поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.04.2010 Авыл

“КӘҖӘЛӘРНЕ МЕҢГӘ ҖИТКЕРӘЧӘКМЕН”

СССРның самбо буенча спорт остасы, Казан дәүләт ветеринария академиясендә шуның буенча дәресләр бирүче Фарыйх Мадияров исеме күпләргә таныш. Аның Казаннан 4 км читтә урнашкан, Яшел Үзән районына караган Новониколаевcкида йорт булдырып, шунда 60 лап кәҗә асравы, зур мәйданда печән үстерүе, сөт эшкәртү өчен бәясе 2 миллион сум торган завод алырга теләвен ишеткәч, кызыксынуым тагын да артты. Кайдан барысына да өлгерә?! Ялларда Фарыйх абыйның фермасына бардым. Эш гөрли анда.

Көрәшчеләр гаиләсеннән

 

Фарыйх абый Арчаның Яңавыл авылы егете. Алар гаиләдә 12 бала үсә. Алтысы – Фәрит, Фарыйх, Рәшит, Рафыйк, Нәфыйк, Нәкыйп Татарстан, Русия дөнья күләмендәге бәйгеләрдә мәйдан тота. Олысы Фәрит абый – Русиянең атказанган тренеры. Бу матур гаиләгә ияреп, меңнәрчә яшь-җилкенчәк көрәш мәйданына чыккан.

 

Спорт белән Фарыйх абый урта мәктәптә укыганда кызыксына башлый. Казандагы 19 нчы профтехучилищеда укыганда һәм хәрби хезмәттән соң “Оргсинтез” берләшмәсенең самбо, дзюдо секцияләрендә шөгыльләнә. 1975 елда аңа самбо буенча “СССРның спорт остасы” дигән исем бирәләр. Бүген дә шул өлкәдә зур хезмәт куйган Фарыйх абыйны күпләп кәҗә асрап, үз фермасын булдырырга нәрсә этәргән?! Беренче чиратта мине шул кызыксындырды. Баксаң, сәбәпләре җитди булган икән.

 

– Пенсиягә чыккач, 2006 елда сыерлар асрап карадым. Аларның исәбен 10 га җиткердем. Аннары туганымның улы диатез белән авырый башлады. Табиблар аңа кәҗә сөте эчерергә тәкъдим итте. Шуннан сыерларны саттым. Алардан әллә ни табыш та алып булмый. Эше күп, азык та шактый кирәк, – дип башлады сүзен Фарыйх абый. – Кәҗә сөте дәвалау үзенчәлегенә дә ия. Башта Северный бистәсеннән 5,5 мең сумга берне алдым. Ул 3 литр чамасы сөт бирде. Аннары Коры Елгада яшәүче бер апа кәҗәсен үзе миңа китерде. Олы яшьтә ул, карарга мөмкинлеге юк. Сөткә ихтыяҗ арта башлады. Мари Иленнән 2,5 һәм 3,5 мең сумга тагын икене алып кайттым.

 

3 ел дигәндә кәҗәләрне 60 ка җиткердем. Бүген балаларның барысы да диярлек авыру бит. Булышасым килә. Киләчәктә спортта көрәшерлек яшьләр калмаска да мөмкин. Кәҗә сөтен җитештерүне арттырып, бөтен республикага таратасы иде.

 

Новониколаевcкида Фарыйх абый яшәр өчен кечерәк кенә өй төзетеп куйган. Башкалада фатиры булса да, ешрак биредә куна. Кул астында 4-5 эшче булса да, барысына да үзем күз-колак булып тору кирәк, ди ул. Егетләр малларны ашата, астын чистарта. Кәҗәләрнең урыны иркен. Әле тагын 120 кв.метр мәйданда алар өчен абзар төзелеп килә. Бу, хуҗа әйтүенчә, якынча 100 кәҗәгә исәпләнә.

 

“Азыкны сатып алу отышлырак”

 

Үткән ел Фарыйх абый “Оргсинтез” белән килешү төзеп, аның 10 гектар җирен арендага алган. Йорты белән бу оешманы шушы җир тоташтыра. Анда хуҗа кәҗәләр өчен люцерин, клевер үстергән.

 

– Печәнне үзең үстереп эшкәртү кесәгә күбрәк суга. Сатып алуың хәерлерәк. үткән ел трактор белән чаптым. Бөтен чыгымны кызык өчен генә исәпләп карадым. Үзем әзерләгән печәннең бер тюгы 700 сумга төште, ә кулдан алсаң – 500 сум. Мәшәкате дә юк. Быел сатып кына алачакмын. Бер кәҗәгә 6 айга бер тюк печән, 300 кг бәрәңге һәм комбиазык кирәк. Килограммын 3,5 сумнан солы һәм 4,5 сумнан арпа сатып алдык, – ди Фарыйх абый.

 

Хәзер кош-корт тотучылар да, куян асраучылар да, башкалар да, продукция күләмен арттыру өчен, махсус азык сатып ала. Кәҗәләргә өчен әзерләнгәненең 1 килограммы 30 сум тора. Әмма Фарыйх абый аны ашату ягында түгел.

 

– Әллә нинди катнашмалар кушылганнарының файдасын күрмим. Элек малларга азык биргәндә бернәрсә дә кушмаганнар. Аның каравы алардан җитештерелгән продукцияне кулланучылар балачактан нык булып үскән. Бүген әллә ниләр кушалалар, әмма сәламәт кеше юк. Сыерларга да сөтне арттыру өчен азыкка махсус кушылмалар өстәп ашаталар. Ул сөт бирүне арттырган саен, продукция начарлана гына. Күләм түгел, сыйфат турында кайгыртырга кирәк, – ди Фарыйх абый.

 

1 сыер = 5 кәҗә

 

Фарыйх абый фермасында 60 лап кәҗә бар. Аның 25 е – бәкәй. Сөтне Казанга китерәләр. Клиентлары да көн саен арта икән.

 

Әлегә эшнең башы гына булганга, сатар сөте дә күп түгел. Җәйгә көнгә – 50 литрга, көзгә исә, 100 савым кәҗәсе булдырып, сөт күләмен 150 литрга җиткерергә исәпли. Сөтне эшкәртү өчен завод та булдырасы килә фермерның. Аның бәясе якынча 2 миллион сум тора. Фарыйх абый Татарстан фермер хуҗалыклары берлеге рәисе Камияр Байтимеров ярдәм кулы сузар, моңа өстәп тагын зур суммада кредитлар рәсмиләштереп булыр дип өметләнә. Әмма аның өчен башта кәҗәләр санын меңгә җиткерү сорала, чөнки Мәскәү тәкъдим иткән ул цех 300 литр өчен эшләнгән. Завод сөтне үзе кабул итә, чистарта, пастеризацияләп, полиэтилен пакетларга тутыра.

 

– Кәҗә сөтне аз бирсә дә, сыер белән чагыштырганда, күпкә отышлы, асравы да җиңел. 5 кәҗә бер сыерга тиң. Сыерны карау өчен үзенә бер кеше кирәк. Ә кәҗәне 60 ны карасаң да, 6 ны карасаң да, шул ук көч һәм вакыт сарыф ителә.

 

Санап карыйк: бер сыер көнгә 10 литр сөт бирсен. Шәһәргә китереп 20 сумнан саттың ди. Дөрес, бу бик азларның гына хәленнән килә. Шулай иткәндә, бер сыер бер елга якынча 3 тонна сөт биреп, аннан 60 мең сум табыш алырга була. Кәҗәнең 1 литр сөте, ким дигәндә, 80 сум тора. 10 айга ул 24 мең сум кертә. Биш кәҗәдән – 120 мең сум. Бу әле 1 литр биргәннәрне генә күздә тотып саналды. Ә бишәр литр бирүчеләрен асрасаң, бу сумма 5 тапкыр арта. Өстәвенә азыгы да азрак китә, каравы да күпкә җиңелрәк, сөтенең файдасын исә бернигә дә тиңләп булмый, – ди Фарыйх абый.

 

Ул барысын да исәпләгән. Һәрчак отышлы юлларны эзли. Әнә кәҗәләр өчен савым аппаратын да җайлы гына көйләп куйган. Кесәсенә дә артык сукмаган. Хәтерлисездер, Салмачы бистәсендә кәҗәләр асраучы Замир абыйга бүләк ителгән савым аппаратының бәясе 40 мең сумнан артык тора иде. Фарыйх абый исә Арчага барган да, берсе-берсе 14 мең сум торган сыер саву аппараты алган. Аны үзләре көйләгәннәр: 4 имчәкнең икесен алып атып, икесен калдырганнар. Шушы ике аппарат кул хезмәтен алыштырган.

 

“Бер эш кенә аз”

 

Фарыйх абый бер эштән дә курыкмый. Тырыш, кызыксынучан, эзләнүчән ул. Үзен төрле тармакта сынап карарга өлгергән.

 

– Кеше бер эшкә генә баштанаяк чумарга тиеш түгел. Әллә уңасың, әллә юк... Ким дигәндә, параллель ике кәсеп булдырырга. Икесенең берсе табыш китерми калмас, – дип киңәш бирә.

 

Моны ул үз тәҗрибәсеннән чыгып әйтә. Ике ел элек Фарыйх абый 39 мең сум түләп, үстереп итен сату максатында, 300 күркә сатып алган. Әмма партиясе шундый эләккәнме, алып бер атна үткәч, 300 күркә бөтенесе берьюлы үлгән. Аннары 100 гә якын куян алган. Аларын исә йортыннан берсен дә калдырмый урлап чыкканнар. 30 лап буш оя әле дә ишегалдында тора.

 

Быел Фарыйх абый кәҗәләр санын арттыру белән бергә, 20 гектар мәйданда бәрәңге утыртырга планлаштыра.

 

– Бәрәңге үстереп тә мул табыш алып була. Шәһәрдә аның бәясе бар. Кәҗәләргә азык та булыр, сатарга да җитәр. Авылда эш юк дип калага качкан яшьләргә аптырыйм. Сәбәп кенә бу. Яшьләр ялкау. Авылда 1 гектар мәйданда бәрәңге үстереп тә, саллы гына табыш алырга мөмкин, – ди фермер.

 

Фарыйх абыйга 64 яшь. Пенсиядә булса да, тик ятмый. Һәммәбезнең сәламәтлеге, киләчәк өчен кайгырта. Югыйсә аның бар җире җитеш. Балалары да күптән урнашкан. Кызы Галия кияүдә, аларның үз эше. Ул бухгалтер вазыйфасын башкара. Улы Альберт та өйләнгән, Чаллыда яши. Шәхси “КамАЗ”ы белән эш итә. Үз көннәрен үзләре күрәләр. Кәҗә асрап, бәрәңге үстереп мәшәкатьләнмәсә дә, бөтен җире җитеш Фарыйх абыйның.

 

– Ферманы төзеп бетерәчәкмен. Планнарны, Алла боерса, чынга ашырачакмын. Әлегә янымда 19 һәм 21 яшьлек егетләр эшли. Авыл балалары. Техника белән дә, кәҗәләр белән дә кызыксыналар. Үзләренә дә торырга шунда бүлмә эшләттем. Картаймыш көнемдә, әгәр шулай ышанычны аклап килсәләр, фермаларымны аларга калдырачакмын. Йорт салырга да булышачакмын үзләренә. Яшьләр авылдан, хезмәттән читләшмәсен иде, – ди Фарыйх абый.

 

Ул балачактан хыялга бай булган. Танышлары әйткәнчә, максат куйса, шуңа ирешмичә туктамый. Әнә заманында диңгезче буласы килгән – булган, су астында йөрергә хыялланган – төшкән, спортта танылырга теләгән – танылган, зур калалар корасы килгән – төзешкән... Һәр уйлаганы чынга ашып барган Фарыйх абый мең кәҗә булдыру теләгенә, һичшиксез, ирешер. Ә маллар өчен урын проблемасы инде бүгеннән хәл ителгән.


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ 14 | 09.04.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»