поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.12.2018 Шоу-бизнес

Илназ Гарипов, Айваз Садыровларны укыткан, министрлыкта эшләгән Динара Шәйдуллина эстрадага ничек килеп эләгүенең СЕРЕН АЧА

Татарстанның күп кенә районнарында аны имтиханнардагы тикшеруче буларак таныйлар. Югары квалификацияле, күп стажлы педагог итеп тә беләләр. Бик күп еллар буе мәгариф өлкәсендә кайнап, гомерен балалар укытуга багышлаган Динара Шәйдуллинаның тормышы көтмәгәндә-уйламаганда кискен борылыш ала: соңгы ике-өч елда ул төпле адымнар белән, сәнгатькә тартылып, сәхнәгә аяк баса. Язмышы ничек шулай кискен үзгәрүе хакында “Матбугат.ру” яшь җырчының үзеннән белеште.

Динара мәгариф өлкәсендә беренче адымнарын Казанның  25нче санлы мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып башлый. Укучылары төрле конкурс-бәйгеләрдә югары урыннар яулаган укытучыны күреп алалар һәм Арча педагогия көллиятенә студентлар белән эшләргә чакыралар. Үзе дә әле яшь кенә педагог Илназ Гарипов, Айваз Садыровлар кебек киләчәктә шоу-бизнес йолдызлары булып танылачак яшь студентларга белем бирә башлый.

Шул ук чорда Динара төрле концертларда катнаша, баянчылар ансамблендә уйный, вокал белән шөгыльләнә, халыкара  конкурсларда җиңү яулый. Әмма укытучы кызның күңелен үзенә гел сихри Казан тарта...

Шуннан ул Казанның 98нче санлы мәктәбенә директор урынбасары булып урнаша, анда озак эшли алмый, яхшы күрсәткечләр белән Мәгариф министрлыгының оештыру бүлегенә күчерәләр.  
 
Министрлыкта эшләгән вакытларын Динара сагынып искә ала. “Мәскәүгә балаларны Президент елкасына алып бару, Кырымга Мирас лагере белән сәяхәт итү бик җаваплы да, күңелле дә иде”, - ди ул.  
 
Соңрак Динара Вахитов районындагы 28 санлы гимназиядә милли эшләр буенча директор урынбасары булып хезмәт куя. Бу мәктәптә шәһәркүләм “Татар кызы-Татар егете” бәйгесе узып, беренче урынны яулыйлар. Динараның тырышлыгын күреп алып, яшь укытучыны Мәгариф бүлегенә мәгълүмати-методик үзәк директоры итеп билгелиләр.  Анда эшләгәндә дә Динара Шәйдуллина үзенең тәҗрибәсен, тырышлыгын, сәләтен эшкә җигеп, төрле бәйге-конкурс, чаралар оештыра. Шундыйларның берсендә язмыш аны жюрида утыручы җырчы Илназ Сафиуллин белән таныштыра.  Сүз артыннан сүз китеп, көтмәгәндәИлназ аны сольникларында җырларга чакыра. Күп тә үтми дуэт яздыралар. “Без бүген дә якын дуслар. Мин аңа бүгенгәчә рәхмәтлемен”, - ди Динара. “Сәхнәгә чыгуга Илназ Сафиуллин этәргеч булдымы?” дигән сорауга: “Юк, үземнең яшьлек кумирым белән танышу, аның белән якыннан очрашу этәрде. Беренче җырым шул чакта туды”, - дип уртаклашты артист "Матбугат.ру" белән. 
 
 
Абыйсы Шәйдуллин Рүзәл Рәдиф улын 10нчы санлы мәктәпкә директор итеп куйгач, аңа ярдәм итешергә дип ул бу мәктәпкә директор урынбасары булып урнаша. Чыннан да, икәүләп, бик тиз арада мәктәпнең күрсәткечләрен күтәрәләр. Илшат Вакказоны, Булат Шәрипов, Илфак Хафизовны эшкә алып, бер команда булып эшлиләр.  Әлеге чорда Динара якын дусты, үзе кебек үк җыр-моң яратучы, Венера Ганиеваның студенткасы, бүгенге көндә Казанның 11нче татар гимназиясе директоры Ибраһимова Аида Марсель кызы белән эшли башлый. Баштанаяк җыр дөньясына чума, Аида Марселевнадан киңәшләр сорый. Шул вакытта иҗат ителгән “Гармунчы әтиемә” дигән җыр клибын әти-әнисенең 40 ел бергә яшәвенә бүләк итеп эшли.
 

 
Бүген дә ничә еллар буе мәгариф өлкәсендә кайнап, тормышы көтмәгәндә 180 градуска борылыш алган Динара Шәйдуллина бер урында тормый: алга атлап, киләчәккә планнар һәм максатлар кора. Ул  җырдан башка тормышын күз алдына китерә алмый. 30 гыйнварда Арчада җырчының беренче сольный концерты, ә 14 февральдә Казанның “Туган авылым” комплексында “Сиңа” дип аталучы өр-яңа дискының презентациясе була. Бик тиздән өр-яңа “Пар канатлар” җырына клибы да дөнья күрәчәк.
 
Һәр эшкә җиң сызганып ябышып эшләүче, уңган һәм тырыш Динараның бу эшләре дә һәрвакыттагыча “бишлегә” булып чыгарына шикләнмибез һәм аңа бары тик уңышлар телибез!
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 10.12.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»