|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2018 Шоу-бизнес
Динә Гәрәева: "Татар җыры" 19 ел буена табыш китерә торган фестиваль булмады"
Халыкара «Татар Җыры» эстрада фестивале быел 22 декабрь 17:00дә «Пирамида» концертлар залында 19нчы тапкыр үткәреләчәк. Ул "Бер адым" дигән девиз астында уза. Юбилей елына бер адым ягъни мәсәлән. "Матбугат.ру" хәбәрчесе фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә соңгы яңалыкларны белешеп кайтты. “Иң яхшы җырчы”, “Иң яхшы дуэт”, “Яңа исем”, “Үзенчәлекле проект”, “Иң яхшы клип” – быел барлыгы 26 номинация булыр дип көтелә.
Чараны Гөлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыйров алып барачак. Аларга тагын ике алып баручы кушылачак - ләкин исемнәре соңгы көнгәчә сер булып кала. Сценарий авторы Гөлназ Сәфәрова.
Татар җырының быелгысы 11 миллион сумга эшләнелә. Фестивальнең бюджеты шундый. Бу акчалар өч өлештән булдырыла: компания акчалары, партнерлар акчалары һәм сатылган билетлардан кергән керемнәр.
Компаниянең җитәкчесе Динә Гәрәева әйтүенчә, 19 ел буена татар җыры беркайчан да финанс табыш китерә торган булмаган.
--- |
Иң күп укылган
|