|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2018 Шоу-бизнес
Лилия Хәйруллинаның полициядә "төнге маҗаралары"ның ничек тәмамлануы билгелеЛилия Хәйруллина тормышында күңелсез хәл булганын хәбәр иткән идек: җырчы үзенең янчыгын югалткан. Алай гына да түгел, янчык эчендәге машина йөртү таныклыгы, башка документлар, карточкалар, дисконткалар, акчалар "очкан" иде. "Төнне полициядә каршыладым. Табылмас инде ул... Ярата идем шуны" дип бик нык өзгәләнгән иде җырчы.
Бәхеткә каршы, барысы да яхшы тәмамланган. "Маҗараларым бетте.. Янчыкны бер матур пар кире кайтарды, барысы да үз урынында иде: документлар да, акча да. Чиксез рәхмәтемне белдерәм. Минем уйлавымча, тормышта күп нәрсә үзеңнен тормышка булган карашыннан тора" дип сөенече белән уртаклаша Лилия Хәйруллина.
--- |
Иң күп укылган
|