|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2018 Фаҗига
Нурлат районында булган авариядә бер кеше үлгән, дүрт кеше хастаханәдә ятаТатарстанның Нурлат районында юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән, дүртесен хастаханәгә озатканнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә. “Татар-информ” язуынча, кичә кич белән Чистай–Аксубай юлының 112нче километрында “Лада Гранта” машинасы тизлеген арттырып, каршы як полосага чыккан һәм Нурлат кешесе идарә иткән “Опель” белән кара-каршы бәрелешкән.
Авариядә “Гранта” машинасының 36 яшьлек пассажиры урында ук һәлак булган. Машина йөртүчеләрнең икесе дә, шулай ук алардагы берәр пассажир хатын-кыз хастаханәгә озатылган.
Полицейскийлар юл-транспорт һәлакәте сәбәпләрен ачыклый.
--- |
Иң күп укылган
|