|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2018 Җәмгыять
Данил Рәфыйков "әбиләребезнең серле сандыкларын" заманча стильдә ясый (ФОТО)Башкортостанның Иглин районы үзәгендә яшәүче Данил Рәфыйков — сандык ясау остасы... Тормыш иптәше белән бер кыз һәм ике егет үстерә алар... — Иң беренче шкатулка ясап, хатыныма бүләк иттем. Бик матур чыкты. Аннан үземә сандык ясадым. Дустыма да бирдем. Менә шуннан соң китте. Ни өчен сандыкмы? Чөнки ул балачагымны исемә төшерә. Әбиемнең серле сандыгы бар иде. Аны кадерләп саклады. Шул матур сандыкларны заманча стильдә ясыйсым килде. Аннан соң агач эше белән мавыгучыларның күбесе йорт җиһазлары, баскыч ясый, ә сандык белән шөгыльләнүчеләр юк.
Шуңа күрә бу эшкә алынырга булдым. Милли гореф-гадәтләрне яңартырга телим. Сандыкларда балачак истәлекләре, үткәнебез һәм киләчәгебез саклана. Күпләр өчен сандык ул — гореф-гадәт. Аларны онытабыз икән, үткәннәребезне дә хәтердән чыгарабыз дигән сүз. Сандыкларымны шундый уйлар белән, әбекәйләрнең истәлеген сакларга иде, дип ясыйм...
— Тагын ниләр ясыйсың?
— Үземә кызыклы җиһазлар. Мәсәлән, карават, өстәл, тумбочка, киштә, көзге. Җиһаз ясаучылар миннән башка да җитәрлек. Миңа сандыклар эшләү ошый. Шуңа күрә күп вакытны аларга бирәм.
Сандыкны кызлар кияүгә чыкканда да, интерьер бизәр өчен дә күп алалар. Кайберәүләр йорттагы җиһазларга төсен, формасын туры китереп ясата. Соңгы арада корычагач, имәннән эшләнгәннәренә заказ бирәләр. Русиянең һәр төбәгенә җибәрә алам.
Бер сандык чама белән, ашыкмаганда, 10-14 көндә ясала. Бик тырышканда, айга ике-өчне эшләргә мөмкин. Яратып, бар күңелемне биреп, яхшы кәеф белән генә ясыйм. Сандыкларым сатып алган кешене сөендерсен һәм озак еллар хезмәт итсен, дип тырышам. Ясау сандыкның катлаулылыгына да карый. Төрлесе бар — түгәрәге, шакмаклысы, капкачы түгәрәк яки шакмак булганы...
Замирә СӘМИГУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|