поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.12.2018 Мәгариф

Ана телен кадерләгән халык кадерле булыр

Шенталы районының Денис авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы узды. Анда Шенталы, Похвистнево, Камышлы районнарының һәм Самараның “Яктылык” татар теле укытылган мәктәпләре укучылары катнашты. Шул ук көнне татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе дә оештырылган иде.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, төбәгебезнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты һәм мәктәп администрациясе тарафыннан оештырылган бу чара ифрат югары дәрәҗәдә үтте.
 
Денислеләр кунакларны җылы кабул иттеләр дип әйтсәң, берни дә әйтмәгән кебек булыр иде. Мәктәп бусагасын атлап керүгә үк бәйрәм рухы сизелде. Күбесен беренче тапкыр күрсәләр дә, балаларны, коллегаларын һәм оештыручыларны хуҗалар якын кардәшләредәй ачык йөз белән каршы алып, сый-хөрмәт күрсәттеләр, мәктәп белән таныштырып йөрделәр.
 
Чараны ачу өлешендә Шенталы районы башлыгы урынбасары Александр Гурьяновның, Денис авылы җирлеге башлыгы Лимүзә Бикмөхәммәтованың катнашуы да аның дәрәҗәсен күтәрде. Администрация вәкилләре һәм Денис авылы мәктәбе директоры Рәфыйк Минһаҗев, кунакларны сәламләп, татар теле буенча өлкә олимпиадасы Шенталы районында узуына шат булуларын белдерделәр. Лимүзә Фәттах кызы Денис авылы тормышы белән дә таныштырып үтте. Ә Шенталы районының “Нур” татар оешмасы җитәкчесе Шәүкәт Галәүтдинов татарлыгыбызны югалтмаска, милли, дини гореф-гадәтләребезне буыннан-буынга тапшырып барырга өндәде.
 
Олимпиаданы оештыручылар - өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, директоры Фәрхәт Мәхмүтов, СИПКРО поликультур белем бирү кафедрасы методисты Алсу Хаметова олимпиаданың ана телен саклап калу, үстерү максатыннан уздырылуын ассызыклап үттеләр.
 
- Бәйге һәр елны өлкәбезнең татар теле укытыла торган мәктәпләрдә үткәрелә. Бу балаларга, укытучыларга һәм оештыручыларга татар авыллары, уку йортлары белән якыннан танышырга, тәҗрибә алышырга ярдәм итә, - дип сөйләде Фәрхәт Сабирҗан улы.
 
Ниһаять, олимпиада башланды. Унлап 8 - 11нче сыйныф укучылары язма эш язарга утырдылар, ә сәнгатьле шигырь уку бәйгесендә катнашучылар спорт залында җыелып, жюри әгъзалары каршында чыгыш ясый башладылар. Соң-гысында катнашу өчен 29 гариза бирелгән булса, асылда, кырыклап бала катнашты. Араларында җирле шагыйрьләрнең иҗат җимешләрен укучылар да булды. Бигрәк тә Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Альмира Сәлахованы билгеләп үтәсе килә. Ул якташы Зыя Ярмәкинең “Юкәле тау” шигырен шундый эчтәлекле итеп сөйләде ки, хәтта тау итәгендә чыр-чу килеп уйнаган балалар, кичке уенга чыккан яшьләр, ямьле Сок буйлары күз алдына килеп баскандай булды. Кызчыкның үзен чын артистларча иркен тотуына да сокланып туймаслык! “Мин үзебезнең авыл Мәдәният йортында эшләп килүче шигърият түгәрәгенә йөрим. Җитәкчебез Әлфия апа Баһаутдинова безне нәфис сүз һәм актерлык осталыгына да өйрәтә”, - дип сөйләде соңыннан Альмира.
 
Бу вакытта Рәфыйк Минһаҗев кунакларны мәктәп белән таныштырып йөрде. Киң коридорлар, яхшы итеп җиһаз-ландырылган кабинетлар искиткеч якты тәэсирләр калдырды.
 
 
- Мәктәбебез ачылуга январьда 58 ел тула инде. 2014 елда капиталь ремонт ясаттык. Хәзер менә кунаклар кабул итәргә дә оят түгел, - дип горурланып сөйләде мәктәп директоры. - Быел өлкә губернаторы Дмитрий Азаров тәкъдиме белән күпчелек мәктәпләр биш көнлек расписаниегә күчтеләр. Без дә шулар рәтендә. Шуңа башка уку программасы буенча укыйбыз. Хәзер ана теле дәресләре элеккеге кебек атнасына ике түгел, бер генә сәгать укытыла. Шулай да, төрле юллар табып, ана теле дәресләренә күбрәк вакыт бирергә тырышабыз, факультатив дәрес буларак та укытабыз, мәктәптән тыш чаралар да татар телендә үткәрелә.
 
Дөрес, ата-аналар арасында татар теле дәресләренә каршы килүчеләр дә бар. Алар арасында агарту эше алып барабыз, сөйләшеп-үгетләп булса да, балаларын ана теле дәресенә йөртергә күндерәбез. Мәктәптә укытмасак, өйдә русча гына сөйләшсәк, ана теле бетәчәк бит. Моны болай калдырырга ярамый. “Ана телен кадерләгән халык кадерле булыр”, - дип халык юкка гына әйтми. Бүгенге чара да укытучыларга, мәктәпләргә бу юнәлештә эшчәнлек алып барырга, тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә, балаларга ана телен өйрәнергә бертөрле этәргеч булып тора, - дип сөйләде мәктәп директоры.
 
Камышлы районының татар теле укытучылары Тамара Хисмәтова (Камышлы мәктәбе), Гөлфия Таҗетдинова (Яңа Усман), Рәмзия Кәбирова (Иске Ярмәк) да мәктәптә татар теле атнасына бер сәгать укытылуы, дәресләргә башка милләт балалары да йөрүе турында сөйләделәр.
 
- Иң зур проблема - дәреслекләр җитешмәү. Быел Казаннан яңа китаплар кайтартканнар иде. Тик алар рус телле мәктәпләр өчен булып чыктылар. Ә безгә менә шушындый бәйгеләргә балаларны әзерләргә татар мәктәпләре өчен язылган уку әсбаплары кирәк, - дип уфтанды Рәмзия Миловир кызы.
 
Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары Нурзидә Фәйзуллина һәм Алия Әбсәламова исә татар теле дәресләрен үзенчәлекле, кызыклы итеп үткәрү алымнары белән уртаклаштылар.
 
Быел Похвистнево районының Гали авылы мәктәбенә яңа укытучы - шушы авылда туып-үскән Искәндәр Латыйпов эшкә килгән.
 
- 2010 елда Казан Дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаган идем. Соңгы елларда Подбельскида мәктәптән тыш белем бирү үзәгендә туган як тарихын өйрәнү түгәрәге белән
 
җитәкчелек иттем. Бу уку елында Гали авылы мәктәбендә 5 - 9нчы сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам, авыл музее җитәкчесе вазифаларын да башкарам. Балалар тарих белән кызыксыналар, татар теле дәресләренә дә бик теләп йөриләр, - дип үзе белән таныштырып үтте ул.
 
Көн кичкә авышып, олимпиада тәмамланганы сизелми дә калган. Жюри әгъзалары язма эшләрне тикшергән, шигърият бәйгесенә нәтиҗә ясаган арада Денис мәктәбе укучылары кунакларга концерт программасы тәкъдим иттеләр. Күрсәгез, ишетсәгез икән ул балаларның сәләтен! Нәни музыкантлар өздереп курайда һәм баянда татар көйләрен уйнадылар. Җырчыларның моңлы тавышы күңелгә май булып ятты, биючеләр залны ду китереп, идәннәрне дер селкетте. Бу тамашадан чын ләззәт алган кунаклар сызгыра-сызгыра артистларга алкышладылар, кушылып җырладылар. Төрле авыл балаларының шул арада дуслашып өлгерүләренә хәйран калырсың. Төркем-төркем җыелып, үзара аралашалар, телефон номерларын алышалар. Ә музыка аппаратурасы янына җыелган яшүсмерләр үз мәктәпләрендә төрле кичәләрдә нинди музыка популяр булуы турында сүз куерталар. Денис авылы мәктәбенең спорт залы әнә шулай яшьләр, балалар энергетикасыннан кайнап торды, бу хис оештыручыларга, укытучыларга да йокты. Әйтерсең лә биредә олимпиада түгел, күңелле авыл бәйрәме уза иде. Димәк, бу чараның төп максатларының берсе итеп “яшьләрне берләштерүче көч” дип тә өстәргә була.
 
Ул арада җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды һәм чараның иң татлы өлеше – бүләкләүләр башланды. “Ел укытучысы” конкурсында өч мөгаллимә катнашкан иде. 8нче сыйныфта “Гомәр Бәшировның “Туган ягым — яшел бишек” әсәре” темасына ачык дәрес үткәргән Шенталы районының Денис авылы мәктәбе укытучысы Нурсинә Хәмәтшина беренче урынга лаек булды. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучысы Рәхимә Хәйрова (4нче сыйныфта “Һөнәрләр” темасы) - икенче, Камышлы районының Яңа Усман авылы мәктәбе укытучысы Гөлфия Таҗетдинова (6нчы сыйныфта “Ибраһим Газиның “Йолдызлы малай” әсәрен йомгаклау” темасы) – өченче урынны алдылар.
 
Укучылардан язма эшләр бәйгесендә беренче урыннарны Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары Данир Вагыйзов (8нче сыйныф, укытучысы — Алия Әбсәламова), Исламия Гарипова һәм Айтурган Осмонова (9 һәм 10нчы сыйныфлар, укытучылары — Фәния Гыйлаҗева), Гүзәлия Шәкүрова (11нче сыйныф, укытучысы — Нурзидә Фәйзуллина) яуладылар. Бу укучылар Казанда үтәчәк татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадага юллама да алдылар.
 
- Бәйгедә беренче урын алуымда укытучым Алия Әбүзәр кызының өлеше зурдан. Ул дәресләрдә сүз байлыгын үс-терүгә зур игътибар бирә, фикерләребезне төгәл, ачык белдерергә өйрәтә. Дәрес саен диярлек аның белән төрле тестлар, кызыклы биремнәр үтәбез. Бәлки шуңа да олимпиада сораулары зур кыенлык тудырмагандыр, - дип шатлыгы белән уртаклашты Данир Вагыйзов.
 
Шигърият бәйгесендә башлангыч һәм урта сыйныфлар төркемнәрендә Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан беренче урынны апалы-сеңелле Эльвира (4нче сыйныф) һәм Альмира (6нчы сыйныф) Сәлаховалар яулады. Ә 9 - 11нче сыйныфлар арасында Денис авылы мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Рамил Хәмзин үзенең туган апасы Шаһидә Галимованың “Денисем - татлы җимешем” шигырен укып, беренче урынга лаек булды. Самараның “Яктылык” татар мәктәбеннән Айгөл Исмәгыйлова (9нчы сыйныф) “Автор-башкаручы” номинациясендә җиңеп, махсус бүләккә ия булды.
 
Олимпиаданы югары дәрәҗәдә үткәрүне тәэмин иткәне өчен Рәфыйк Әбрар улына өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Рәхмәт хаты тапшырды һәм бәйгедә үзләрен сынап караган балаларга һәм аларны олимпиадага әзерләгән укытучыларга, кунакларны каршы алган денислеләргә да рәхмәт сүзләрен җиткерде.
 
- Сезнең арада җыр-моңга сәләтле балаларны, нәфис сүз осталарын күреп, сокланып утырдык. 2019 елда өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Бу уңайдан ел әйләнәсендә Самарада төрле чаралар узачак. Сез шул бәйгеләрдә дә актив катнашырсыз, дип ышанасы килә, - диде Ильяс Гомәр улы.
 
Олимпиадада катнашучыларның барысына да иганәчеләр - өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, җәмгыять Советы әгъзалары Фәһим Йосыпов, Азат Надиров, Самара эшкуары Али Сөләйманов, Шенталы районының “Нур” татар оешмасы җитәкчесе Шәүкәт Галәүтдинов, тарихчы Шамил Галимов, Денис авылы мәктәбе укытучылары тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
 
Бу чарадан һәркем канәгать калгандыр дип ышанасы килә. Чит мәктәпләрдән килгән укучылар, укытучылар һәм оештыручылар күңелендә кунакчыл, ачык йөзле денислеләр якты хатирә булып озак сакланыр.

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 14.12.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»