• 15.12-16.12 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Премьера. Кариев театры. 18.00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 20.12-08.01 "Шүрәле белән Яңа ел!". Г.Тукай әдәби музее.
  • 21.12 Актаныш районы "Агыйдел дэулэт жыр hэм бию ансамбленен "Авылым кайтавазы" исемле ижат концерты
  • 22.12 XIX Татар жыры. КРК «Пирамида». 17:00
  • 22.12 "Без шундый театр төзербез...". Юбилей. Кариев театры. 16.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 14 Декабрь Сәет Шәкүров (1917-1989)
  • 14 Декабрь Әнәс Галиуллин
  • 14 Декабрь Алсу Әбелханова
  • 14 Декабрь Нур Әхмәдиев
  • 15 Декабрь Габделбарый Болгарский (1884-1927)
  • 15 Декабрь Диләрә Илалтдинова
  • 15 Декабрь Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974)
  • 15 Декабрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов
  • 15 Декабрь Лилия Сираҗиева
  • 15 Декабрь Нуриәхмәт Сафин
  • Казан шәһәре Магистральный урамы 16А йортында урнашкан(Азино), бөтен унайлыклары булган бер булмәле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Начар гадәтләре булмаган, пөхтә, чисталык яратучы кешегэ яки гаилэгэ. Түләү ЖКХ түләүләре белән бергә аена 15500 сум. Телефон: 89872880958.
  • Казан узэгенен Татарстан урамында урнашкан 2 булмэле фатир озак вакытка тэртипле кешелэргэ арендага бирелэ. Яшэр очен барлык нэрсэ дэ бар. Тулэу 17000+ коммун. хезмэт. Тел. 89172757475.
  • Казан. Яшь тай ите сатыла. Буген суябыз. Алгы бот хэм кабыргалары. 330 сум/кг. 89030618118
  • Мавлютова урамында урнашкан тулай торакка бер егет кертэм. 89274433797
  • Казан. Яшь тай итенэ заказлар жыям. 12 декабрь конне суела. Халял ит. 89030618118
  • Арча шэхэреннэн 3км ераклыкта урнашкан Сарай-Чокырча авылында 15сотый жир сатыла. Газ,су,ут кергэн, профнастилдан ор-яна капка-койма,жилэк-жимеш агачлары утыртылган.Бик матур табигать кочагында:тирэ-ягы яшеллеккэ кумелгэн, бакча башында гына балык куллэре.Реелторлар борчымасын.89178967821 (Можно через ватсап)
  • Яхшы хәлдә машина сатып алам 89279384704
  • Казан Совет районында балконлы зур булмә сатыла 18 кв.м. 89509469991
  • Т 16 трактор сатыла т89991567823
  • Яшел Үзән шәһәрендә бөтен уңайлыклары булган 3 бүлмәле фатир сатыла. 5 этажлы йорт, 4 этаж. Бүлмәләр якты, җылы... Ремонты әйбәт. Фатир белән бергә машина кую урыны да бар. Кибетләр, садиклар, мәктәпләр бик якын. Автобус тукталышы да 100 метр ераклыкта. Кухня гарнитуры бүләккә. Бәясе 2400000... Сатулашу мөмкинлеге зур. Тел. 89172221996

 

 

 
Архив
 
 
06.12.2018 Җәмгыять

"Лиза апага нинди генә авырулар белән мөрәҗәгать итмиләр"

Комлыкта — нарат, өскә таба — имән урманы җәелеп киткән Тәрбит якларын тарих әйбәт хәтерлидер. Кайчандыр бу урманнар чукынырга теләмәгән качаклар белән тулы булган, бастырырга килгән казах гаскәрләреннән качып авылларыннан кузгалган үксез ятимнәрне сыендырган.

Петр I заманынында кораблар төзү өчен имәннәрне Олы Тәрбит урманнарыннан кискәннәр, диләр. Шөкер, инде дөньялар тыныч, дин иреге бирелгән якты көннәрдә яшибез. Бүген менә урыны белән шомлы, урыны белән якты аланнары булган Тәрбит урманында тыныч кына җәйге яңгырларга чыланып чабыр, ак таҗлы ромашкалар, сары мәтрүшкәләр һәм тагы бик күп шифалы үләннәр түшәлеп үсә, шыпырт кына җәнлек җанвары йөреп тора. Урман һаман табигатьнең үз сулышыннан яралган садә җаннар өчен барып көч алыр, сыеныр урын булып кала әле. Еш кына бу урман сукмагында чуар яулыгын ияк турыннан чияләп бәйләгән, бала итәкле яшел күлмәге өстеннән ике кесәле ситцы алъяпкычын кигән, очына кечкенә төенчек аскан чикләвек таягын иңсәсенә салган керәшен карчыгы — Лиза апаны очратырга була. Урманда ул үзе генә белгән сукмаклардан йөрергә, көч-дәва һәм шифалы үләннәр җыеп кайтырга ярата. Урман шомлы диләр, тик Лиза апа өчен түгел! — Мин яшь чакта урман караучы Солтан абый бар иде. Үзенә китәргә кирәк булганда ул урманны һәрвакыт миңа ышанып калдырды. Урманда бернинди куркыныч юк, рәхәтләнеп акрын гына җырлап йөрим. Иртә яздан ылыс бөреләрен җыям, аннан юкә чәчәген, ромашка, чабыр үләне, меңьяфрак... Үги ана үләнен өйгә алып кайтырга ярамый, гаиләне боза... Сөйли дә, сөйли Лиза апа. Тыңлыйсың, тыңлыйсың да, аңа яшәешнең мең төрле сере, тылсымы билгеледер кебек тоела башлый. Табигать кануннарына буйсынып, болын-кырларның шифалы сулышын тоеп яшәгәнгәме икән бигрәк рәхәт аның янында. Тыңлаган саен тәнгә сихәт, җанга тынычлык килә. Инде, әйдәгез, Лиза апа белән бергәләп урман юлыннан акрын гына, авыл ягына борылыйк.
 
Сихәтле куллар Элек-электән бу җирләргә кешеләрне җәнлек тулы урман һәм балыклы елга җәлеп иткән. Бүген көндә Кайбыч районын икегә бүлеп агучы Гөбнә елгасы буена урнашкан Зур Тәрбит авылында 500 дән артык кеше яши. Бу яклар гомер-гомергә иген иккән һәм терлекчелек белән көн күргән. Зур Тәрбит авылында туып үскән Лиза апа Кошкина да үзенең хезмәт юлын терлекчелек тармагыннан башлаган. Хезмәт юлы гына түгел, кулларының сихәте дә мал-турны дәвалаганда ачылган аның. — Шуңа гаҗәпләнәм, хәзер зур-зур йортларда яшәсәләр дә, кешеләр тавышланып бетәләр, бер-берсе белән тату яши белмиләр. Мин авылыбызның Мачылар кушаматлы гаиләсенә килен булып төштем, — дип сүзне бик ерактан башлады Лиза апа. — Биш ел ике килен, биш бала, кайнана, өч ир-ат бергә яшәдек. Иремнең энесе — солдатка китмәгән малай безнең баш очында йоклый иде. Шулай да гаиләдә бер тавыш та чыкмады! Килендәшемнең дә балалары минеке тирә булды. Аның күкрәгенә сөт төшми иде, шуңа үземнекеләрне дә, килендәшемнең кечкенә балаларын да мин имезә идем. Аннары иремнең энесе солдатка китте, ә без өч бала белән иске генә бер йортка күчендек. Мич ягып өй җылытабыз, ашарга пешерәбез. Балалар мин күрмәгәндә күмер белән уйный, бөтен өй эче кап-кара була торган иде. Бервакыт, ферма мөдире булып эшләүче абыем йөгереп кергән, фермада ике үгез сугышты, берсе егылды, ди. Бик курыккан үзе, колхоз малы өчен баш белән җавап тота торган заманнар бит. Чыгып чаптым мин дә абый артыннан. Барсак, үгез һаман ята, тормаган. Мин тиз генә зур күзле инә сорап алдым да, үгез янына кереп ертылган урынын тиз генә ямап, койма аркылы кире сикердем. Бер сәгатьтән үгез торып йөри башлаган. Бу хәлне белгәч, и орышты кайнанам, и орышты. Өй тулы олан, алар турында уйламыйча нишләп куркыныч янаган урында йөрисең, ди. Балаларны бик ярата иде ул, безгә дә аларны гел кайгыртып торырга кушты. Инде икенче юлы абыем тагы килгән, кинәт торып әнисе янына йөгергән тай аягын чыгарган икән. Баса да алмый, җанкаем. Абыйдан камфор мае сорап алдым да, шул май белән тай аягын озаклап удым. Бераздан торып чапты тай. Шуннан миңа абый, кулың белә синең дип, бу эшне ташламаска кушты. Шулай акрын гына ветеренарлар дәвалый алмаган терлекләрне мин дәвалый башладым. Аягы чыкканмы, бозаулый алмыймы, барысына да мине чакырталар иде. Бозау асларына кереп, аркам белән терлекне күтәреп, чыккан сөякләрен җайлаган чаклар да булды. Аннан үземнең балаларның кул-аякларын утырта башладым. Балалар шук бит, тик кенә тормыйлар. Күрше хатыннары да балаларын алып керә иде. Шуннан күршедәге Чүти авылыннан да килә башладылар. Кызганыч, миңа бу дәва эшенә фатыйхасын биргән абыемны бик яшьли үтерделәр шул. Игезәк улларымның берсе сигез яшендә үлеп китте. Егерме ел яшәгәч, ирем дә вафат булды. Күп җәфа күрергә, хәсрәтне шактый татырга туры килде безнең башларга.
 
Кешенеке үзәктә...
 
Балалары үсә төшкәч колхозга эшкә чыга Лиза апа. Бушаганда бер улына көтү көтәргә дә булыша. Əле бит йорт-җирне дә карап тотарга, балаларны да тәрбияләргә кирәк. Мондый эшләр хатын-кыз җилкәсенә салынган, бер кая да китеп булмый. Колхозның да эше күп, берсе беткәнне, икенче эш көтер тора. Түз генә! Сабыр кеше шул ул Лиза апа. Тыныч кына тормыш алып бара, сихәт эшен дә туктатмый. — Элек басуда бик күп итеп чөгендер эшкәртергә бирәләр иде бит. Минем дә басудагы эшне кеше белән бергә бетерәсем килә. Эшкә генә тотынам, ярдәмең кирәк, дип алып китәләр. Ярдәм сорап килгән кешене кире дә борып җибәрә алмыйм. Əле техника да юк заман бит. Җәяү барам, аннан кире басуга кайтып эшемне дәвам итәм. Иптәш хатыннар, башта үз эшеңне бетер, аннары кеше эшен карарсың, дип әрлиләр иде. Мин алай булдыра алмыйм шул, — ди Лиза апа. Əле бүгенге көндә дә, Лиза апага нинди генә авырулар белән мөрәҗәгать итмиләр икән. Чыккан кул-аяк сөякләре, эч төшүләр, билләре ычкынганнар, баш авыртканнан, кабырга утыртырга, өч төшкән кешеләр килә аның янына.
 
Кечкенә балалар егылмыйча, сикермичә тормый. Үзебезнең дә кечкенә кызларыбызны Лиза апа янына берничә тапкыр алып барганыбыз булды. Врачтан курыккан балаларга да уртак телне тиз таба ул. Тезләрен майлап уа, уа да, борылган, каеккан аяклар, шылт итеп кенә үз урынына кайтып куя. Балалар сизми дә кала.
 
— Авырткан җирне ничек беләсез? — дип кызыксынам.
 
— Кулым белән капшап сизәм. Буыннарның ничек дөрес урнашырга тиешлеген шулай тоеп беләм. Төрле авырулар белән киләләр. Кем кулын тайдырып, кем күзеннән чүп алдырырга. Әнием дә күзгә кергән чүпне теле белән бик оста ала торган иде, — дип тә өстәп куя Лиза апа. — Балаларга куркулык та салам. Менә ун ел балага уза алмаган бер хатын килде. Cихәтләп, сылап җибәрдем, файдасы тигән. Күптән түгел малаен күрсәтергә килеп китте. Миңа килеп эчен утырттырганнан соң, балага узган хатыннар күп. Минем «балалар» Мәскәүдә дә, Казанда да, Чувашта да, үзебезнең районда да бар. Шөкер, миңа килгән хатыннарның бала тапкан, дигән хәбәрен ишеткәч бик сөенәм инде мин.
 
Ә болай күбесенчә баш авыртулары белән киләләр. Халык баш авыртудан бик җәфалана хәзер. Мунчага керер алдыннан, 2-3 сәгатькә баш түбәсенә май (каз, тавыкның эч мае) сылап торуның файдасы зур. Чигәләргә камфара мае сөртеп уарга да була, — дип киңәшләрен бирә Лиза апа.
 
— Дәвалау күп көч, энергия сорый. Үзегез ничек хәл аласыз?
 
— Көчем китсә, ятып торам. Үлән чәйләре эчәм. Үләннәрнең файдасы бик күп. Яраулы үләннәрне язын урман-болыннардан үзем җыеп кайтам. Авыруларга да шул үләннәрне биреп җибәрәм.
 
Лиза түти чиркәүгә келәүләргә йөри. Коры да тота. Бу як керәшеннәре уразаны шулай дип атый. Җиде бала үстергәннәр: ике малай, биш кыз. Ире үлгәндә кечкенәсенә 2 яшь кенә булган әле. Ялгызы менә шуларны аякка бастыра. Бер кызы белән бер улы авылда яшиләр икән. Башкалары төрлесе-төрле якларга таралганнар. Төп йортта калган улы Алексей белән килене Светлана тәрбияседә яши ул. Әле һаман кешеләрне дәвалый.
 
Тыны барның...
 
Медицинада яңа технологияләр киң кулланылыш алган заманда яшәсәк тә, җир йөзендәге һәммә халыкларга борынгы заманнардан ук мирас булып калган халык медицинасы әле һаман да зур әһәмияткә ия булып кала бирә. Бу өлкәне фәнни рәвештә өйрәнү ни дәрәҗәдә алып барылуы миңа билгесез булып калса да, авылларда халыкны сихәтләндерү юнәлешендә эш алып баручы, ягъни борын-борыннан килгән им-томчылыкны дәвам итүче әбиләр очырый. Аларның кайберләренең даны бик еракларга таралган, инде үзләре бакыйлыкка күчсә дә, исемнәре хөрмәт белән искә алынып сөйләүчеләр бар. Аяк-куллары тайган кешеләргә табиблардан да остарак итеп ярдәм итүчеләр мисаллары да җитәрлек. Күз тию галәмәтләрен Кешенең биотоклары күз ярдәмендә бирелә алуын бүгенге фән дә кире какмый. Им-томчы әбиләрнең торган саен азаюлары, булганнарының да инде шактый олы яшьтә булулары күңелне борчый. Әнә, Олы Тәрбиттә яшәүче Лиза апа да “кулымның сихәте йорттагы бер кешегә дә күчмәде,” ди. Ничектер бу сыйфатны күкләр үзе билгели дә, сынаган кешеләренә генә үзе бирәдер ул.
 
Табигатьнең сихәтен тоеп яшик! Сәламәт булыйк!
 
Раилә Хәялиева

---
Түгәрәк уен
№ --- | 06.12.2018
Түгәрәк уен печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты