поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.12.2018 Матбугат

Ул булдырган “Бердәмлек”

10 декабрьдә 28 ел буе “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Рәфгать Нәбиулла улы ӘҺЛИУЛЛИНның вафатына 40 көн тула. Бу көнне Рәфгать абыебызның рухы, җирдәге мәшәкатьләрдән аерылып, күккә ашар һәм, тормыштагы гамәлләрен барлый-барлый, кыямәт көнен көтә башлар. Без дә бу көнне аның үткәннәренә күз салып, Ходайдан ярлыкау сорап, догаларыбызны кылыйк.

Рәфгать Нәбиулла улы Камышлы районының Дәүләткол авылында туган. Әтисе, беренче Бөтендөнья сугышы инвалиды, гаиләсе белән бергә кулакка чыгарылып, Красный Бережок авылына сөргенгә җибәрелгән. Бер баласы ачлык һәм ялангачлыктан вафат булгач, ул Михаил Калининга хат яза, һәм кабат туган авылына әйләнеп кайту бәхетенә ирешә.

Нәбиулла ага төпчек улын күрә алмыйча, 43нче елның февралендә салкын тиюдән вафат була. Ә 7 сентябрьдә туган малае ул вакыттагы бөтен газапларны күреп үсә. Ачлык, ялангачлык, көч җитмәслек авыр эш...
 
Әнисе Гыйльменур апаны колхоз мәҗбүриләп газетага яздыргач кына, малайның тормышы үзгәреп китә. Ул Камышлы районының “Югары уңыш өчен” газетасының һәр санын кат-кат укып, мәгълүматны су кебек эчә.
 
Нәтиҗәдә, 1953 елда мәктәп стенгазетасына беренче шигырен яза. Сталинның үлеменә багышланган бу шигырьне булачак бөек шагыйрь - Йолдыз мәктәбеннән килеп укучы Рөстәм Мингалим күреп ала һәм Рәфгатькә селькор булып эшләп карарга тәкъдим итә. Шулай итеп Әһлиуллинның журналист карьерасы башланып китә.
 
Ә менә укырга ул Камышлының авыл хуҗалыгы техникумына керә. Ләкин газеталарга язып торуын туктатмый. Агроном булып эшләү чорында да, җитешсезлекләрне күргән саен, район газетасына мәкаләләр язып тора. Мәсәлән, бөтен колхозчылар колхоз печәнен чапканда, колхоз рәисе үзенә печән әзерләп ятуы турында язып чыга. Кызганычка, район газетасында мәкаләне бастырмыйлар, ә корреспондентны артта калып баручы колхозга озаталар.
 
Кызу холыклы һәм дөреслек эзләргә яратучы язучыны җитәкчеләр газеталар янына якын китермәскә тырышсалар да, Әһлиуллин журналистикага кайта һәм, район газетасында хатлар бүлеге мөдире буларак, колхозлардагы тәр-типсезлекләр турында язылган өч хатны бастырып чыгара. “Син безнең хуҗалыкны ыштансыз калдырдың!” - дип өстенә акыра партком секретаре. Ә берничә көннән беренче һәм икенче секретарьларны, эчеп сугышкан өчен, эшләреннән төшерәләр, ә Әһлиуллин үз урынында эшләп кала.
 
Вакыты белән аның таланты үсеп, район газетасына гына сыешмый башлагач, аны “Волжская коммуна” өлкә газетасына эшкә чакыралар. Башта штаттан тыш хәбәрче, ә 1970 елдан “Волжская коммуна” газетасының авыл хуҗа-лыгы бүлеге хезмәткәре булып китә ул.
 
Шушы елларда ул өйләнә, ике кызы туа. Ләкин 80нче еллар аның тормышында тирән эз калдыра - ул 43 яшендә беренче инфаркт кичерә.
 
...Ә илдә инде үзгәртеп кору җилләре котыра. Аның каравы, партия органнары милли яңарышка йомшаграк карый башлаган чак. Самарада “Туган тел” җәмгыяте оеша һәм үзенең органы буларак “Бердәмлек” газетасын чыгара башлый. Бу эшне Рәфгать Әһлиуллинга тапшыралар. Шулай итеп, 1990 елның 1 мартыннан Рәфгать Әһлиулин дүрт битле “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире булып эшли башлый.
 
Яңа роленә ул бөтен җаны-тәне белән керешә. Мәсәлән, газетага кәгазь алу өчен матбугат министры Михаил Полторанинга кадәр барып җитә. Үзгәртеп кору елларында акча булмаган чакларда ак байларыбыздан акча эзләп йөрсә - йөрде, ләкин газетаны яптырмады. Ул үз-үзен аямыйча эшләде, кирәк булганда, амбразуларга ташланды, йөрәген дә, үзен дә сакламады һәм 75 яшендә дөнья белән хушлашты...
 
Бүген, баш мөхәрриребезне искә алу көнендә, редакция коллективы шуны әйтә ала: “Бердәмлек” бар, һәм ул ки-ләчәктә дә булачак. Чөнки газетаны саклап калу - беренче редакторыбызның соңгы васыяте ул. Рәфгать абый берәмтек-ләп сайлап алган журналистлар исән чакта “Бердәмлек” халык газетасы булып яшәргә тиеш.
 
Редакция коллективы исеменнән
 
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
 
 
 
Яңгырлы сытык бер көндәй,

минем күңелем боек
 
Хөрмәтле укучыларыбыздан килгән сагыш тулы хатлар
 
Фатыйма! Тирән кайгыңны уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән түземлек-сабырлык сора. Гел догада бул, Рәфгать абый синнән хәзер шуны гына көтә, Аллаһы кушса, кылган изгелекләре аңа ярдәм итәр. Ул, үзен аямыйча, милләт халкы өчен соңгы сулышына кадәр хезмәт итте. Без дә аңа догачы булырбыз. Ишеткәч, йөрәгем тибешеннән туктагандай булды. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Ятасы урыны җәннәт бакчасыдай булып, кыямәткәчә рухы тыныч, кабере нурлы булсын. Амин!
 
Сабыр бул
 
Кеше хәлен кеше белми -
 
үз башына төшмәсә,
 
Сагынудан кеше үлми,
 
әҗәл вакыты җитмәсә.
 
Агылган болытлар күрсәң,
 
искә төшер үткәнне,
 
Күгәрченнәрдәй гөрләшеп,
 
бергә гомер иткәнне.
 
Ул яраткан күлмәген
 
төштә күрерсең кигәнен.
 
Кайтып керер кебек тоелыр,
 
белсәң дә син үлгәнен.
 
Ятканда - йокың килмәс,
 
ашасаң - ашың үтмәс,
 
Рәфгать абый күз алдыңнан
 
һичбер минутка китмәс.
 
Сагынулар бетмәсә дә,
 
күзләреңдә яшь кибәр,
 
Җаныңдагы сагышларың
 
үз гомереңә җитәр.
 
Йоклаганда төш күрерсең,
 
хәлләрен шуннан белерсең,
 
Аерылу газабына, авыр
 
булса да, түзәрсең.
 
Кереп ятабыз гүрләргә,
 
җитсә шундый вакытлар,
 
Һәрберебезгә тегеп куелган
 
боздай салкын ястыклар.
 
Бер-беребездән аерылгач,
 
бер Аллаһка сыенырбыз,
 
Берәм-берәм барыбыз да
 
мәңгелеккә барырбыз.
 
Балаларың исән чакта
 
ялгыз айга карама,
 
Кызларың-оныкларың өчен
 
тырыш үзеңне сакларга.
 
Рәфгатең күп изгелек кылды,
 
рәнҗетмәде беркемне,
 
Безнең догаларга күмелеп,
 
тыныч ятсын каберендә.
 
Туганнарың-дусларың бар
 
хәлеңне белешергә,
 
Ахирәттә насыйп булсын
 
очрашып күрешергә.
 
Саимә МОРЗАХАНОВА.
 
Гали авылы,
 
Похвистнево районы.
 
* * *
 
Зур ихтирам белән сәламләп сезгә хат язучы, әлеге дә баягы, Габделәхәт бабагыз булам инде. Һәрвакыт шатлык алып килеп, мине куандырып торучы “Бердәмлег”ем бүген миңа олы кайгы җиткерде. Нинди кайгы икәнлеге барыбызга да мәгълүм инде. “Бердәмлек”нең 45нче санында басылып чыккан “Октябрьнең соңгы көне иде...” дигән мәкаләгезне укыгач, башым әйләнеп, күз алларым караңгыланып китте. Менә кайгы нишләтә бит карт кешене! Рәфгатьнең үлеме күкләрдә алдан ук билгеләнгән булган, күрәсең. Сентябрь башында, аның җитмеш биш еллык юбилее алдыннан гына бер төш күргән идем. Бер өйдә ниндидер мәҗлес бара, имеш. Анда кемнәрдер мин яратмаган җырлар җырлыйлар. Мин караватта аларны тыңлап ятам. Кинәт яныма ап-ак чәчле кемдер килеп ятты. Мин аны танымадым, шуңа күрә русчалатып: “Вы поете?” - дип сорадым. Ул әйтә: “Подпевать могу”, - ди. Мин “Подмосковные вечера”ны җырлый башладым, ә ул кушылды. Аннан соң икәүләшеп башкорт телендә “Һаваларда оча ике аккош”ны җырладык. “Син кем буласың соң?” - дигән соравыма ул: “Минем исемем Рәфгать”, - диде. Мин бу төшне Рәфгатьнең туган көненә юрадым һәм аңа багышлап шигырь дә язган идем. Ә ул менә нәрсә булып чыкты...
 
...Кайгымнан бераз айныгач, күңел сандыгымда сакланган истәлекләремне барлап, Рәфгать белән кайчан, ничек дуслашуыбызны искә төшерә башладым. 2004 ел сентябренең кояшлы, җылы бер көне иде. Өемдә ялгызым “Бердәмлек”не укып утырам. Кинәт бер ир-егет килеп керде дә: “Әссәләмүгаләйкүм, агай”, - дип ике кулын биреп күреште. Өстендә ап-ак күлмәк, ак чалбар, кулында блокнот. Йөзе, бәдәне белән 30 яшьләрдәге егетне хәтерләткән 61 яшьлек “егет” “Бердәмлек”нең баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин булып чыкты. Мин аның кем икәнен газеталар аша белә идем инде. Аның белән күзгә-күз беренче очрашуым булды бу.
 
“Габделәхәт агай, редакциягә җибәргән шигырьләрегез, мәкаләләрегез минем күңелемә ята. Сез образлы итеп фикер йөртә беләсез. Тагын да шундый шигырьләрегез, мәкаләләрегез булса, миңа күрсәтегез әле”, - дип сорады. Мин аңа шигырьләрем тупланган калын дәфтәремне күрсәттем. Без аның белән озак әңгәмәләшеп утырдык. Мин аны кунак итү нияте белән чәй һәм икмәккә май ягылган бутерброд белән генә сыйлап җибәрдем.
 
Ул вакытта мин инде өч ел буе ялгыз яши идем. Ә Рәфгать килеп киткәч, минем якын дустым, сердәшем бар булды. Җибәргән мәкаләләремне, шигырьләремне беркайчан да “Бердәмлек”тә бастырмыйча калдырмады. Бөлгенлеккә төшеп, чыгудан туктаган “Ыргыз”ны да ул үз канаты астына алды. Аны чыгаручыларга ярдәм итеп торды.
 
Ә мин күрсәткән шигырьләр дәфтәрен ул үзе белән алып киткән иде. Соңыннан кайтарды. 2012 елда балаларым ул җыентыкны китап итеп бастырып чыгардылар. Ә дустым ул иҗат җимешемне хуплап, “Бердәмлек”тә мәкалә бастырды. Менә шундый ярдәмчел, кешелекле дустым бар иде минем. Хәзер ул юк инде. Аның рухына багышлап тагын бер шигырь яздым. Догам булып барсын иде.
 
Кабат күрешүләр булмас
 
Бүген “Бердәмлек” менә
 
Алып килде хәтәр хәбәр.
 
Ә ул хәбәр йөрәгемә
 
Кадалды гүя хәнҗәр.
 
Кояшның йөзен каплады
 
Бер олы кара болыт.
 
Яңгырлы сытык бер
 
көндәй,
 
Минем күңелем боек.
 
Гомер буе иҗат итеп,
 
Җитмеш биш яшькә
 
җиткәч,
 
Бәйсез теләккә
 
буйсынып,
 
Дустым дөньядан киткән.
 
Дуслар белән
 
хушлашырга
 
Күп калмады миңа да.
 
Ходай кушса, очрашырбыз,
 
Рәфгать белән оҗмахта.
 
Күпме генә еласам да,
 
Кабат күрешмәм инде.
 
Дустымда йомшак күңел
 
Һәм ярдәмчел холык иде.
 
Эльмира сеңелем, “Бердәмлек”не саклагыз инде. Рәфгать юк дип, бөлдерә күрмәсеннәр.
 
Габделәхәт ЛАТЫЙПОВ.
 
Таллы авылы,
 
Большая Черниговка районы.
 
* * *
 
28 ел буе «Бердәмлек» газетасын җитәкләп килгән Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллинның вафаты - барлык татар халкы өчен зур югалту. Ул - татар журналистикасы, матбугаты үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Гаиләсенең, якыннарының, хез-мәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашам һәм сабырлык телим.
 
Күпмилләтле өлкәдә яшәп, үз газетасын булдырып, ничә еллар уңышлы чыгарып килү газета укучыларда горурлык хисе уята. Рәфгать абый Әһлиуллинның иң зур казанышларының берсе - талантлы, үз эшенә бирелгән, югары профессиональ осталыкка ия булган, башлаган эшен киләчәктә дә уңышлы дәвам итәрлек бердәм коллектив оештырып калдыруында, минемчә. Газетабызның шундый югары дәрәҗәгә күтәрелүе - җитәкчеләре белән берлектә аларның да тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе. Киләчәктә дә бу эшне уңышлы башкаруларына ышанычыбыз бик зур.
 
Ләкин газетаның укучылары булмаса, аның гомере дә юк. Рәхәтләнеп үз телеңдә газета уку - авыз тутырып ана телендә сөйләшү, үз милләтеңдәге кешеләрнең уй-фикерләрен белү белән бер бит ул. Күңелләрең бушап кала. Әле нинди горурлык хисе кичерәсең: без - бергә, без - бердәм, без - татарлар!
 
«Что имеем - не храним, потерявши - плачем», ди рус мәкале. Кайбер нәрсәләрне адәм баласы югалтмыйча аңламый шул. Туган телебезне саклауның бер ысулы булган шундый газетабызны югалтуга юл куйсак, безне ата-бабаларыбыз да, киләчәк буыннар да кичермәсләр.
 
Әлегә газетаның яшәве безнең һәрберебездән тора. Аның өчен без җаваплы, милләттәшләр. Теләсәк, саклый алабыз бит. Әйдәгез, үзебезнең кадерле балаларыбыз, оныкларыбыз өчен эшлик шуны!
 
Моның өчен бары тик газетага язылырга гына кирәк!
 
Әлфия НУРТДИНОВА.
 
Татар Әбдекие авылы,
 
Шенталы районы.
 
* * *
 
“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинның бакыйлыкка күчкәнен йөрәк һич кабул итми. Октябрь урталары булгандыр, мин аның белән телефоннан сөйләшкән идем. Бу вакытта хастаханәдә яткан Рәфгать абый каты авыруы, әле генә реанимация бүлегеннән палатага күчүе турында сөйләде. Шулай булса да, ноябрь башларында эшкә чыгарга нияте бар иде аның. Инде менә арабыздан китеп барды. Самара өлкәсендә яшәүче татарлар өчен авыр югалту бу.
 
Мәрхүмнең гаиләсенең, туганнарының, хезмәттәшләренең тирән кайгыларын уртаклашам. Аллаһы Тәгалә барысына да түземлек, сабырлык бирсен. Рәфгать абыебызның урыны оҗмахта, авыр туфрагы җиңел булсын.
 
Әминә МӘҺДИЕВА.
 
Самара шәһәре.
 
* * *
 
Рәфгать Әһлиуллин белән мин 1996 елда таныштым. Аның никадәр актив һәм максатчан булуын бер күрүдә үк аңладым. Күз карашында, һәр сүзендә, хәрәкәтендә ана теленә, үз халкына карата мәхәббәте сизелеп тора иде.
 
Ул вакытта мин әле яңа гына Самара төбәге халыкларының этнографиясен өйрәнә башлаган идем. Татар халкының көнкүреше, культурасы үзенчәлекләрен тулысынча аңлар өчен, “Бердәмлек” редакциясенең редакторы миңа татар авылларына барырга киңәш итте. “Красный Яр районы Самарадан ерак түгел. Анда татар авыллары да бар. Иң элек шунда барып килә аласың”, - диде Рәфгать Әһлиуллин. Ул вакыйгалар турында сөйләгәндә танылган “Машина времени” төркеменең бер җырындагы “Ты помнишь, как все начиналось? Все было впервые и вновь…” сүзләре искә төшә. Минем өчен барысы да яңадан башлангандай булды.
 
Соңрак мин татар милләтен саклап калуга бөтен көчләрен биреп хезмәт итүче бик күп башка милләтпәрвәр татарлар белән таныштым. Тик Рәфгать Әһлиуллин минем өчен араларыннан беренче булып калачак.
 
Михаил КРЖИЖЕВСКИЙ,
 
тарих фәннәре кандидаты.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 07.12.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»