поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.12.2018 Дин

Күңел тынычлыгына ире­шү өчен догалар бармы?

Кайчакта үзеңне зарлану казанына эләккән кебек хис итәсең. Шуңа чумгансың икән, аннан тиз генә арына алмыйсың инде. Һәрнәрсәдән начарлык эзләүчеләр, кимчелек табарга тырышучылар гел очрап тора. Андый кеше яхшы нәрсә турында сөйләшкәндә дә, әйбәтен әйбәт инде, тик барыбер начар дип, йөз төрле кытыршылык санап китәчәк. Ник матурлыкны күрә белмибез, ник тырнак астыннан кер эзлибез һәм ник канәгать булучылар кими, зарланучылар арта?

Күңел күгебезне караңгылык пәрдәсе каплаганмы әллә? Казандагы “Мәрҗани” мәчете имамы Мансур хәзрәт Мифтахов белән әлеге һәм башка сорауларга җавап эзләдек.
 
– Мансур хәзрәт, зарлану – кешенең күңел халәтеме яки гадәтеме?
 
– Зарлануны дин буенча, шөкрана кыла белмәү, дияргә мөм­кин. Кеше һәрвакыт карый, чагыштыра, күрше тавыгы үзе­не­кеннән зуррак, йорты зиннәт­лерәк шикелле тоела һәм күңелен ризасызлык биләп ала. Пәйгам­бәребез, Аллаһы биргән нигъмәт­ләргә риза булып, рәхмәт әйтегез, шөкер итегез, дигән. Кайбер кеше, бертуктаусыз, мин ярлы, фә­кыйрь, дип сөйләнеп йөри. Ә чынлыкта шулаймы соң, ашарга ризыгы, кияргә киеме, баш өс­тендә түбәсе, эшләргә эше бар, үзе, якыннары исән-сау. Бер хәдис шәрифтә: “Кем дә кем иман китереп, ягъни ислам динен тотып, тормышыннан зарланса, хө­сетләнеп, нәфрәтләнеп яшәсә, Аллаһы Тәгалә аның ике каш арасына ярлылык, дип язып куяр”, – диелгән. Уйлап карасак, әби-ба­байларыбызга без ашаган ризык, без кигән кием эләкмәгән. Без куллана торган техника аларның төшенә дә кермәгән, бөтен эшне кулдан башкарганнар, җәяү йөр­гәннәр. Очын очка ялгап яшәгән­дә дә шөкер иткәннәр, кулларын күтәреп дога кылганнар, балаларына, оныкларына яхшы тормыш, мул ризыклар сораганнар. Бәлки, без, ата-бабаларыбызның догалары кабул булганга, җитеш тормышта яшибездер. Әлбәттә, яхшы яшәр өчен, үзең дә тырышмыйча булмый. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “Мәңге яшәгән кебек дөнья көтегез, бүген күчкән кебек ахирәтегезне кайгыртыгыз”, – дигән.
 
– Хәзер адәм баласының бөтен нәрсәсе бар, күңеленә рухи азык җитми, дигән идегез...
 
– Канәгатьлек булмаганга, тормышның бәрәкәте юк. Аллаһы Тәгалә калебебезне ак-ак кәгазь бите кебек яралткан. Начарлык кылган саен, шул биттә кара тап­лар барлыкка килә. Гел зарланып, хөсетләнеп, яманлык теләп яшәүченең күңеле керләнә һәм ул авыруга сабыша. Бу тормышта канәгать кешеләр барыбер күб­рәк, алар күзгә бәрелмиләр, үз фикерләрен башкаларга көчләп такмыйлар, шөкер итеп, рәхмәтле булып, тыныч кына яшиләр. Шундый гаиләләр белән очрашкан бар: балалары дәрәҗәле урында эшли һәм әти-әнисен яңа, иркен фатирга күчерергә тели. Олылар күченеп китүгә теше-тырнагы бе­лән каршы чыга. Шушында гомер иттем, кечкенә булса да җитә, артыгы кирәкми, бәрәкәте, рәхәте булсын, диләр. Ә бит алар хаклы: үз кулың белән тапкан әйбер генә кадерле. Авырлык күргән кеше сирәгрәк зарлана һәм башкалар­ның да хәлен аңлый. Аллаһы Тәгалә, адәм балаларын авырлык­лар, ачлык-ялангачлык, байлык, дәрәҗә биреп тә сынармын, дигән.
 
– Психологлар, зарлану бер кешедән икенче кешегә йога, ди һәм зарланучылардан ераграк булырга өнди. Шәригать ягыннан караганда ничек?
 
– Кешедән читләшү хупланмый. Бигрәк тә, туганлык җеплә­рен өзәргә ярамый, аңлашырга, аңлатырга кирәк. Зарланучылар, гаеп эзләүчеләр һәрбер җирдә бар. Мәчеткә килүчеләр арасында юктыр, дисезме әллә?! Берсе – Казанның үзәгендә урнашкан мәчеттә ник тәһарәт алу өчен җылы су көйләмисез, дисә, икенчесе, ник аяк киемен салырга мәҗбүр итәсез, бахилл өләшегез, ди. Өченчесенең мәчеткә кергән­дә яулык бәйләгез, дигән сүзгә хәтере кала. Дүртенчесе, идәнгә нишләп яшел келәм җәйдегез, безнең авылдагы мәчеттә зәңгәр, имам шулай булырга тиеш, дип әйтте ди. Кыскасы, киңәш бирү­челәр күп һәм мәчеткә керү тәр­тибе, әдәп-әхлак турында еш сөй­ләргә туры килә. Мәчет ул – имамныкы да, мәзиннеке дә, дога кылучыныкы да түгел, Аллаһы Тәга­лә йорты. Сезнең теге әйберегез юк, монысы килешми, дип зарланудан кем ота? Мөмкинлегең бар икән, булыш яки гаеп эзләмә.
 
– Күңел тынычлыгына ире­шү өчен, догалар бармы?
 
– Коръән аятләрен бирелеп укыган кеше, әлбәттә, күңел тынычлыгына да, сабырлыкка да ирешә. Хәзрәт, бу арада бизнесым бармый, берәр дога язып бир әле, булышмасмы, дип килү­челәр була. Авырый башладым, өшкереп алсагыз, сәламәтлегем кире кайтыр, бәлки, дип тә мөрә­җәгать итәләр. Эшләре гөрләп бар­ганда, сау-сәла­мәт чакта, Алла­һыны да, мәчетне искә дә төшермиләр. Дога укып, кул кү­тәреп, Аллаһы Тәгалә­дән сорап, гамәл дә, гыйбадәт тә кылып яшибез икән, теләгебезгә ирешә­чәк­без. Бер малай имтиханнар чорында дога өйрәтүне сораган иде, язып бирдек. Берничә көн­нән сөмсере коелып кергән, догагызны ятлап бетердем, булышмады, ди. “Ә имтихан биремнәрен укыган, ятлаган идеңме?” – дип сорадык, дәшмәде. Юк икән, хәз­рәткә дә, догага да үпкәлисе түгел.
 
– Элек авылларда гаиләдә низаг купканда, сөйләп, эчне бушатырга яки киңәшергә сер сыярлык әбиләргә йөргәннәр. Хәзер бу рольне мәчет имамнары үти алыр иде...
 
– Без ул эшне башкарабыз: киләләр, сөйлиләр, киңәшәләр. “Мәрҗани” мәчетендә олы хәз­рәтләр дә, яшьләр дә күп, бер­сенең вакыты булмаса, икенчесе тыңлый һәм киңәшен бирә.

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.12.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»