|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.04.2010 Җәмгыять
МЕНӘ ШУНДЫЙ БАТЫРЛЫКАпас районында 14 гаилә җәмгысы 17 баланы тәрбиягә алган. Шуларның берсендә булып үземне борчыган сорауларга җавап эзләргә тырыштым. Бер уйлаганда, үксезләрне сыендырган гаиләләр табылуына шатланырга гына кирәк кебек, әмма, икенче яктан, “без әле кая барабыз?” дигән сорау да баш миен бораулый. Зариповлар гаиләсенә мине район газетасы мөхәррире Әсгат Җәләлиев алып барды. Юл буе гаилә башлыгы Фәнис һәм аның хатыны Рәзинә турында сөйләде: “Үзләренең ике баласы янына тагын өч бала алып кайттылар бит. Мин моны булдыра алмас идем, кайчак оныкларымнан да туям, гәрчә, “баламның баласы балдан татлы” дисәләр дә. Ә син тәрбиягә бала алыр идеңме?
– Юк, – дидем, кыюсыз гына.
Шулай сөйләшә-сөйләшә Зариповлар өенә кердек.
Әсгат Рәзинәнең авыр язмышы турында миңа алдан сөйләп куйган иде инде, җан яраларын яңартасы килмәсә дә, ятимлек ачысын ничек кичергәннәре турында үзеннән сораштырмый булдыра алмадым.
– Әти ташлап киткәч 5 бала калдык. Бераздан апа кияүгә чыкты. Әни безне ашатыр-киендерер өчен ирләр эшеннән дә оялмады, шабашкаларда йөрде. Авыр хезмәтне хатын-кыз җилкәсе күтәрә алмагандыр инде, әнием Зәйтүнә дә вафат булды. Шулай итеп, бер өйдә 4 бала тома ятим калдык.
– Сиңа ничә яшь иде?
– Унбиш, сеңелләрем – Рәмзия, Кадрия, Равия унөч, җиде, биш яшьтә иде.
– Гаиләне алып бару сиңа калды инде?
– Әйе. Пособие ала идек, тик ул гына җитми, үземнән кечкенә сеңлем белән кичләрен мәктәп идәннәрен юарга йөрдек. Менә шулай бер-беребезгә ябышып үстек инде.
– Фәнис белән ничек таныштыгыз?
– Борнаш дигән авылда, дуслар туенда.
– Фәнис, Рәзинәнең ятимә икәнен белә идеңме?
– Танышкач белдем инде.
– Өйләнешәсегезне белгән туганнарың каршы килмәдеме?
– Әти-әнине котыртучылар булды, имеш, киленегез шундый-шундый гаиләдән, фәлән-төгән. Ну, мин әйттем: “Ярату бер генә була ул”, – дидем.
Рәзинә: “Үзе ятим үскән кеше генә ятим хәленә керә аладыр ул. Әнисез калгач, без “әни” дигән сүз ишетсәк тә, телевизордан ятимнәрне күрсәтсәләр дә утырып елый идек, елый-елый мәктәпкә чыгып китә идек. Аннан соң, ышанасызмы-юкмы, менә бу сабыйларны алып кайтканчы ике ел буе төшемдә балалар күрдем: йә карында, йә янымда ике-өч бала йөгереп йөрүен күрә идем. Уянгач Фәнискә дә әйтәм: “Нәрсә икән соң бу, көн саен диярлек төшемә балалар керә?” – дим. Икебез дә аптыраштык инде менә“.
– Ә тәрбиягә бала алу уен иң элек кем әйтте?
Фәнис: “Рәзинә, әлбәттә. Дөресен әйткәндә, мин каршы килдем, йөрәк җитмәде. Үзебезнең балалар үсеп җитсен әле, дип тә карадым. Аннан соң эштән арып кайткач, менә болай кыегаеп ятып ял да итәсе килә бит. Инде 21 ел Апас аграр көллиятендә балалар белән эшлим. Һәр баланың үз характеры. Чит гаилә баласы үзебезнекеләр белән уртак тел таба алыр микән дип тә шикләндем. Чөнки психологик ярашу-яраклашу дигәннәре дә бар бит әле“.
– Сез бер генә бала алмакчы булгансыз, ничек өчәү булды соң ул?
Рәзинә: “Бөтен документларны тәртипкә китердек тә бер районның приютына юл тоттык. Алдан булачак кызыбыз Асиянең фоторәсемен күрсәткәннәр иде, бик ошаттык. Барсак, приют директоры бүлмәсендә Асия белән тагын ике малай басып тора. Башта әйтмәделәр, алар Асиянең абыйлары булып чыкты. Кызым Рузилә белән барган идек, күзгә-күз караштык та, малайларны да алып кайтабыз, дидек. Ә тегеләр, бармыйбыз, монда калабыз, диләр. Директор хатын: “Сезне барыбер төрле балалар йортларына таратачаклар”, – дип карый. Асия елый башлады, аңа абыйлары кушылды, аларга кушылып Рузилә белән без елыйбыз. Малайлар барыбер риза булмады. Асияне алып кайтырга чыктык, берзаман телефоннан абыйлары шалтырата: “Тетенька, мы согласны”, – диләр. Берничә көннән аларны да алып кайттык“.
Инде менә ике ел Зариповлар гаиләсендә биш бала.
– Эш кушканда да үз балаларыңа җиңелрәк эш кушкансыңдыр.
Рузилә: “Киресенчә, иң авырын тага ул“.
Фәнис: “Әмма: “Бергә эшләгез!” – дип өстәп куям. Кайчак катырак кагылган чакларым да булгалады. Беләсеңме, Риман абый, аларның үпкәләвен күз карашыннан, үз-үзләренең тотышыннан ук сизәм мин. Ничектер куырылып киләләр, ябылып калалар. Шуннан соң үз-үземә: “Туктап кал, Фәнис, арттырып җибәрдең бугай”, – дим дә берәр нәрсә сорашкан булып, җиңел генә йомыш кушкан булып киеренкелекне йомшартып җибәрәм. Хәзер өчесе дә үзебезнең балалар кебек. Әле Асия турында Рәзинәгә: “Үзең тапкан баладыр әле, тәрбиягә алган бала түгелдер, бигрәкләр дә сиңа охшаган”, – диләр“.
– Сезнең бала күңелле булуыгыз аңлашыла кебек. Бигрәк тә ятим үскән Рәзинәне аңлап була. Ә тулы гаиләдә үскәннәр нинди уй-хисләр кичерә икән? Апаста тәрбиягә бала алган тагын 13 гаилә бар бит әле.
Фәнис: “Акчага кызыгалардыр, диючеләр дә бар! Тик баланы үзеңнеке кебек итеп тәрбияләп үстерәсең килә икән, хөкүмәт акчасы гына җитми ул. Шөкер, икебез дә эшлибез. Рәзинә больницада рентген-кабинетта лаборант. Урак вакытында мин комбайнга утырам, балалар ким-хур булмасын дим“.
Апастан кайтканыма инде бер атна вакыт узды, әлеге гаилә турында уйлап күңел сөенә. Шул ук вакытта үземә: “Нигә үксезләр саны арта соң? Дөньяга нәрсә булды? Череп баеган кайбер гаиләләр аптыраганнан экзотик хайваннар асрый, нигә кеше баласын алырга йөрәкләре җитми?“ кебек сораулар бирәм.
Редакциядәге хезмәттәшләремнән дә сорап чыктым: “Тәрбиягә бала алыр идеңме?” – дидем. “Әйе”, – диюче булмады. Берсе уйлап-уйлап торды да: “Мин бу батырлыкка өлгермәгән әле”, – диде.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ |
Иң күп укылган
|