|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2018 Мәдәният
Бүген Рөстәм Үтәйгә – 75 яшьБүген күренекле музыкант һәм дирижер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Үтәйгә – 75 яшь. Рөстәм Ибраһим улы Үтәй 1962 елда Казан музыка училищесын тәмамлый һәм Ульян өлкәсенең Иске Кулатка музыка мәктәбендә скрипка һәм сольфеджио укыта башлый. 1965 елда Казанга күчеп кайта һәм 15 номерлы музыка мәктәбендә скрипка классында дәресләр бирә. 1966 – 1976 елларда – Татар дәүләт филармониясендә оркестрда музыкант. 1973 елда скрипка классы буенча, 1977 елда опера һәм симфоник оркестр дирижёры белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый һәм ике ел Шкетан исемендәге Мари драма театры оркестрына дирижёрлык итә.1978 – 1983 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында дирижёр була. 1983 елдан Казан музыка училищесында укыта башлый. 1990 елның 4 октябрендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Үтәй җитәкчелегендә «Татарстан» дәүләт телекомпаниясе оркестры оеша. 2005 елда әлеге оркестр Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе карамагына күчә һәм анда Дәүләт эстрада-симфоник оркестры исеме белән 2010 елга кадәр эшли.
Юбилярны чын күңелдән тәбриклибез! Исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге Сезгә, Рөстәм әфәнде!
--- |
Иң күп укылган
|