|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.12.2018 Криминал
Казанда 31 яшьлек ир-ат 15 яшьлек кызның башына пистолет терәп һөҗүм итәКазанда 15 яшьлек кыз балага пистолет белән һөҗүм иткән 31 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Вакыйга Фучик урамындагы бер йорт янында булган. "10 декабрьдә "Азино-2" полиция бүлегенә Совет районында яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Аның балигъ булмаган кызына пистолет белән янаганнар. Бу хатын билгесез ир-атны җинаять җаваплылыгына тартуны сорый. Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре шаһитларны сораштыра. Фаҗига ничек булганы тиз ачыклана", - дип сөйләделәр Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә.
Казанда яшәүче ир-атны өендә тоткарлаганнар. Фатирда тентү барышында пистолет табыла, дип яза Татар-информ.
Ир-ат гаебен таный, җинаять эшләгәндә исерек булуын әйтә. Аңа карата җинаять эше ачылган.
Фото: https://pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|