• 12.06-07.07 "Мәскәү йолдызлары". Цирк. 18:00
  • 15.06-31.08 "Kazan" театральләштерелгән фольклор тамашасы. Туган авылым. 18:00
  • 12.07 "Диско" йолдызлары. Korston Club Hotel (Корстон). 22:00
  • 02.08-18.08 Салават концерты. 31 сезон. Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 26 Июнь Ренат Шаһидуллин
  • 26 Июнь Асаф Вәлиев
  • 26 Июнь Ләйсән Хафизова
  • 27 Июнь Җәүдәт Фәйзрахманов
  • 27 Июнь Фәннур Сафин
  • 27 Июнь Алсу Сафина
  • 27 Июнь Наил Нәбиуллин
  • 27 Июнь Лилия Нурмөхәммәтова
  • 27 Июнь Илсөяр Хәйруллина
  • 28 Июнь Илһамия Нәҗметдинова
  • 50 кг песоктан бушаган капчыклар сатабыз Казан 8950-314-35-17
  • 2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ иптэшкэ 1 кыз кертэм.метро Яшьлек. 89272469637..
  • Продается 2 комнатная квартира на Спартаковской 88Б (ЖК Сокольники)на 8 этаже с хорошим ремонтом,55кв.м.,мебель и бытовая техника остается, срочная продажа.т.89276766077
  • Казан, Вахитов районында 2 булмэле,яна йортта фатир сатыла. 2 нче этаж, 110 кв. м. Риелтор тугел. 89053163640
  • Казанда савин районында 2 булмэле фатир арендага бирэм.Яшэу очен ботен момкинлеклэрдэ бар .Кибетлэр ,мэктэп,остановка якын.Без посредников,татар кызлары булса яхшы. тел.89520460614
  • Казан Совет районында балконлы зур булмэ сатыла 18 кв.м 89509469991
  • Граммпластинкаларны да, заманча компакт-дискларны да уйната торган патефон сатыла. Илүзәгә мөрәҗәгать итәргә: 89172467252
  • Жинел машинага б\у прицеп сатып алам. 89083436877
  • Вахитов р-да снимать итеп торырга (суточно) бар унайлыклары булган 2 булмэле фатир сдавать итэм ял көннәренә тел 89393318928
  • Эксковатор очен ковш сатып алам, 1 м3. Казан, 89372895876

 

 

 
Архив
 

               

14.12.2018 Мәдәният

Тинчуринлылар мәктәп укучыларына театрга мәхәббәт турында сөйләде

13 нче декабрь Казан шәһәренең Вахит районы Габдулла Тукай исемендәге №1 гимназиядә мәктәп укучылары һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары катнашында җылы очрашу булып узды.

Киләсе, 2019 нчы ел – Театр елы – уңаенннан үткәрелгән әлеге чараның максаты – укучыларда кече яшьтән үк театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү. 

“Театр яктылыкка, нурга илтә...” – очрашуның нәкъ шул шигырь юллары белән аталуы да, юкка түгел, чөнки гимназия бөек татар шагыйре – Габдулла Тукай исемен йөртә.

Һәм әлеге очрашуыбыз да Татарстанның атказанган артисткасы – Гөлназ Нәүмәтова укылуында “Театр” шигыре белән башланып китте. Театрыбызның музей мөдире – Розалия ханым Чабатова укучыларны татар театры тарихы белән таныштырып үтте.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры турында укучыларның белемнәрен тикшереп, бергә-бергә төрле кызыклы сорауларга җавап эзләделәр.

“Сүнгән йолдызлар” спектакленнән Илнур Байназаров “Герман көе” җырын башкарып, Диләрә Фәттахова һәм Илнур Байназаров “Назлы кияү” спектакленнән өзекләр күрсәтеп, укучыларны театр дөньясына алып керделәр. Гөлназ Нәүмәтова исә укучыларга сәхнә серләрен ачып, төрле күнегүләргә өйрәтте. Татарстанның атказанган артисткасы – Әлфия Хәсәнованың чыгышы укучылар күңеленә хуш килде, театр сәнгатенең нечкәлекләрен аңлауга этәргеч ясады. 

---
Тинчурин театры
№ --- | 14.12.2018
Тинчурин театры печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом