поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.04.2010 Җәмгыять

НИ ӨЧЕН КОСМОНАВТЛАР АРАСЫНДА ТАТАРЛАР ЮК?

Балачакның иң хәтердә калган мизгелләреннән берсе – авыл өендә стенадагы кадакка эленгән радиодан яңгыраган Левитан тавышы: «Мәскәү сөйли!..» Әни тәмам пошаманга калды. «И Ходаем, тагын сугыш башланган икән», – дип, кая барып сугылырга белми. Ә инде аннары безнең, әле 7-9 яшьлек малайларның, «Ур-ра! «Маргарин» очкан! «Маргарин» очкан!» – дип, урам буйлап үрле-кырлы сикереп йөргәнебез бүгенгедәй күз алдында. 1961 елның 12 апреле иде ул.

Әлбәттә, ул чагында безгә беренче космонавтның кем булуы, русмы ул, татармы – алай артык мөһим дә түгел иде, билгеле. Гагаринга – «Маргарин», Титовка – «Петух» дип кушамат тагу да бит инде ул аларны яратып сокланудан гына туган гөнаһсыз гамәл.

 

Шунысы кызык, ә шул чакта галәмгә үзебезнең татар егете Марс Рафиков очкан булса, аңа нинди кушамат тагылган булыр иде икән?! Чөнки ул да бит беренче космонавтлар төркеменнән. Бары тик тормыштагы гади бер очраклы хәл аркасында гына аңа галәм ишеге ябыла.

 

Марс Закир улы Рафиков 1933 елның 30 сентябрендә Кыргызстанның Джалалабад өлкәсендә Бегабад дигән авылда дөньяга килә. 1954 елда Сызрань хәрби авиация училищесын тәмамлый. Хәрби һава көчләрендә хезмәт итә. Ул гаҗәеп сәләтле очучы. Кыска гына вакыт эчендә «Миг», «Як», «Су» самолетларының барлык модификацияләрен дә үзләштереп өлгерә. Өстәвенә физик яктан да нык.

 

Мәгълүм булганча, 1959 ел башында илдә кешене тәүге тапкыр галәмгә чыгару өчен космонавтлыкка кандидатлар туплау башлана. Махсус белгечләр СССРның барлык төбәкләреннән моңа лаек кешеләрне эзли. Әлбәттә, космонавт булырга хыялланучылар бихисап. Шулай да алар арасыннан, иң беренче чиратта, очучы-истребительләр, су асты көймәләрендә йөзүчеләр, ракетачылар, автомобильдә узышучылар һәм башка шуның ише экстремаль һөнәр ияләренә өстенлек бирелә. 1959 елның апреленә кандидатлар саны инде 500дән артып китә. Ә ел азагына махсус медицина комиссиясе аша уза алган нибары 20 кеше генә кала. Алар арасында безнең милләттәшебез Марс Рафиков та була. 1960 елда, ниһаять, аны космонавт итеп теркиләр.

 

«Гагарин төркеме»нә эләккән беренче 20 космонавтны «Восток» тибындагы галәм корабында очу өчен җитди әзерләү башлана. Андагы барлык сынаулар да Рафиковка үтә дә җиңел бирелә, чөнки аның техник яктан да, физик яктан да әзерлеге башкаларныкыннан шактый өстен. Төркемдә ул иң җиңел аралашучан кеше буларак таныла. Һәрнәрсәдә беренчеләрдән башлап йөри. Юрий Гагарин белән нык дуслаша. Төркемдәге иптәшләре аны, гадәттә, Твардовский әсәрендәге Василий Теркин белән чагыштырырга яраталар. Ул бар нәрсәгә дә өлгерә, бер үк вакытта культорг та, спорторг та, төрле чаралар оештыручы да. Кыскасы, үзе дә тик утырмый, башкаларга да тынгы бирми. Ә инде ул пешергән пылау белән шашлык барысын да әсир итә. (Монысы Урта Азиядә озак яшәү нәтиҗәсе.)

 

Ләкин шул рәвешле өч ай узгач, көннәрдән бер көнне Марс «самоволка»га китә. Ә космонавтларга частьтан рөхсәтсез чыгу катгый тыела. Әлбәттә бу хәл СССР Хәрби һава көчләре Баш командующиена да барып ишетелә. Һәм ул Марс Рафиковны космонавтлар төркеменнән чыгарырга әмер бирә. (Дөрес, Рафиков үзе исә моның сәбәбен бүтәнчә аңлата. Янәсе, ул хатыны Жанна Войцеховская белән аерылышырга җыена. Ә бу өстәгеләргә ошамый. Ничек инде ул коммунист, космонавт шундый адымга барырга тиеш. Нәтиҗәсе шул: аннан котылу өчен сәбәп тиз табыла.)

 

Кыскасы, ничек кенә булмасын, Рафиковка галәм ишеге инде ябыла. Аны өлкән очучы вазифасында Карпат буендагы хәрби авиация частена җибәрәләр. Соңрак 1980 елда ул Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Ә 1982 елда инде отставкага китә. Алма-Атада йортлар төзү комбинатында эшли, гражданнар оборонасы штабын җитәкли. Советлар Союзының беренче космонавтлары тормышы турында «Х» отряды егетләре» дигән китап язып, аны бастырып чыгара.

 

Марс Рафиковның орден һәм медальләре дә байтак. Бер «Кызыл Йолдыз» орденын аңа галәмне буйсындыруда катнашканы өчен бирәләр, ә икенчесе – Әфганстандагы батырлыгы өчен. Ә 14 медаленең беренчесен ул Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен әле 14 яшендә үк алырга өлгерә.

 

Әтисе Закир абый 1943 елда Харьков янындагы каты бәрелешләрдә һәлак була. Әнисе Мәрзия апа 1992 елда дөньядан китә.

 

Ә Марс Рафиков үзе 2000 елның 23 июнендә Алма-Атада 67 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат була. Кыргызстанда исә үзләренең якташын, беренче космонавтларның «Х» отрядыннан курку белмәс кыю татар егетен әле дә булса тирән хөрмәт белән искә алалар. Һәм без дә аны онытырга тиеш түгел, минемчә.


Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»