|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2018 Медицина
Татарстанга грипп эпидемиясе якынлашаТатарстанда грипп эпидемиясе декабрь азагында башланырга мөмкин. Бу хакта журналистларга Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. “Ноябрь уртасыннан бирле без ОРВИ авыруларының атна саен артуын күзәтәбез. Декабрь азагында грипп буенча эпидемиология чиген сизелерлек артыр дип көтәбез. Бүгенге көнгә республикада яшәүчеләр арасында грипп һәм ОРВИның авыр формалары белән авыручылардан грипп вирусы барлыкка килүнең бер генә очрагы да юк”, - диде Татарстанның баш санитар табибы.
Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча хәзерге вакытта Россиянең өч төбәгендә грипп эпидемиясе теркәлгән, дип яза Татар-информ.
“Татарстан республикасында грипп һәм көчле респиратор вирус инфекцияләре буенча эпидемия ситуациясе тыныч. Ләкин бүгенге көнгә Россиянең өч төбәгендә грипп буенча эпидемия чиге арткан”, - диде Марина Патяшина.
Бу сезонда авыруга каршы прививканы 1 млн 800 мең кеше ясаткан. Бу Татарстан халкының яртысын тәшкил итә.
Фото: https://pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|