|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2018 Шоу-бизнес
Tatarin җырын башкаручы АИГЕЛ татар телен могҗизалы дип атады (ВИДЕО)
Рэп стилендә җырлар башкаручы, "Tatarin ("Татарин") җыры белән танылган АИГЕЛ төркеме җырчысы Айгөл Гайсина "Поток" каналына интервьюсында татар теленең иҗат өчен күпкә уңайлырак тел булуын әйткән. "Татар теле - могҗизалы тел. Анда иҗат итү өчен иркенлекләр күбрәк. Ул - бик тә үзенчәлекле һәм андагы кайбер сүзләрне хәтта рус теленә дә тәрҗемә итеп булмый, чөнки рус теле җырның тулы асылын ачып бетерә алмый", - дип белдерде Айгөл.
Айгөл татар теленен гади һәм җырлар башкару өчен бик тә аһәңле булуын искәртеп үтте, дип яза Татар-информ. "Татар теле - иҗат итү өчен кызыклы тел", - диде ул.
Айгөл Гайсина Чаллы шәһәрендә туган. АИГЕЛ төркеме солистлары - Айгөл Гайсина һәм Илья Барамия. Аларның клибын 27 миллионнан артык кеше караган. Рус мохитендә тәрбияләнүгә карамастан, Айгел татар телендә дә җырлар башкара. Бүгенге көндә әлеге төркемнең музыкаль иҗатында берничә татар җыры бар.
--- |
Иң күп укылган
|