|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.12.2018 Әдәбият
Татарстан язучылары Башкортостан язучыларын котлады12 декабрьдә Уфада Башкортостанның халык язучысы, филология фәннәре докторы, профессор Г.Б.Хөсәеновкә – 90, Башкортостанның халык шагыйре, филология фәннәре докторы Р.Т.Бикбаевка 80 яшь тулуга багышланган «Евразия халыклары мәдәнияты, әдәбияты һәм гуманитар фәннәренең узганы, бүгенгесе, киләчәге» дип аталган Халыкара фәнни-практик конференция узды. Конференцияне Башкорт Дәүләт университеты оештырды.
Кич белән Башкорт дәүләт филармониясендә Раүил Бикбаевның юбилей кичәсе булды.
Юбилей чараларында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин катнашты.
--- |
Иң күп укылган
|