поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.12.2018 Мәдәният

Кариев театры беренче тапкыр “камерный театр” форматына мөрәҗәгать итә

Россиядә иң популяр яшь драматургларның берсе Юлия Тупикина Низаминың “Ләйлә вә Мәҗнүн” поэмасына нигезләнеп, махсус Кариев театры өчен заманча пьеса иҗат итте.

Ике вакыт. Ике йөрәк. Танылган Ләйлә белән Мәҗнүн һәм әле беркемгә дә билгеле булмаган Йолдыз һәм Булатның ике мәхәббәт тарихы. Гашыйкларның аянычлы язмышы хәл ителгән кебек, әмма әлеге тарих гади түгел.
 
Заманча “Ләйлә вә Мәҗнүн”не 15-16 декабрь көнне тамашачылар сәхнәдә караячак, аларның саны илледән артмаячак.
 
“Бу безнең өчен зур сынау, дип уйлыйм, чөнки мондый кечкенә форматта уйнаган юк иде. Тамашачылар белән без бер пространствода, тирәлектә булабыз. Ә бу артистлар өчен психологик яктан да шактый кыен.”, – дип уртаклашты режиссер Ренат Әюпов.
 
Спектакльдә 6 артист катнаша: Алсу Фәйзуллина (Ләйлә), Илфат Гыйбадуллин (Мәҗнүн), Наилә Кәримова, Булат Гатаулин, Халидә Сөнгатуллина һәм Эльдар Гатауллин. Театрның яшь артисты Наилә Кәримова спектакльдә хәзерге заман Ләйләсен - Йолдыз ролен башкара. Бу артистның театрда беренче зур роле.
 
Эльмир Низамовның да Кариев театрында дебюты – беренче тапкыр спектакль өчен махсус рэп-дуэт иҗат итте. Премьера көнне электрофортепианода композитор үзе уйнаячак. Спектакльдә заманча альтернатив музыка юнәлешендә эшләүче «İttifaQ» рэп төркеменә дә мөрәҗәгать ителә.
 
Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең “Театр-балаларга” Гранты ярдәмендә сәхнәләштерелде.
 
Премьера 15,16 декабрьдә 18.00 сәгатьттә булачак. Рәхим итегез!

---
Кариев театры
№ --- | 07.12.2018
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»