поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.12.2018 Милләт

Чиркәү эчендә - Фатыйма әүлия кабере

Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, язмыш мине - Чистай кызын - Әстерхан төбәгенә килен итеп төшерде. Төп хезмәтем табиблык эше булса да, биредә узган 28 ел гомеремнең 23 елы милли хәрәкәттә кайнап уза. Бер үк вакытта, әстерхан татарлары тарихы белән мавыгып китү сәбәпле, күргән, ишеткән, укыган мәгълүматларымны туплап, вакытлы матбугат аша киң катлау укучыга тапшыру буенча да мөмкин кадәр эш алып барырга тырышам.

2008 елда Русия дәүләте Әстерханның 450 еллык бәйрәмен билгеләп үтте. Урыс тарихчылары Әстерхан тарихын 1558 елдан, ягъни аның Русия составына кертелгән елыннан башлап саный. Ә без, татарлар, Хаҗитарханга 1253-1254 елларда нигез салынган дип исәплибез. Ни кызганыч, бүгенге көндә әстерхан татарлары тарихын тәртипкә китереп, даими рәвештә беркем дә өйрәнми. Тере тарих аяк астында әрнеп-сыкрап ята...
 
Хан каласы Хаҗитарханның үзәгендә Иоанн Златоус чиркәве урнашкан. 1763 елда салынган чиркәү бу. Кабинетымда эшләүче санитаркам Сания Гыйбадулла кызы Корсакова еш кына әнә шул чиркәүдәге Сары әүлиягә сәдака күтәрергә йөрде. Миңа бу хәл бик сәер тоела иде. «Ник син анда йөрисең, беренчедән, ул - чиркәү, икенчедән, «сары хатын» җирле татарлар телендә ак чырайлы марҗа дигәнне аңлата. Димәк, син «урыс әүлиясенә» сәдака күтәреп теләк телисең булып чыга», - дидем бер көнне, аптырагач. Сания ханым: «Татарлар гомер-гомергә шунда йөргән, мин дә йөрим. Мин чиркәүгә кермим, кыйбла ягына караган тәрәзә төбенә сәдакамны күтәрәм дә теләгемне әйтеп китеп барам», - дип кенә җаваплады.
 
Бу йоланың асылын аңлау өчен олы яшьтәге татарлардан сораштырып карадым, бөтенесенең дә җавабы бер:хан заманында анда безнең мәчет булган, әүлияләр, шул исәптән Фатыйма әүлия дә күмелгән. Урыс яулап алгач, мәчетне җимереп, өстенә чиркәү салганнар. Халык исә әлеге урынны барыбер изге саный, әби-баба йоласын онытмыйча, сәдакасын тотып әүлияләр күмелгән урынга бара...
 
2006 елда Зөбәйдә ханым Мамина белән сөйләшеп утырырга туры килде. Ул миңа түбәндәгеләрне сөйләде:
 
- Минем Иоанн Златоус чиркәвенә барганым бар. Карачаево-Черкесиядән ко-дагыем килгәч, аны да алып бардым әле. Чиркәүнең эчендә христиан дине рухание сыны тора, шуның төбендә сәдака салыр өчен тартма куйганнар. Чиркәүгә кергәндә башыма яулык бәйлим. Безнең Фатыйма әүлия кабере чиркәү эчендә калган, бер читтәрәк. Аның янында торганда ниндидер көч сизәм, ихлас күңелемнән дога кылам. Әтиемнең тәтәсе Мәстүрә Садыйк кызы Ашимова (1910 елгы) аңлаткан тәртип буенча, 7 атна буена һәр чәршәмбедә морадыңа теләп сәдака күтәрәсе, сәдакаңны Фатыйма әүлия янындагы тәрәзә төбенә куеп китәсе икән. Шәфкать туташы булып эшләгән 75 яшьлек икенче тәтәм йоланы тагын да тулырак аңлатты: өеңдә 7 атна буена, һәр чәршәмбе көнне (мәетләргә сәдака бирелә торган көн), теләгеңне теләп, берәр савытка сәдака куясың. Укыйсың, дога кыласың. 7 атна буена җыелган сәдакаларны элеккеге мәчет нигезенә алып киләсең. Чиркәү тирәли 7 тапкыр сәгать укларына каршы әйләнәсең. Тәтәм бер таш та ташлый икән. Аннан чиркәү эченә кереп, сәдакаңны тәрәзә төбенә күтәрәсең. Укыйсың, дога кыласың. «Алай да, чыгып киткәндә чиркәү тартмасына да сәдака салам, - ди тәтәм. - Бер тапкыр без килгәндә чиркәүне ябып тора иделәр. Җыелган сәдакаларыбызны попка биреп калдырдык, ул да үз чиратында ышандырып алып калды. Дөрестән дә, анда барып кайтканнан соң җиңеллек була. Башка вакытта сәдакаларыбызны Сүләнкә йәки Җәмәле авылы мәчетләренә җибәрәбез. (Җәмәледә «Үлек түбә» дигән җир дә бар, иске, таушалган китапларны шунда күмдек.) Мин үзем укытучы булып эшләдем, калада яшәдем. Әнием Сүләнкәдә туган, бабам мулла булган. Әнием юрталы (юртовский) татарлардан, киң битле иде. Биш яшьтән ураза тоткан, намаз укыган кеше. Җәмәле авылында укытучы булып эшләде, ураза аенда биш-алты әби чакырып укыта иде. Догаларны да әнидән өйрәндем. Шулай да, югарыда әйтеп узган йоланы әнидән ишеткәнем булмады, атеистик елларда ул безгә бу турыда сөйли алмаган, күрәсең. Әтием Казан халкы кебек ак чырайлы иде. Ул Үрбиттән, ягъни Казанбиттән (Татарстанның Тау ягыннан дип аңларга кирәктер — Н.П.). Үзем булдыра алганча дин тотарга тырышам, намазларымны укыйм, корбан да суябыз, җиңел, яхшы булып китә. Дин нигезләрен хәзер балаларыма, оныкларыма аңлатам.
 
 
Сүз уңаеннан Әстерханда ислам колледжы «Хаҗитархан» эшләп килүен, ан-нан тыш, Үзәк мәчеттә Алсу ханым белән Сәйфулла хәзрәт Бикмөхәммәтовларның егерме елга якын дин нигезләрен укытып, бик зур эш башкаруын да әйтеп үтәргә кирәк.
 
2010 елда Әстерханның Бөек Ак мәчете тирәсендә яшәүче, элеккеге атаклы Ходжаевлар, ягъни муллалар нәселе кызы, 85 яшен тутырып килүче Ходжаева Разия апа сөйләгәннәр: «Татар-базар түбәсендә (түбә - калкулык - Н.П.) Иоанн Златоус чиркәве бар. Элекке заманнарда анда мәчет, татар-мөселман зираты булган. Хәзер татарлар 7 атна буена сәдака җыеп, чиркәү эчендә кыйбла ягына караган тәрәзә төбенә куеп китәләр. Тик кеше күрмәскә тиеш! Бер малай, утильсырьега тапшыру өчен, Иоанн Златоус тирәсеннән капчыкка күп итеп кеше сөякләре җыйган. Аның әбисенә төшендә: «Оныгың нәрсәләрне алды, урынына илтеп куйсын!» - дигәннәр. Бабасы сөякләрне илтеп күмә. Бик хикмәтле урын инде ул. Кешеләр балалары, туганнары югалганда да шунда хәер күтәрергә йөриләр. Булышмаса йөрмәсләр иде...»
 
500 елдан соң да халык хәтерендә сакланып калган икән, димәк, бу мәчет хан мәчетләреннән, үзәк мәчетләрдән булырга охшый дип, 2008 елның 28 августында мин фотоаппарат алып шул тарафка юнәлдем. Хәзерге Татар-базар түбәсе һәм Иоанн Златоус тирәсендәге Жан Жорес, Узенькая урамнары буйлап барам. Шактый озын бу урамнар үз чорында бик кәттә итеп салынган булып, бүгенге көндә искереп, череп баручы шәхси йортлардан тора. Әйе, биредә заманында хәлле халык яшәгән.
 
Узенькая урамының 14 нче йорты янында бер рус хатынына сүз катып, нишләп йөрүемне аңлаттым. Ул миңа менә нәрсәләр сөйләде: «Мин, әнием, әбием бу йортта туганбыз. Прабабушкам Олимпиада исемле, белошвейка, прадедым дәүләт учреждениесендә баш инженер булган. Алардан калган документлар арасында прадедка премия бирү турындагы кәгазь дә бар. Ызбага ясалган документларда бу йортта туган, яшәгән кешеләр турында гаҗәеп тулы мәгълүматлар сакланган. Өч ызба булган. Хәзер без торганы - элек тышкы яктан тулысы белән бик матур итеп агачтан бизәкләп эшләнгән ызба - 1862 елны рус фамилияле кешедән сатып алынган. Бу вакытта урам әле төзелеп кенә килгән. Революциядән соң ызбаның икесен башкаларга бирәләр. Агач бизәкләр уалып ватыла башлагач, ызбаны таш белән тышладык. Идән астында баз сыман бер нәрсә бар, без анда бәрәңге саклыйбыз, һәр ягыннан кеше сөякләре чыгып тора, мин анда төшәргә куркам, ирем төшә. Күршеләр дә йортта нәрсәдер ясаганда җир казыганнар һәм бер капчык сөяк җыйганнар. Аларны чыгарып ташларга җыенуларын белгәч, без аларга: «Алар мөселман сөякләре, мөселманнарга бирегез, үзләренчә зиратларына күмәрләр, йәки анатомичкага илтегез, студентлар укырлар», - дидек. Әбием дә, башкалар да монда элек мөселман зираты булуын әйтәләр иде. Иоанн Златоус чиркәвен салып, мөселман зираты булган җирләрне освещать иткәч кенә, ызбалар салырга җирләр бирә башлаганнар. Шунсыз халык зират өстенә утырырга курыккан».
 
Узенькая, Жан Жорес урамында яшәүчеләр бар да урыслар булып чыкты. Тагын өч-дүрт ир-ат белән сөйләштем: үз нигезләрендә су үткәрү эшләре белән казынганда, күп итеп зур, ап-ак сөякләр килеп чыккан...
 
Зиратның никадәр җир биләгәнлеген дә ачыклыйсым килде. Иоанн Златоустан Боевая урамы - Жилгородок ягына 500 метр чамасы араны күрсәттеләр. Ун-унике ел элек Жилгородок белән Татар-базар арасындагы шактый зур мәйданда урнашкан шәхси йортларны мәхәлләсе, урамы-урамы белән сүттеләр. Узенькая, Жан Жорес урамнарыннан артта төп татар җирләре иде, анда безнең халык яшәде.
 
Карашыбызны XVI гасырга, Әстерхан урыс кул астына кергән чорларга юнәлтсәк, күз алдына нәкъ менә Казан алынуга аваздаш вакыйгалар килеп баса... Шәһәр алынгач, биредә дә татарлар үзәктән читкә куыла булып чыга. Мәчет, зиратлар өстенә чиркәүләр салына. Урамнарга сугыш белән бәйле исемнәр бирелә: Проломная, Боевая. Боевая урамы Татар-базар тирәсенә, элеккеге башкала Хаҗитарханның үзәгенә килеп чыга. XVI гасырда Идел шул турыдан узган, «Татар капкасы» да шунда булган. Дошман «Татар капкасы», хәзерге Аккош күле тирәсеннән күтәрелеп, Хаҗитархан Кремленә һөҗүм иткән.
 
Соңгы елларда, гомере буе Идел буе район хастаханәсендә табиб булып эшләгән Суфия Латыйф кызы Низаметдинова (1928 елгы) аша минем кулга Хаҗитархан, Әстерхан тарихы турында берникадәр материал керде. Шуларның берсеннән, «Әстерхан хөкүмәте» дигәненнән өзек китерәм: «1554 ел, яз көнендә Иван Гроз-ный казаклар вә чирү (гаскәр) адәмнәрдән 300 мең гаскәр төзеп, Әстерхан шәһәренә йөрегән. Бу гаскәр икегә бүленеп, берсен князь Шималингә, вә икенчесен Вязем-ский кулына тапшырган. Бу гаскәр каеклар илә Иделгә төшеп, Сарычин (Царицин) илә Дон арасында, Черный Яр тугрысында Әстерхан гаскәре илә князь Вяземский гаскәре очрашып, бик каты сугыш булып, Әстерхан гаскәре (татарлар) маглүб булганнар (юкка чыгарылганнар). 2 июльдә Русия гаскәре Әстерханга җитеп, шәһәргә кергәнләр. Бу вакыт Әстерханда Ямгурчы хан иде. Русия гаскәрләре кердеш вакыт сахра буендан Кырымга качкан. Аның урынына Друбиш Гали хан (Дәрвиш Али) булды һәм аның янына гаскәрләр куелды (руслар тарафыннан — Н.П.). Шул көндән бирле Әстерхан казаклары калып, Астраханский казачий войска дип аталды». Әлеге кулъязманың тексты Әстерханның Криуш мәчете имамы Җиһанша Җаббаровның (Җиһанша ибн Габдел-Җаббар) 1907 елда чыккан «Әстерхан тарихы» китабыннан алынган булып чыкты. Әстерханда бу китап турында олы яшьтәгеләр ишетеп беләләр. Кулъязмада, Әстерхан алынгач Криуш бистәсе эчендә булган хан мәчетен сүтеп (монда башка урындагы мәчет турында сүз бара), урыслар биек собор салды, дип языла.
 
 
Шулкадәр мәгълүмат җыйганнан соң, Иоанн Златоуска үземнең дә кереп карыйсым килде. Аллага тапшырдым дип, сүрәләр укып кереп киттем. Поп мөселманнар килүенә инде күнеккән, күрәсең, кергәч, берни сорамыйча, кыйбла ягына китереп бастырды да, янәшә торган өч кабер урынын күрсәтте. Сәдака куеп китә торган тәрәзә төбе биегрәк һәм ул зәңгәрсу кафель белән тышланган. «Беренче кабер Фатыйманыкы, калган икесен белмибез», — диде поп. Мин башкалар кебек сәдака да куймадым, чиркәү тирәли дә әйләнмәдем. Басып торган килеш укыдым гына. Әүлияләрдән сәдака күтәреп сорауны (өстәвенә, чиркәүгә барып) кабул итә алмадым.
 
Әйе, хан шәһәре Хаҗитарханда яшәгән халык бүгенге чиркәүләр тирәсендәге торак районнар астында калган зиратларда күмелгән. Кан да, җан да бу урыннарга тарта, яңадан-яңа сорауларга җавап эзли... Әлегә мин ул тирәләрдән «Бисмилла» әйтеп, яисә Коръәннән бер сүрә укып узарга тырышам һәм якыннарымны да шуңа өйрәтәм.

Наилә ПОТЕЕВА-ФАТЫЙХОВА
Түгәрәк уен
№ --- | 13.12.2018
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»