр ризыклары, бәрәңгене чикләгез яки менюга бөтенләй кертмәгез. Көндәлек менюның 70 процентын – яшелчә һәм җиләк-җимеш, бары тик 30 процентын гына аксым һәм майлар алып торырга тиеш. Табыныгыздан ит, балык, йомырка, сөт продуктлары, кузаклылар, ярмалар, яшелчә һәм җиләк-җимеш өзелмәсен. Терлек майлары чикләнгән күләмдә генә рөхсәт ителә. Көндәлектә аш тозын куллану күләмен 6 граммга кадәр киметергә кирәк, бигрәк тә кан басымы югары булган кешеләргә. Алкоголь эчемлекләрен кабул итүдән һәм тәмәкедән баш тартырга киңәш ителә. Мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Нәтиҗәдә, мускулларның инсулинга карата сизгерлеге арта һәм ул кандагы глюкоза күләмен киметә, корсактагы майлар һәм стресс юкка чыга. Физик йөкләнешнең (җәяү, велосипедта йөрү, йөзү, бию) көненә 30 минуттан да артмавы шарт. Даими рәвештә канда шикәр күләмен тикшереп тору мөһим.
 
Ач вакытта шикәрнең нормаль концентрациясе (бармактан алынган канда) 3,3-5,5 ммоль/л тәшкил итә.
 
ШИКӘР ДИАБЕТЫН КИСӘТҮ
 
гәүдә авырлыгын билгеле бер нормада тотыгыз, симергән очракта, артык авырлыкны киметегез;
гәүдә авырлыгы артык булганда, түбән калорияле диета тотыгыз;
көненә 3-4 тапкыр ашагыз;
рационда составында шикәр булган барлык продуктларны (шикәр, бал, тәм-томнар, баллы эчемлекләр, камыр ризыклары) чикләгез;
составында терлек майлары күп булган азык-төлек куллануны киметегез;
менюга яшелчә һәм җиләк-җимеш кертегез;
артериаль кан басымы булганда, тозны көндәлек куллану күләмен 6 граммга кадәр чикләгез;
көн саен 30 минут физик күнегүләр белән шөгыльләнегез. Җәяү йөрү, йөзү дә файдалы;
исерткеч эчемлекләр һәм тәмәкедән баш тартыгыз;
канда шикәр концентрациясен даими контрольдә тотыгыз.
Татьяна Никишова, югары категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты, доцент.

---
Шәһри Казан
№ --- | 15.12.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»