поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.04.2010 Мәдәният

ҺӘРВАКЫТ ИХЛАСТАН ҖЫРЛАУ КИРӘК

Соңгы вакытларда Самарада Татарстан артистларының чыгышлары ешаеп китте. Мартта Нәүрүз бәйрәменә кадәр Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов үзләренең «Вакыт машинасы» дип аталган өр-яңа программасын тәкъдим иткән булсалар, «Бердәмлек» бәйрәменнән соң Самара филармониясендә Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов бер төркем яшь эстрада җырчылары белән бергәләп «Яңа моңнар» дип исемләнгән зур концерт күрсәттеләр.

Концертларның икесенә дә Самара тамашачысы зур залларны тутырып килгән иде. Хәзерге кризис чорында концертларга халык бик күпләп йөри башлады, хәтта кайберләренең шушы сәбәпле үткәрелмичә калган очрашулары да булгалый. Ә менә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов елның- елында Самара тамашачысын күпләп җыя ала. Хәер, Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов та монда үпкәли алмыйлар.

 

 Мин Гүзәл белән Илдарның концертын карасам да, бу турыда «Бердәмлек»тә язмам дигән идем инде. «Татарстан яшьләре» газетасында аларның яңа программасын бераз тәнкыйть уты астына алып, чеметкәләп, танылган журналист Зөләйха Кыдашева (Флера Низамова) күләмле язма бастыргач, минем үземә дә концерт бик үк ошап бетмәсә дә, бәлки, шул җиткәндер дип уйладым.

 

 Нәрсә дисәң дә, Самара тамашачысы, бигрәк тә яшьләр, бу җырчыларның чыгышын көтеп алып, яратып карый бит. Бәлки, Татарстан журналисты артык таләпчәнлек күрсәткәндер.

 

 Тик ике атна вакыт үткәннән соң, Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов концертында да булып, шушы ике программаны чагыштырып карагач, язмыйча түзә алмадым. Ә татар матбугатында «Татарстан яшьләре»ндә басылган шушы тәнкыйть язмасына карата башкача фикерләр ишетергә дә, күрергә дә туры килмәде.

 

 Хәзереге концертларның күбесе, Зөләйха Кыдашева фикерләвенчә, бу чыннан да нәкъ шулай, дөбер-шатырлы, шау-шулы, ыгы-зыгылы булуларына күнегеп беттек инде. Хәния концерты ни, Салаватныкы ни, Айдарныкы ни, Зәйнәп-Зөфәрнеке ни – бер-берсеннән әллә ни аерылмый. Тик менә Гүзәл белән Илдарныкыннан аермалы буларак, әйтеп үтелүчеләрнең программаларында милләтне сискәндереп, уятып җибәрә торган уйланулар бар.

 

 Ә «Вакыт машинасы»нда бу бөтенләй юк. Зөләйха Кыдашева әйткәнчә, бу әллә «ватык машина» булдымы икән? Мин дә бу фикер белән килешәм. Концерт дәвамында, шул «Вакыт машинасы» – «ватык машина» хуҗалары сакау профессор белән аның томанарак хатыны (хатын-кыз күлмәге кигән егет) тамашачыны төрле мәзәкләр уйлап табып көлдерергә маташтылар.

 

Дөрес, көлүчеләр дә күп булды. Тамаша залында утырган мөхтәрәм кешеләрне сәхнәгә чыгарып, ир-атларның башларына электр-вилкасы кидереп, ә хатын-кызларның арт ягына «розетка» элдереп, шуларны бер-берсенә тоттыртып, «кәмит» ясагач, ничек көлмисең ди инде. Тик теге сәхнәгә чыккан мөхтәрәм затларга бу кызык булып тоелдымы икән? Белмим, әйтүче булмады, хәер, мин алардан сорамадым да, алардан көлү булып яңгырар кебек тоелды миңа. Ә мондый «әкәмәт-кәмит»ләрне әле күп күрсәттеләр безгә бу концертта. «Вакыт машинасы» дип аталган сценарийда бер идея дә, фикер дә чагылыш табылмады кебек. Бәлки, башкалар моны күрә алганнардыр, мин дә Казан журналисты Зөләйха Кыдашева сыман уйлап ялгышамдыр. Тик кечкенә сабыйларыбыз, яшьләребез күпләп җыелган залда телевидениедән күрсәтелүче тозсыз кәмитләр урынына татарча милли тәрбия бирүче гамәлләр турында сөйләсәң начар булыр идеме?

 

 Концертта яңгыраган җырларга килгән дә, Гүзәл Уразованың да, Илдар Хәкимовның да, һичшиксез, аһәңнәре дә, чын татарларга гына хас моңнары да бар. Тик алар бу Аллаһы Тәгалә биргән сәләтләреннән тулысынча файдалана алмыйлар кебек тоелды миңа. Нигәдер бу кичне алар мине, артык хисчән кешене дә (мин үзем турында шундыйрак фикердә), үзләренең җырлары белән артык дулкынландырмадылар.

 

 Ике җырчының да күпчелек репертуарында моңсыз, бер калыпта башкарылган җырлардан тора төсле тоелды миңа. Дөрес, араларында инде күпләргә таныш хитлар да бар, тик алар күп түгел. Ә халкыбызның җәүһәрләренә әйләнгән җырларыбыздан Гүзәл берсен генә баянга кушылып, башкарып күрсәтте. Бәлки, яшьләребез андыйларны аңламый, кабул итми дип уйлый торгандыр. Җиренә җиткереп җырласаң, барысын да аңлый ул зәвыклы Самара тамашачысы.

 

 Шушы уңайдан, баштан искә алып үтелгән икенче концертка – Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов һәм башка яшь популяр җырчыларыбыз катнашындагы «Язгы моңнар» дип аталган концерт турында берничә фикер әйтеп үтәсем килә. Сәхнәдә бернинди дә шаккатырлык декорацияләр, плазмалы экраннар, аллы-гөлле утлар булмаса да, программа үзенең самимилек, халыкчанлыгы белән аерылып тора иде. Концертны алып баручылар бабай белән аның оныгы төрле кызыклы мәзәкләр турында сөйләп, балаларыбызга ничек итеп милли тәрбия бирү мәсьәләләр күтәрергә тырыштылар. Ә тамашаның беренче өлешендә чыгыш ясаган эстрада артистлары – җырчылар Алина Сафиуллина, Велорик Садыйков, Айгөл Сагынбаева, Илдар Әхмәтов, Асылъяр күбрәк халык җырларын халык яратып өлгергән моңлы эстрада җырларын башкарып, филармония залын тутырып килгән Самара тамашачысының күңелен чын-чынлап яулый алды. Бигрәк тә Велорик Садыйков, Илдар Әхмәтов, Асылъяр җырлаганда зал көчле алкышларга күмелде.

 

Концертта Илдар Нигъмәтҗанов татар көйләрен башкарганда да залда игътибарсыз калган бер генә кеше дә булмагандыр, мөгаен.

 

 Татар җырының галиҗәнап моңын – ерак бабаларыбыздан калган иң кадерле мирасын безгә, самаралыларга, бу кичне Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр билалов бүләк иттеләр. Алар аерым-аерым да, икәүләп дуэт белән дә җырладылар. Җырлары күңелгә үтеп керерлек булып, һәркайсы туңган йөрәкләрне җылытырлык иде дияргә ярыйдыр. Башкалар ничектер, һәрхәлдә мин аларны шулай кабул иттем, чаба-чаба кулларым кызарып бетте.

 

 Зөфәрнең «Яныйк әле, дөрләп яныйк», «Җырлыйм әле», «Сарман», «Дус ишләрем, туган тумачаларым», Зәйнәпнең «Әллә кайдан килде бу ярату», «Сагышларым», «Утырттым бакчага баланнар», «Юлларым» кебек җырларын дулкынланмыйча тыңлап була микән? Юктыр, мөгаен.

 

 Татар җырчыларының менә шундый ике концертын карарга насыйп булды миңа Самарада соңгы вакытларда. Билгеле, минем алар турындагы уй-фикерләрем бөтен тамашачыларныкына туры да килеп бетмәскә мөмкин. Шулай да һәр җырчы җырлаганда ихластан, тамашачыга йөрәген ачып салып җырласа, яшьләребез дә, олуг, лаеклы сәнгатебезгә аз гына булса да, мәхәббәт хисе иңдерә алса, шуннан да изгерәк гамәл бармы икән?


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»