поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.04.2010 Мәдәният

ҖИДЕНЧЕ

Бервакыт Мәскәүнең план-картасын сызучылар шәһәр панорамасыннан университет бинасын «алып куйсаң» манзара отар иде микән дип, картаны «төзәтеп» карыйлар. Нәтиҗә егылып китмәле була. Мәскәү шул ук мизгелдә мәһабәтлеген, галибәнә кыяфәтен җуя. Бактың исә, шәһәргә ак университетның күп катлы бинасы, аның күк гөмбәзенә кадалып торган шпиле бик тә тәҗел икән.

Менә мин дә, шул осталар кебек, Камал театры панорамасын Хәлим Җәләй дигән артисттан башка күз аллап карадым. Юк, булмый икән, театр төсен җуя, сүнә. Хәлим Җәләй энергетикасының «ватт»ы бик югары аның!

 

Җиденче! Җиде саны үзе үк тылсым, бәхет вәгъдә итә сыман. Ләкин бу очракта «җиденче»нең мәгънәсе гап-гади. Хәлим – Мәгъфурә белән Бәдретдин атлы кешеләрнең җиденче улы, төпчеге. Аның арты туасы малайларны, Бәдретдин абзый белән бергә, сугыш – Ленинград фронты йоткан. Баш бала булып дөньяга килгән абыйсын да… Ә болай үзе җиденче угылны тылсым дигәне дә, бәхет кадәресе дә урап узмаган.

 

Мин бала чагымнан килгән

Көтүче егет булам.

Алдан әйт: нәрсә куркыныч –

Нинди җил, нинди буран? –

 

дип, татар дөньясына давыл кебек бөтерелеп килеп кергән ялкынлы егетне тамашачы иң беренче рольләрендә үк күреп алды. «Ата хакы – тәңре хакы»нда Сева иде бугай ул. Аннары «Агыйдел»дәге Ильяс, «Зифа»дагы Бикәмәт, «Ат карагы»ндагы Сәйхүн, «Өч аршын җир»дәге Адаш дип хәтерләп калдык без аны. Рольләр күп инде ул. Әле бит Хәлим Җәләйсез һич күз алдына китереп булмый торган «Зәңгәр шәл» һәм андагы «Качкыннар» җыры, «Моңлы бер җыр»дагы «Сибелә чәчәк» бар.

 

«Ә мин, ә мин?» – дип, кызыл күлмәге белән әллә каян балкып, кыдрачланып торган Шәкүр бар бит әле. Онытмадым мин аны. Онытаммы соң! «Диләфрүзгә дүрт кияү» дәге «әтәч»кияү ләбаса ул. 600 мәртәбә уйнаган роле Җәләйнең. «600 дә беренчесе 60 яшьлек бенифисымда, – дип дөресләп куяр ул үзе. – 70 яшемдә дә уйный алам әле мин аны». – Уйнар-уйнар, йөрәк дәрте дә, мускул дәрманы да исән-сау. Бүген үк турникка сикереп кунарга әзер ул. «Шәкүрнең кызыл күлмәге өчен кибеттән тукыманы үзем сатып алган идем. Чыдам булып чыкты!» – дип өстәр.

 

Чү! «Минем хакта язмагыз. Мин интервью бирергә яратмыйм», – дип кырт кискән артистның хәтер бәйләменең «күзе» китеп бара түгелме соң?! Сөйләшәбез болай булгач. Аллага тапшырып, хәтирәләргә чумабыз. Иң әүвәле Балык Бистәсе төбәгендәге Олы Солтан авылыннан урап кайтырбыз.

 

– 26 апрельдә туганмын мин. Ул көнне авыл советы эшләмәгән, икенче көнне яздырганнар. 1940 елның 27 апрелендә туган булып йөрим. Әнинең: «Атагыз бик җор телле, Тукай шигырьләрен яттан белә торган иде», – дип сөйләгәне бар. Минем җанда да Тукайлык бар. Юк, мин укымышлы кешеләр баласы түгел. Әни гомер-гомергә колхозчы, колхоз патриоты булды «Балаң колхозда калыр, паспортка язу бирмим», – дип өнен алмакчы булган вәкилнең дә авызын бик оста томалаган безнең әни: «Колхоз белән куркытма, энем. Үзебез төзегән колхоз, калыр да эшләр дә», – дигән. Шәп бит җавабы. Сәяси яктан да черки борын тыгарлык түгел. Вәкил үзе каушап төшкән.

 

– Без калдык та, эшләдек тә, диген.

 

– Ие, эшләдек тә. Бәрәңге дә алдык, тирес тә түктек. Әрҗәле арба белән иген дә ташыдык, атлар да көттек.

 

– Мәшһүр Олы Солтан мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлаган егет өчен «якты киләчәк», әлбәттә, бу түгел инде. Тик ни бит әле – Олы Солтан авылының иң беренче хулиганы дигән кушаматың да булган бит. Ягъни «амплуаң»…

 

– Кыяр бакчаларына йөрелде инде анысы. Алмага да менелде. Әмма базга төшелмәде. «Кешедән яхшы түгел» чиген белә идек. Аннары бит без, әтидән өй тулы бала-чага калсак та, эшли торган балалар идек. Ачыкмадык. Әни сыерны сатмады. Абыйлар үсә торды, җиңнәрен сызгана торды. Мәһабәт гәүдәле, сабантуйларда батыр кала торган абыемның ышыгында үстем мин.

 

– Атлар көтеп йөргән малайның олы сәхнәгә килү өчен шанслары бик аз кебек.

 

– Бөтен авыл урамы сәхнә кебек иде безгә – бала-чагаларга. Ике-өч җирдә кичке уеннар. Һәр яктан тальян моңы агыла. Дөньядагы ике рәхәтнең – уен белән китап укуның рәхәтлеген татып үскән малай мин. Безнең өй клуб каршында гына иде. Күрше малае булгач, бөтен лозунгларны үзем язам. Рәсем буенча китәр инде бу малай дигәннәр иде дә… Мәктәпне бетергәч, дустым Равил (Шәрәфи) клубта бер ел мөдир булып эшләп алды. Шулай итеп клуб безнең кулда булды инде ул. Сирәк кенә булса да, чын артистлар да килеп киткәли. Болыт кебек чәчле Фәйзи Йосыповны онытасым юк. Үзебезнең авыл «артистлары» театр уйнаганда без дә читтә калмый торган идек инде. Алай да мин авыл хуҗалыгы институтына кереп кайттым. Кайттым да көтүгә чыгып киттем. Көзгә кадәр вакыт бар бит әле. Бер кичне минем янга көтүгә Равил килде. «Мәскәүгә укырга китәм», – ди. Ә мин, ә мин – сулышым тыныма капланды. «Мин әйттем анда. Безнең авылда тагын берәү бар дидем,» – ди.

 

Әй, Шәрәфи яшьтән үк кәмитче булган икән.

 

– Шулай итеп шул – Шәрәфи артистлыкка, мин комбайнчылыкка – икебез ике шәһәргә укырга киттек, юллар аерылды. Тиздән авылдан да аерылдым. Казан читендә йорт алып, шунда күчендек. Минем хакка инде. Әнинең җылы ашыннан өзелмәдем. Тагын бер уңай ягы чыкты – Вахитов исемендәге химкомбинат каршында бик шәп түгәрәк бар иде үзешчәннәр өчен, шунда йөри башладым. Җитәкчесе – танылган артист , мәһабәт бәдәнле Һидаят Солтанов! Һидаят абый миңа карый да, укытырга иде сине, буең юк шул, дип канга тоз сала. Без булдыра торган эшләр дә бар ул, дидем дә чирәм җирләрне үзләштерергә – Павлодар краена китеп бардым. Кара көзгә кадәр ашлык урдык. Мин Казанга кйтканда кар яткан иде инде. «Сине Мәсгут Имашев эзли», – диләр. Ә ул театр училищесының директоры иде. «Училищега кабул итү имтиханнары бара. Килеп җит тиз генә», – ди бу миңа. Мин барып җиткәндә имтиханнар төгәлләнгән иде инде. Тик шунда Ширияздан Сарымсаков, коридорга чыгып: «Соңга калучылар юкмы?», – дип сорады. Мин инде, атылып-бәрелеп, итегемдәге карны кага-кага алга атылдым. Комиссия каршысына кереп тә киттем Такташның «Гыймади белән Камали» хикәясен укып та бирдем. Беренче турга уздым. Өч көннән икенче тур. Бу юлы җырлатып карадылар. Мәсгут абый өйрәтеп куйганча, ике кара клавишага басып тавыш тонын көйләдем дә җырлап җибәрдем «Тау башында балкый бер кала…» Өченче турга килеп торма, диделәр. Рифкат Бикчәнтәевның артымнан: «Менә бу артист, ичмасам!» – дип әйтеп калган сүзләре йөрәк турын рәхәт җылытып тора гына бит. Бу көнгә кадәр суынганы юк шуның. Училищеда нинди остазлардан дәрес алдым мин: Ширияздан Сарымсаков, Хөсәен Уразиков, Габдулла Шамуков!

 

– Син училищега кергән елны Камал театрына щепкинчылар кайтып төшкән иде бит инде.

 

– Мин аларга 1965 елда килеп кушылдым. Студент чагында ук «Чаткылар»да Тимергалине, «Тормыш җыры»нда Каюмны уйнаган да идем инде. Театрга килүгә «Зөбәйдә адәм баласы»на килеп кердем.

 

Менә минем артистларга гел бирәсем килә торган бер соравым бар: Бик-бик озын текстларны ятлап алуның берәр хәйләсе бармы аның?

 

– Минем үз хәйләм бар. Гап-гади ул. Йокларга ятыр алдыннан текстны 10-15 тапкыр укып чыгам, ләкин яттан сөйләп карамыйм. Иртән күзне ачуга тагын бер кат укып чыгам да, сөйләп карыйм. Текст ятланган була. Бер вакытны шулай спектакльгә бер атна калгач, 40 битлек текстны ятларга бирделәр. Шушы ысулым белән бер төн эчендә ятлап имтихан тоттым. Мактадылар. Празат Исәнбәтнең исе китте. Күңел мәтәлчек атты инде. Миңа рольләрне абый белән җиңги дә ятлаша торган иде. Роль ятлау өчен хәтерне гел чарлап торырга кирәк. Менә хәзер 70 яшемдә дә бик күп шагыйрьләрнең шигырьләрен күңелгә бикли алам. Хәтерем ничек булса – шулай.

 

– Яшьтән әдәбиятка тартылу үзенекен итәдер. Хәлим Җәләйне без һаман Рәшит Әхмәтҗан, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм кебек шагыйрьләр уртасында күрә идек.

 

– Үзәкне өзмә әле. Юк бит шулар. Бер-берсен үстереп иҗат итә торган шагыйрьләр иде алар. Мөдәррис Зөлфәтне табигать бүләге дип атаса, Зөлфәте Мөдәррисне нәни гигант дип шигырь язды. Шулай бер җәйне Мөдәррис белән миңа дача өе салдык. Бакчада яшәп ятабыз. Көндез бер-ике сәгать эшлибез, аннары мин: «шабаш!» диюгә, балтаны бүкәнгә чабабыз да ял итеп алабыз. Башта – йөз грамм!., Мөдәррис кырык төрле үлән салып пешергән тәмле ашны ашагач, тагын балтага тотынабыз. Кич белән ял – монысы капитально! Мөдәрристән башта «Бердәнбер» балладасын укытам

 

Алмадай кызлар күп авылда,

Арада ул гына –

Бердәнбер!

 

Их, шушы балладасын үлеп яратам. Үзем дә яттан сөйлим.

 

Хәлим абый, синең белән сөйләшкәндә каршымда Зөлфәт утырган кебек. Ул да синең кебек шигъри сүздән каен тузы кебек кабынып китә торган иде. Битендәге һәр сызыгы, кашы, борын чите, иреннәре шигырь ритмына көйләнер иде. Зөлфәтне дә ишеттер инде.

 

– Узмас дип йөрмә гомерне…

Җил сыман уза икән!

Әнә бит –

Хәтта йолдызлар

Картая, туза икән.

 

Зөлфәт белән 1968 елда таныштык. Аннан соң үлгәнче инде.

 

– Шагыйрьләр белән сердәш булу үзеңне дә шагыйрь итте ләбаса. Китапларыңны юри генә санап карыйк әле.

 

– Китаплар балалар өчен инде минем. «Шәрә бүре», «Корчаңгы тай, таз малай», «Турай батыр», «Пәриле күл буенда», «Аю белән төлке» – болары әкият китаплары. «Балачак» студиясе өчен язылган сәхнә әсәрләрем бар: «Тылсымлы йозак», «Шомбай эшләпәсе». Габдулла абый Шамуков әйтә торган иде, шигырьнең аның исе дә төсе дә бар, дип. Мин сүзнең кадерен беләм, үземә ошаган шигырьләрне аерым дәфтәргә теркәп куям. Шагыйрьләр арасында «Җәләйнең яшел тышлы дәфтәренә кермәгән башың белән…» дип үртәшү дә бар икән. Ә андый дәфтәрләр миндә хәзер өчәү инде. Халык авыз иҗатын җыя торган тагын дүрт калын дәфтәрем бар. Кыска җырлар, мәкальләр, мәзәкләр – һәрберсе аерым дәфтәрдә.

 

– Хәлим Җәләйнең татар халкы каршындагы иң мәртәбәле хезмәте дип мин үзем дә шигъри сүзне халыкка җиткерү җәһәтеннән куйган хезмәтеңне саныйм. Телгә игътибар югалган, сөйләм культурасы бетә барган заманда бик кадерле хезмәт бу.

 

– Минем хезмәтләр тагын да бар әле. Беренчедән, мин театрда дошман ясый алмадым. Икенчедән, үткән ел авыл сабантуенда йөгереп – күлмәк, көрәшеп юрган алып килдем. Яшьтән көрәшеп алган сөлгеләрем дә байтак. Шахмат, шашка маһиры, карта шулеры да әле мин.

 

– Ә җырлавың! Үзәкләрне өзәсең бит. Югыйсә вокал грамотаң да юк бугай инде. Әмма мәшһүр Хәйдәр Бигичевны да моңың белән әсир иткәнлегеннән хәбәрем бар.

 

– Монысын язмагыз инде. Мактана диярләр. «Зәңгәр шәл»дәге чуаш Питрәй нәрсә ди әле: «җырлау өчен душа кирәк» – диме? Душа бар инде ул бездә.

 

Хәлим абый, рольләрдән бәхетем булмады дигән сүз синеке түгел бит инде ул, әйеме?

 

– Мин андый сүзне гомер әйтәчәк кеше түгел. Бәхетем булды, театрдан киткәндә Рифкать Бикчәнтәев миңа үз ролен клдырып ките. Режиссер кемгә нинди роль таман икәнен үзе белә инде ул. Йә, ул миңа ничек Гамлетны бирсен?. Артист ул татар кунагы шикелле, өмет иткәнен түгел, алдына килгәнен ашый. Зарланырга хакыбыз юк, безне бит берәү дә театрга көчләп алып килмәде. Күңелдә уйныйсы килеп калган рольләр бар анысы. Миңа таман рольләр Гоголь әсәрләрендә бар. Мин Гогольне укып туя алмыйм. «Шинель»ен тәрҗемә итеп тә карадым. Теле соң, теле Гогольнең!. Мин А. Вампиловның дүрт пьесасын тәрҗемә иткән кеше. Мольер, Ибсен Островский, Чыңгыз Айтматов, Гоголь пьесаларын тәрҗемә иттем. Туфан киңәше белән, аның: «Хезмәтең бушлай, күп дигәндә 17 тиенлек дәфтәрең әрәм булыр инде», – дигән сүзе белән тотынган идем. Тукайның даһилыгына сокланып, аның дүрт томлыгын ел саен сөреп чыгам. Тукайны белеп бетереп булмый.

 

Сезнең белән гастрольләрдә йөргән кешеләр авыл йортының ишек алды уртасына басып та Ф.Хөснинең «Йөзек кашы» бәянын яттан укып чыга алуыгызга хәйран. Әле күптән түгел генә шагыйрь Р.Зәйдулланың иҗат кичәсендә аның «Сөембикә» исемле гыйбрәтле хикәясен яттан сөйләп, безгә әсәрне өр-яңадан ачтыгыз. Әле бит Хәлим Җәләйнең үзен дә татар халкына ачасы да ачасы. Гаиләдә сез ниндирәк кеше микән?

 

– Хатыным Флүрә белән театрда танышып кавыштык. Минем шигырь укыганнарга түзә инде ул. Аралар гомер буе суынмады. Әнкәй безнең белән яшәде. Мин әнкәйләр турында җырлар, шигырьләр язып, үзләре әниләре янына бер кайтмаган кешеләрне аңламыйм. Күздән яшь чыгарырлык шигырьне мин дә яза алам аны. Әниеңне кара син. Безнең әни кадердә яшәде. Беребез дә әни сүзеннән чыкмадык. Бер вакытны абый, марҗага өйләнәм, дип кайтып әйткән иде. Әни, мич башыннан киез итеген алды да, шул итек белән абыйны марҗа сүзен оныттырырлык итеп ярды. Безгә дә сабак булды.

 

– Тәүфикълы бала дигән ролең сәхнәдә уйнаган 100 дән артык ролең арасында рәхмәткә иң лаегы.

 

– Шөкер, минем бу ролемне кызым Дилбәр белән Миләүшә дә дәвам итә. Оныклар да шәфкатьле булырга охшап тора.

 

Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләйне 70 яшьлек гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сәхнәдән генә югала күрмәсен!


Асия ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 4 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»